Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылындагы “Акчарлак” приюты турында сүз чыккач, авыл халкы әнә шул әйтемне искә төшерә. Элек приют бинасында хастаханә эшләгән. Халык дәваханәсез калдык дип ачынамы дисәң, сәбәбе ул гына түгел икән. Яралы язмышлар белән очрашкан авыл халкы аларның проблемаларын хәл итәргә әзер булмаган, күрәсең.
Югары Тегермәнлек урта мәктәбе директоры Рамазан Кәбиров сөйләгән бер очракны искә алыйк әле. Чөнки бу уку йортында приютка китерелгән балалар, язмышлары ачыкланганчы, вакытлыча укып тора. Уку дигәннән, әлеге балалар күбесенчә уку программасыннан артта калган, димәк, дәрес бирү алымын да үзгәртергә, сыйныфка әлеге балаларга җайлашырга кирәк була. Бу йөк ГИА, БДИ белән болай да башы каткан гап-гади авыл укытучысы җилкәсенә төшә. Ә югарыда искә алынган очракка килгәндә, приютта тәрбияләнгән малай сыйныфташлары күз алдында авыл баласына кинәт кенә сәбәпсез-нисез йодрыклары белән ташлана. Ятим баланың ни өчен мондый адымга барганын күпме генә ачыкларга тырышсалар да, ул эчендә ни кайнаганын әйтми. Фәнис Яруллинның ятим балалар дөньясын берникадәр ачкан, исеме үк проблеманың тирәнгә яшеренгәнен күрсәткән “Яралы язмышлар” китабын янә кулга алам. Анда бәхетле очраклар бәян ителгән. Бу очракта да авыл җирлегендә беркадәр сафланып, әйбәт белем алып, тулы канлы тормыш корып җибәрә алсалар ярый да бит. Бу җәһәттән Красноярск университеты галимәсе Мария Миркес тикшеренүләре бер дә күңелне тынычландыра торган түгел. Ул балалар йортларында тәрбияләнгәннәрнең яртысыннан артыграгы тормышта түбән тәгәри, җинаятьчеләрнең, бомжларның рәтен тулыландыра, дип исәпли. Проблеманы анализлап, Миркес, ятим бала никадәр генә яхшы шартларда тәрбияләнсә дә, яңадан җәмгыятьнең түбән катлавына әйләнеп кайта, дип белдерә. Моны исбатлап, ул йөзләрчә дәлил китерә. Әйтик, әтисе тарафыннан көчләнгән кыз бала язмышы. Ул ятимнәр йортында коллективка тиз ияләшә, укытучыларның яраткан укучысына әйләнә. Яхшы укый, киләчәге дә өметле кебек тоела. Әмма... ятимнәр йортыннан чыккач, фахишәгә әйләнә. Педагоглар әйбәт укучылары гамәленнән аптырашта кала. Галимә исә хикмәт аның ир-ат белән мөнәсәбәте 7 яшьлек чагында ук программалаштырылган булуында дип аңлата. Һәм бу программаны ун ел буе аны укыткан педагоглар да, психологлар да үзгәртә алмаган. Ятим балаларның киләчәген ничек өметле итәргә соң?
Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистлар белән очрашу вакытында: “Алдыбызда уллыкка алу эшен кызулату һәм балалар йортлары санын киметү мәсьәләсе тора”,– дип белдерде. Гаилә җылысы, ана назы яралы язмышларны, бәлки, чыннан да, төзәтә алыр иде. Ә илдә ятимнәр саны артканнан-арта. Моның сәбәпләрен без “Акчарлак” приюты директоры Рәдиф Сафиуллин белән дә барладык. Ул: “Тарихтан кайсы гына чорны алма, ятим балалар булган. Тукай чорында баланы асрамага биреп, ятимлек проблемасын хәл итәргә тырышканнар. Әмма аннан соңгы сугыш илдә үксезләрнең санын коточкыч күбәйткәч, балалар өчен хөкүмәт йортлары булдырылган. Балалар йортларының саны сугыштан соң да кимүгә түгел, артуга барган. Хәзер икенче төрле сугыш бара: юлдагы һәлакәтләрдә меңләгән кеше кырыла. Ятимлекнең башка сәбәпләре дә бар. Әйтик, эчкечелек. Әтиләре эчсә, гаилә таркала, әниләре эчсә, балада гаме бетә”, – диде.
