Быел Алтын Урданың рәсми рәвештә ислам дине кабул итүенә 700 ел тула. Шул уңайдан Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Казан Кремлендәге “Манеж” үзәгендә “Үзбәк хан дәвере – Алтын Урданың чәчәк атуы” дигән халыкара гыйльми конференция оештырды. Без, конференция эшчәнлеге турында сөйләвен сорап, оештыручыларның берсе булган тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковка мөрәҗәгать иттек.
– Өч көнлек шактый кызыклы конференция булды ул. Аның структурасы шактый катлаулы: анда Үзбәк хан дәверендә Алтын Урданың төрле яклап үсеш яклары каралу белән беррәттән параллель рәвештә нумизматлар конгрессы да үткәрелде. Нумизматлар әле Болгарга сәяхәткә дә барды (нумизматларның бөтенроссия икенче җыены дип аталды ул). Бер – үк вакытта ике елга бер була торган, Алтын Урданы өйрәнүгә багышланган өченче конференция бу. Моны юбилей дип тә әйтергә мөмкин: Үзбәк хан 1312 нче елны хакимияткә килә һәм вафат булганчы, 1342 елга кадәр идарә итә. Әлеге 30 ел Алтын Урда чорының иң югары үсеш ноктасы булган. Үзбәк хан хакимияткә килүгә ислам дине кабул итә. Шуңа күрә Алтын Урда күләмендә ислам дине кабул итүнең 700 еллыгы да бу. Җәмәгатьчелек моны да искә алды.
Чит илләрдән дә галимнәр шактый иде. Әйтик, Англиянең Кембридж университетындагы нумизматика үзәге вәкилләре килде. Аларны бездәге нумизматиканың торышы кызыксындыра. Янә казакъ делегациясе, Украина галимнәре, Сербия вәкилләре булды. Иң яхшы белгечләр килде дисәм дә, хакыйкатькә хилафлык булмас.
Табигый ки, Алтын Урдада ислам дине кабул итүгә төрлечә караучылар бар, чөнки чыганаклар аз. Шуңа күрә кайбер галимнәрнең бу фактны бик үк таныйсы килми. Мәсәлән, Петербургта эшләүче тарихчы Александр Юрченко бу җәһәттә ике китап чыгарды (мәсәлән, берсе “Үзбәк хан: Яса белән Коръән арасында” дип атала). Ул, Үзбәк хан вакытында исламлашу әллә ни күзәтелми; анда төп тәгълимат – борынгы шаманчылык, исламның йогынтысы аз була, дип белдергән иде китабында. Конференциядә бу фикергә каршы чыгышлар булды. Мин дә каршы төштем. Искәндәр Измайлов та бу уңайдан саллы дәлилләр китерде. Гумилев та үз вакытында, Алтын Урда ислам дине кабул иткәч таркала, дип язган иде. Юрченко да төбәгебездә исламлашу тарихының очын югалтырга, бутарга тели сыман. Югыйсә күп- милләтле Госманлы империясе озак дәверләр яшәгән бит. Анда хакимлек итүче төп халык – мөселманнар. Шул ук вакытта христианнар да шактый гына булган. Мондый хәл чынлыкта таркалуга китерми, башка сәбәпләр була.
– Ислам дине тиктомалдан гына кабул ителмәгәндер бит.
– Әлбәттә, моның җитди җирлеге бар. Мәгълүм ки, Үзбәк хан, хакимияткә килгәч, бик зур реформа үткәрә. Әлегә бу турыда әллә ни язганнары юк. Элекке традиция буенча Алтын Урда биләмәләре чыңгызыйлар арасында бүлгәләнгән була. Үзбәк хан алардан властьны алып, сәясәттән кысрыклап чыгарып, идарә итүне кенәзләргә тапшыра. Хан дәүләтне үзәкләштерү эшенә тотына дип аңларга кирәк моны. Бик әһәмиятле процесс бу. Элек-электән дәүләтнең язмышын чынгызыйларның корылтайларында хәл иткәннәр. Ул җыеннарда чыңгызыйлар бөтен нәрсәдә катнашкан. Шуңа күрә еш кына хакимият өчен тарткалашу килеп чыккан. Бер төркем – берсен, икенче төркем икенчесен алга этәргән. Менә шушы хәлгә чик кую өчен, Үзбәк хан хакимиятне турыдан-туры улларына калдыру мәсьәләсен хәл итәргә тырышып карый. Европадагы абсолют монархиягә омтылуга охшаган бу. Чыңгызыйларны властьтан чыгарып, дәүләтне кенәзлекләргә бүлеп, ул үзе бердәнбер хөкемдар булып калырга уйлый. Бу эшләрдә аңа ислам дине кирәк була. Ислам кабул итү шуңа бәйле. Ислам дине шушы монарх хакимлеген ныгытырга тиеш була. Шаманчылык моңа ярамый.
