Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Филүс Уфаны “алды” (ФОТО)

$
0
0
06.04.2013 Мәдәният
Башкортостан башкаласының иң абруйлы һәм иң зур залларының берсе булган – “Нефтьче” мәдәният сараенда Рәшит Ваһапов фестивале Филүс Каһировның яңа программасын тәкъдим итте.

Филүсне Уфа тамашачысы элек тә җылы кабул итә иде, әмма бу концерт аерата күтәренке шартларда үтте. Билетлар 10 көн алдан сатылып бетте, зал шыгрым тулы булып, хәттә өстәмә урындыклар куярга да урын калмады. Филүс Каһировның да, концертның тагын бер бизәге булган яшь җырчы Ришат Төхвәтуллинның да һәр җыры кайнар алкышларга, чәчәк бәйләмнәренә күмелде. Яшь җырчыларны продюсерлары Рифат Фәттахов һәм беренче вокал укытучылары Галия Мусина тәбрикләде.

Тамаша кылучылар арасында Филүснең әтисе – Фәһим әфәнде дә бар иде.

Замирә Гәрәева алып барган концертта “Мирас” инструменталь ансамбле һәм “Сәйдәш” бию төркеме артистлары катнашты.

Соңыннан исә Уфа тамашачысы Филүсне һәм аның сәхнәдәш дусларын аягүрә басып алкышлады.

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

 




в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>