Рәдиф Сафиуллин шул ук вакытта проблеманы балалар йортларын бетереп кенә дә хәл итеп булмый дигән фикердә. Моңа да аның мисаллары шактый. Чөнки берничә тапкыр гаиләгә урнаштырсалар да, качып, кире приютка кайткан балалар бар. Менә шундый психикасына зыян килгән, гаиләне ят иткән сабыйлар да бар, ди ул.
Приют белән танышабыз. Чиста, пөхтә, заманча җиһазланган. Моннан биш ел элек “Кулон” җәмгыяте генераль директоры А.Фәхретдинов ярдәме белән капиталь ремонт ясалган һәм, түшәмнән кала, бар да алмаштырылган. Балаларны төрле чараларга йөртер өчен шул ук елны машина да бүләк иткәннәр. Бүген монда 25 бала тәрбияләнә. Без барганда, шуларның бишесе кышкы лагерьда ял итә иде. Биредә бала бер елга кадәр тора ала. Ярты ел эчендә сабыйның язмышы хәл ителергә тиеш икән. Йә ул гаиләсенә кире кайтарыла, йә яңа гаиләгә тәкъдим ителә, йә балалар йортына озатыла. Әмма гаиләгә кире кайтарылганнары меңгә бер очрак кына була.
Шундый бәхетлеләрдән Рәдиф әфәнде халык теленә “фәйзрахманчы“лар дип кереп калганнарның балаларын атады: “Габдерәхим, Рәхилә, Ибраһим бик чиста, пөхтә, тәртипле балалар иде. Алар яктылыкны да бик күрмәгәннәр, мәктәптә дә укымаганнар. Әмма Югары Тегермәнлек мәктәбендә яхшы укыдылар”. Приют директорын бу балаларның, үзе янына килеп: “Абый, безгә монда бик ошады. Сез безне мылтыклы абыйларга гына кире бирмәгез”, – дигән сүзләре сискәндергән. Нишлисең, балаларга әнә шундый хәлне дә кичерергә туры килгән.
Бүлмәләренә керәбез. Күпчелеге рус телендә сөйләшә. Сораулы карашымны аңлап, Рәдиф әфәнде ачыклык кертә: “Элек рус балалары күп иде, хәзер татар гаиләләреннән килгәннәре дә күренә башлады. Күпчелеге исә, ышанмассыз, катнаш гаиләләрдән”. Бусы – бер приют мисалында күрсәтелгән факт.
Без сөйләшкән арада балалар уратып алды. Мин исә сумкадан газетабызның куен календарьларын алып тарата башладым. Арада аралашырга бик ашкынмаганнары да, чаялары да, дусларын кайгыртып, рөхсәт белән ике календарь алганнары да бар. Алар нәкъ башка балалар кебек. Берсенең дә маңгаена “мин – ятим” яки “яралы язмышлы” дип язылмаган. Бары тик алар кичергән фаҗигане оныттырырлык җан җылысы, ана назы кирәк. Фәнис абый язганча, башка балаларга караганда күп тапкыр күбрәк күләмдә. Ә аны исә гаиләдә генә биреп була. Яңа ел алдыннан гына өченче баласы туган бәхетле ата – Рәдиф Сафиуллиннан: “Үзегез уллыкка бала алыр идегезме?” – дип сорыйм. Ул бу турыда бик күп уйланган икән. Җавабы исә болайрак булды: “Мин балаларны бик яратам. Юкка гына педагогия университетын сайлап, физика укытучысы булып, туган якка кайттыммы соң инде?! Алдан Түбән Тегермәнлек урта мәктәбендә сигез ел директор, аннан өч ел укытучы булып эшләдем. Хәзер менә биредә. Һәр балага күңел күзе аша багып, эчке дөньясын аңларга тырышып карыйм. Һәрберсенең сагынуын, елавын күңелем аша үткәрәм. Аңлыйм, яратам, әмма... ул батырлыкка бара алмыйм...”
Гөлинә ГЫЙМАДОВА
в„–42 | 13.03.2013