Чыңгыз хан заманында төп дин шаманчылык булган дип исәпләүчеләр элек тә бар иде. Әмма монголларда Мәңге тәңре дигән төшенчә бар. Чынлап та, борынгы төркиләрдә шаманчылык – күпаллалык булган. Әмма монголлар хакимияте башланганга 500 ел үткән бит инде. Безнеңчә, бу чорда төркиләрдә, шул исәптән монголларда да, Ерак Азия җирләрендә эчке процесслар барып, төрле аллалардан бер алла аерылып чыккан була инде. Шуңа күрә Алтын Урдада ислам дине кабул итү җиңел була. Чөнки төркиләрдә бераллалык җиңеп килә. Мәңге Тәңре дигән сүзне, кайберәүләр Кытай чыганакларыннан чыгып, күкне аңлаткан дисә дә, монда матди чагылышы булмаган бер Алла турында сүз бара. Бу хакта да конференциядә сүз күп булды. Ислам дине кабул итү алдыннан илдә вәзгыять нинди булган дигән сорауга җавап бирү өчен дә өйрәнергә кирәк бу мәсьәләне.
Янә шәһәр цивилизациясе мәсьәләсен кабат күтәрергә кирәк дигән фикергә килдек. Дөрес, алты томлык татар тарихын язганда шәһәргә урын шактый бирелгән иде, әмма җитәрлек булмады кебек. Башка галимнәр дә шундыйрак фикердә. Без һаман монголлар чорын күчеп йөрү, күчмәннәр вакыты дип күзаллыйбыз. Күчү булган, әмма бер ялгышлык җибәрелә. Чынлап та, XIV гасырның икенче яртысында – XV гасыр башында күчмәннәр күп күренә. Аксак Тимер килеп, шәһәрләрне җимергәнгә шулай килеп чыккан. Шул җимерелүләрдән, кара чумалардан соң шәһәр тормышы әкренәя. Ә менә Алтын Урда чәчәк атканда шәһәр корып яшәү, шәһәр тормышы бик әһәмиятле була. Ханнар җәйләүгә чыкса да, кышын шәһәрдә яшәгән. Бөтен империяне тоткан кешеләр ничек инде кышын далада чабып йөрсен?! Һәрберсенең шәһәрдә сарае булган, шунда көн күргәннәр. Җәй көне җәйләүгә, сәхрәгә чыгу – рәхәтләнеп күңел ачып йөрү генә була. Бу хәл дастаннарда да күзәтелә. Әйтик, татар-башкорт дастаны “Түләк белән Сусылу”да бик яхшы күренә бу. Анда Түләк дигән шәхеснең тормышы тасвирлана. Чынлыкта Түләкләрнең торган урыны Болгар булган. Түләк өеннән чыга да, Балкан дигән тауга бара. Бу – хәзерге Көнбатыш Башкортстандагы таулы урын. Шунда уен коралларында уйнап, күңел ачып утыралар. Көтүлекләр дә бар. Әмма болар көтү көтми, чөнки затлы төркем.
Ислам хакында сөйләшкәндә тагын бер мөһим нәрсә бар. Ул вакытта бик күп әдәби әсәр язылган. Әйтик, “Нәһҗил-Фәрадис” әсәре шул вакытта иҗат ителә. Ул бездә басылып чыкты. Әлеге китап баштан ахырына кадәр үлем мәсьәләсенә, исламның шушы хәл-төшенчәгә мөнәсәбәтенә багышланган. Ислам әллә ни үтеп кермәгән әле дип белдерүчеләргә мин шул китапны укып карарга тәкъдим итәм. Анда үлем нәкъ менә ислам тәгълиматыннан чыгып карала. АКШтагы күренекле тарихчы Юлай Шамилуглы исәпләвенчә, кара чума киң җәелә башлагач, Алтын Урда ислам җәмгыятендә үлем турында уйланулар көчәя. Чөнки бу – бик зур табигать казасы. Шуңа күрә кешеләр бу афәтне Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән бер җәза, сынау дип кабул иткәннәр, шул рәвешле үлемгә фәлсәфи караш тәрбияләнгән. Европада да шундый ук хәл күзәтелә.
