Вакыт исәпләнми торган 100 минут вәгъдә итәләр Чаллы татар драма театрында «Ком ял итми» премьерасына килгән тамашачыларга. Яңа спектакль япон язучысы Кобо Абэның «Комлыктагы ханым» романына нигезләнеп чыгарылган. Трейлер ком анимациясе техникасын кулланып ясалган. Башта ап-ак фонда бер бөҗәк пәйда була, аннары ул пәрәвезгә эләгә, үрмәкүчне озын теле белән хамелеон эләктерә, ә хамелеонны елан йота.
Шулвакыт бер көтү антилопа килеп чыгып аларның берсе еланның өстенә баса. Антилопаны арыслан тотып ашый, ә хайваннар патшасын яшь егет атып үтерә. Аннары без ул егетнең олыгайганын, картайганын һәм үлгәнен күрәбез. Кадр артында тавыш ишетелә: «Тормыш ком кебек ага... Вакытны берни дә туктата алмый... Берни дә?.. Вакыт исәпләнми торган 100 минут. Чаллы татар драма театрының «Ком ял итми» спектакле».
Исегезгә төшереп үтәбез, бу драманы сәхнәгә кую проекты Татарстанның театраль эшлеклеләре берлеге тарафыннан уздырылган грантлар бәйгесенең җиңүчеләре исәбенә кереп 250 мең сум белән бүләкләнгән иде. Пьеса авторы – Чаллыда яшәп иҗат итүче драматург Равил Сабыр. Ул бу әсәре бәлән «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә «Проза әсәренә иң яхшы инсценировка» номинациясендә җиңү яулаган иде. Спектакльне сәхнәгә Уфадан килгән яшь режиссер Альберт Гаффаров куйган. Премьера көннәре дип 15 һәм 17 март билгеләнгән.
---
в„–--- | 11.03.2013