Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Солярийга йөргәнче, кишер ашап кызынуың яхшырак

$
0
0
13.03.2013 Экология
Яз башландымы, кызлар тизрәк солярийга ашыга. Табибларның ясалма кызыну белән мавыгу зыянлы дип чаң сугуы да туктатмый аларны. Бактың исә, матур, кызынган тәнгә ия булу өчен аерым төр җиләк-җимеш һәм яшелчә ашау да җитә икән.

Әлеге ачышны Шотландиянең Сент-Эндрюсс университеты галимнәре ясаган. Алар фикеренчә, даими рәвештә солярийга йөргәндә алырга мөмкин булган матур каракучкыл тән төсенә кәбестә, кишер һәм киви ашап та ирешергә мөмкин.

Яшелчә, җиләк-җимешнең файдасы иммунитет белән генә чикләнми

Әлеге тикшеренүдә хатын-кызлар белән беррәттән ир-атлар да катнашкан. Беренче чиратта, аларның барысын да фотога төшереп алганнар. Катнашучылар берничә ай дәвамында көненә 3 мәртәбә әлеге төр җиләк-җимеш һәм яшелчәләр белән тукланган. Тикшеренү башланып, 6 атна вакыт узгач, галимнәр «кызынучылар»ның тән тиреләре күзгә күренеп яхшыруына игътибар иткән. Әле алай гына да түгел, тән төсе әкрен-әкрен генә матур каракучкыл төс ала башлаган. Тикшеренү тәмамлангач, аларны яңадан фотога төшергәннәр һәм сурәтләрнең барысын бергә җыеп гади халыкка күрсәткәннәр. Барысы да тикшеренүдә катнашучыларның тән тиреләре яхшы якка үзгәрүен раслаган.

Галимнәр фикеренчә, яшелчә һәм җиләк-җимешләр ярдәмендә тән төсе үзгәрү, беренче чиратта, алар составындагы каротиноид дип атала торган табигый буягыч матдәләр белән бәйле. Нәкъ менә шулар ярдәмендә помидор, кишер, киви һәм башка яшелчә, җиләк-җимешләр үз төсләрен ала да.

Солярий - дөрес яшәү рәвешенең бер өлеше?

Әлеге ачыш күпләрдә зур кызыксыну уятырга өлгергән инде. Шулай да, бу ачыш кына ясалма рәвештә кызынырга яратучыларны солярийга йөрүдән тыеп кала алыр микән? Ник дигәндә, күпләр солярийны дөрес яшәү рәвеше алып баруның аерылмас бер өлеше дип кабул итә. Бу фикергә зур фитнес һәм спорт үзәкләрендә кызыну кабиналары тору да йогынты ясыйдыр, мөгаен.

Солярийның организмга уңай йогынтысы юк түгел анысы. Солярийда кулланыла торган ультрафиолет нурлар тиредәге төрле чирләр китереп чыгарырга мөмкин булган бактерияләрне үтерергә сәләтле. D витамины исә иммунитетны ныгыта, төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләрнең төзәлүенә уңай йогынты ясый. Солярийның тагын бер уңай ягы - нурлар тәэсирендә кеше организмында «бәхет гормоны» - эндорфиннар бүленеп чыга.

Татарстанлыларга җәй көне алган кояш нурлары да бик җиткән

Шулай да, солярийның зыяны аның файдалы якларын тулысынча күләгәдә калдырадыр, мөгаен. Солярийга йөрүчеләрдә рак чире килеп чыгу куркынычы бермә-бер арта. Ультрафиолет нурлары тән тиресен корыта, нәтиҗәдә ул тиз картая. «Солярийның зыяны бик зур - бу галимнәр тарафыннан күптән исбатланган факт. Безнең халыкка җәй көне алган кояш нурлары да бик җиткән. Солярийга йөргәнче, җәйге кояшта озак һәм әйбәт итеп кызынып, шуны ел буена җиткерергә тырышуың мең өлеш артыграк. Тәнендә миңнәре булган кешеләргә кызынырга бөтенләй киңәш итмәс идем», - дип сөйләде Казандагы шәхси клиникаларның берсендә дерматолог булып эшләүче Люция Зарипова.

Ясалма кызынуның зыяны 10-15 елдан соң да үзен сиздерә ала

Солярийның зыяны турында күп сөйләү тәэсирендәдер инде, соңгы арада яшьләр арасында тәнгә каракучкыл төс бирә торган кремнар популярлашып китте. Табиб сүзләренә караганда, аларны да организм өчен зарарсыз дип әйтеп булмый. «Кремнар да бит химик катнашмадан кыйбарәт. Тән төсен үзгәртергә сәләтле эшләнмәләр шик тудыра», - дип саный дерматолог.

Солярийның зыяны турында безгә Казан Дәүләт медицина академиясенең онкология һәм хирургия кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Илгиз Гатауллин да сөйләде. «Хәзер, гомумән, саклык белән генә кызынырга кирәк. Ә иң әйбәте - бөтенләй кызынмаска. Солярийның зыяны исә 10-15 еллардан соң үзен сиздерергә мөмкин. Шоколад төсенә керәм дип, кешеләр саулыкларына зыян китерәләр», - дип сөйләде табиб «Intertat.ru» газетасына биргән интервьюсында.

 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 09.03.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>