Төрекмәнстанның башкаласы Ашхабад каласында 20-21 март көннәрендә “Нәүрүз” фестивале узачак. Ел сан оештырылып килүче зур чарада татар артистлары да катнашачак. Төрки халыкларның иҗади коллективларын бергә туплый һәм яз килүгә дан җырлый торган торган проект быел дүртенче тапкыр уза. Ә Ашхабад каласында “Нәүрүз” фестивале беренче тапкыр оештырыла.
Узган елны бәйрәм Дүшәмбе шәһәрендә узган иде. Анда Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле төрки тамашачыны татар халкының күркәм музыкаль традидицияләре белән таныштырды. Төрекмәстанга Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге делегация һәм Айдар Фәйзрахманов исемендәге республика фольклор музыкасы дәүләт ансамбле 19 март көнне юлга кузгалачак.
“Нәүрүз” фестиваленең тематикасы - мәдәни хәтерне яңарту, Евразия халыклары арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту. Нәүрүз - төрки халыкларның кышны озатуы, язны каршылавы бәйрәме. Галимнәр фикеренчә, төрки халыкларда Нәүрүз безнең эрага кадәр мең еллар элек үк бәйрәм ителгән. Борын-борын заманнарда ук кешеләр язны көтеп алган, яңа елга өметләр баглаган, бер-берсенә изге теләкләр теләгән. Әлеге бәйрәм белән кызыксыну 2009 елда тагын да артты, чөнки “Нәүрүз” ЮНЕСКО кешелекнең мәдәни мирасы исемлегегенә кертелде. Татарстан ансамбле фестивальнең гала-концертында һәм проектның беренче көнендә узачак фольклор ансамбльләр парадында берничә номер күрсәтергә җыена. Бу көннәрдә Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм аның җитәкчесе - Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов репертуарларындагы иң кызыклы, иң шәп җырларын, биюләрен чарлау белән мәшгуль, дип хәбәр итә Г.Тукай исемендәге филармониянең матбугат үзәге.
---
в„–--- | 11.03.2013