– Күрәсең, мондый гомумиләштерү, халык арасында курку, чарасызлык киң таралмасын өчен дә кирәк булган.
– Чынлап та, шулай. Әмма Юрченко кебек кешеләр, исламга туры килми торган күренешләр дә күзәтелгән, дип үзләренчә сукалавын дәвам итә. Мәсәлән, 1333 елда Ибне Баттута килгән вакытта Биштау (Пятигорск) дигән җирдә корылтай була. Шунда Үзбәк хан, затлы татарлар бер спиртлы эчемлек эчә. Исемен тәрҗемәчеләр “балдан ясалган сыра” дип тәрҗемә иткән. Безнеңчә, әче бал инде бу. Ибне Баттута Марокко кешесе буларак, хәнәфиләргә эчәргә ярый икән, дип язып калдырган. Табигый, исламнан тыш традицион тормыш та булган бит әле. Бу гаҗәп тә түгел: ислам дине кабул иткән һәр халык гарәп түгел, аның үз традицияләре, үзенчәлекләре бар. Шуңа күрә бу очрактан чыгып кына, болар мөселман түгел икән, дип нәтиҗә ясарга ярамый. Татарларның хәзер дә төрки дөньядан килгән борынгы йолалары бар. Әлеге уңайдан бәхәсләр булды. Юрченко фикере өстен чыга алмады. Билгеле, монголларга, төркиләргә хас үзенчәлекләр Сарай тормышында чагылыш тапкан. Илне Баттута Үзбәк ханның бер урынбасарына монгол телендә мөрәҗәгать итүенең шаһиты була. Димәк, югары элита арасында монгол теле сакланган әле. Хәлбуки, төп сөйләшү теле төрки тел булган. Димәк, монголлар икетелле булган. Шуңа күрә араларында үз гадәтләре саклану гайре табигый хәл түгел.
– Нумизматлар нәрсә хакында баш ватты соң?
– Аларның сөйләшүе дә кызыклы гына булды. Анда мин дә чыгыш ясадым, Алтын Урда акчаларындагы ике башлы бөркет мәсьәләсенә тукталдым. Бу бик мөһим мәсьәлә. Җентекләп күзәткәндә, монгол традицияләренең төрки традицияләргә кушылып үскәне күренә. Кара лачын дигән төшенчә дә бар. “Дәфтәри Чыңгызнамә” әсәренә ул ике башлы каракош дип кереп калган. Төрле фаразлар бар. Ләкин төптәгесе – монголлардагы шоңкар дигән кош. Ул бөркетләр гаиләсенә карый. Чыңгыз хан кыят кабиләсеннән бит. Кыят кабиләсенең рухы булган ул кош. Ике башлы каракош әнә шуннан үсеп чыккан. “Дәфтәри Чыңгызнамә”дә Чыңгыз хан нәселе тамгасының исеме кошбаш дип атала. Элегрәк урыс гербындагы каракошны Византиядән килгән дип язалар иде. Ул расланмады. Чөнки ул Византиягә шактый соң килеп керә. Хәзер аны герман кабиләләреннән эзли башладылар. Югыйсә, Җанибәк хан заманында, соңрак та ханнарның акчаларында ике башлы кош, бөркет тасвирланган. Минемчә, урыслар да ике башлы бөркетне Алтын Урдадан алган. Бәхәсләр вакытында бу мәсьәлә тикшерелде. Киләчәктә бу җәһәттә өйрәнүләрне дәвам итәргә булдылар.
– Урыс акчаларында ике башлы каракош кайчан барлыкка килә?
