Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Түбән Новгородның “Туган як моңнары” ансамбленә 10 яшь тулды

$
0
0
15.03.2013 Мәдәният
3 мартта Түбән Новгородның тимерьюлчылар мәдәният сараенда “Туган як моңнары” ансамбле 10 еллыгына багышланган концерт бирде. Аларны шушы юбилейлары белән Түбән Новгород өлкәсенең эчке сәясәт министры Анатолий Мигунов тәбрик итте һәм губернатор Валерий Шанцевның Рәхмәт хатын тапшырды. Халык иҗатын үстерү һәм пропагандалау үзәге белгече Елена Белянина артистларга Канавин районы администрациясе башлыгы Дмитрий Шуров исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шулай ук бу көнне ансамбльне өлкә татарларының милли-мәдәни автономисе рәисе Гаяз Закиров, Түбән Новгород администрациясенең мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте департаменты идарәсе начальнигы Николай Гуськов, өлкәдәге Татарстан Республикасы сәүдә-игътисад вәкиллеге җитәкчесе Айрат Усманов һәм башкалар җылы тәбрик иттеләр, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Концерт барышында күбрәк халык җырлары, җырлы-биюле композицияләр башкарылды. Шыгрым тулган залда якты һәм җылы атмосфера хөкем сөрде. Килгән халык бөтен җырларга кушылып җырлады, моңлы җырларда хискә бирелеп елады, күңелләре күтәрелгәндә биеде. Бу көнне сәхнәгә ансамбль солистлары, сәхнә осталары, төрле җыр бәйгеләре җиңүчеләре Дамир Фәйсханов, Алсу Латыйпова, Марат Муллин белән бергә ансамбльнең яшь артистлары Лилия Фәйсханова, Энҗе Сафина, Камилә Зөбәирова, Лилия Салимҗанова, Динара Халилова, балалар төркеме җырчылары Эльмира Ярханова, Лилия Гилфанова, Эльнара Хафизова һәм Сафия Насырьянова, “Павлины” бию төркеме дә чыктылар. Беренче минуттан ук тамашачы һәм артистлар арасында җылы мөнәсәбәт урнашты.Тамашачы артистларга алкышларын жәлләмәде, чәчәкләрне һәм алдан алып килгән бүләкләрен концерт буе тапшырып барды.

Тулаем алганда, концерт зур оешканлык белән үтте. Җырчылар исеменә яудырган рәхмәт сүзләре, кабат очрашу теләкләре чиксез булды. Концерт тәмамлангач та, тамашачы таралышырга, артистларны сәхнәдән җибәрергә ашыкмады. Дамир Фәйсханов, халык үтенече буенча, моңлы баян тавышына берничә җыр башкарды.

Ансамбль өчен бу зур казаныш. Киләчәктә дә шундый концертлар оештырып, шундый тулы заллар җыярга язсын. “Туган як моңнары” ансамбле җырлары Нижгар җирендә мәңге яңгырасын дигән теләктә калабыз һәм ансамбльнең яңадан-яңа үрләр яулавын телибез.
 


Р.ХАМЗИНА

в„–9 | 08.03.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>