– Иң беренче мәртәбә бөек Мәскәү кенәзенең мөһерендә пәйда була ул. Билгеле, мөһернең ниндидер нигезе булырга тиеш. Византиядән алынган сурәттә дә, әлеге билге аларныкы түгел. Ул Якын Көнчыгыштан да килгән булырга мөмкин. Чөнки ике башлы кошлар XII-XIII гасырда ук сәлҗүкләрдә бар инде. Йә шулардан алынган, яисә монгол традициясе. Шуңа күрә моны берничек тә Византиягә кайтарып калдырып булмый. Димәк, ике башлы каракошны без үзебезнең мирас дип карарга тиеш.
Янә Алтын Урда акчаларын сурәтләгән, җыйган бер каталог бастыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Чөнки хәзер бик күп урыннарда әлеге акчаларның сурәтен бастырып чыгаралар. Әмма шуларны бергә җыеп туплап бастыручы юк. Югыйсә акча чыганак буларак бик мөһим нәрсә. Анда ханның исеме, чыгару вакыты бар. Тарихи материалларны тәртипкә салу өчен дә бик яхшы җирлек бу. Ишетүемчә, Тарих институты нумизматика буенча кварталга бер мәртәбә нәшер ителүче журнал булдырырга җыена. Материаллар бик күп. Бездә чыгуның әһәмияте шунда: мәгълүмати база бездә тупланачак. Бу юлы да килгән галимнәр, Алтын Урданы өйрәнү буенча бүген Россиядәге иң зур үзәк – Казан, дип белдерде. Чынлап та, Тарих институтындагы Алтын Урданы өйрәнү үзәге уңышлы гына эшләп килә. Ул инде байтак кына китап чыгарды.
Ишеткәнсездер: РФ Президенты В.Путин, яңа төр дәреслек әзерләргә кирәк, анда төрле фикерләр булмаска тиеш, бер кысада язарга, дигән фикер белән чыкты. Минемчә, бу шактый катлаулы эш. Моңарчы Россия дәреслекләрендә Алтын Урда чорын дөрес чагылдырган бүлекләр юк иде. Хәзер аны кем яза, ничек язарга тиеш, бу эштә Татарстан да катнашамы, дигән сораулар туа. Россия тарихын язалар икән, берничек тә Алтын Урда чорын төшереп калдырып булмый. Әмма бүген аңа Мәскәүдә бер төрле, Казанда икенче төрле караш. Әле бит Казан ханлыгын яулап алу, аны яктырту мәсьәләсе дә бар. Шуңа күрә бердәм дәреслек язу гади генә эш түгел. Минтимер Шәймиев тә күпмилләтле дәүләтнең тарихын язганда, барча милләтләрнең дә мәнфәгатьләре бертигез дәрәҗәдә кайгыртылырга тиеш, дип белдерде. Ислам проблемасы да шуңа барып тоташа. Мәгълүм ки, безнең җирлекләргә ислам дине үтеп керү, Кавказдан, Урта Азиядән башланган. Ләкин бөтен Европа күзлегеннән караганда, бездә ислам ныгып урнашу – Алтын Урда дәвере күренеше ул. Булачак Россия эченә, тулаем зур территориягә икенче цивилизация үтеп керә дигән сүз бу. Шуңа күрә Алтын Урда турында язганда без ислам мәсьәләсендә ныгытып, беркетеп калдырырга тиеш. Югыйсә, бер Россия цивилизациясе бар, шуның нигезендә православие ята, дип расламакчылар. Безгә нәкъ шул ике башлы кара кош шикелле Россия нигезендә ике цивилизация бар дип әйтергә кирәк. Россияне оештыруда татарлар да катнашкан. Әмма аның эчендә ике мәдәни үзәк, ике цивилизация бар; аның берсе – урыс-христиан цивилизациясе, икенчесе – татар-мөселман цивилизациясе. Болар бер-берсенә тигез рәвештә, уртак бер даирәдә тыныч кына яшәргә тиеш. Мәскәүгә икесенең дә барышын, бертигез дәрәҗәдә булуын танырга кирәк.
Бу күзлектән караганда, Алтын Урда чорын күтәрү Россия өчен дә отышлы. Чөнки анда түземлелек булган, кайсы да булса динне кысулары турында бер мәгълүмат та юк. Гомумән, Россия Алтын Урда дәверен үзенә үрнәк, илебездә толерантлыкның башлангыч чоры итеп кабул итә ала.
Алтын Урда тәңкәләре шушындый булган
Рәшит МИНҺАҖ
в„–55 | 06.04.2013