15, 16, 17 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театрының гастроле узачак.
Программада тамашачының һәм театр белгечләренең игътибарын яулаган, төрек драматургы Түҗәр Җүҗәноглу әсәре буенча театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов сәхнәләштергән «Ташкын», Әхәт Гаффар пьесасы буенча куелган «Бер картлыкта, бер яшьлектә», Туфан Миңнуллин драмасы буенча куелган «Мулла» спектакльләре бар. 15, 16 апрель көннәрендә көндез Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп куелган «Сөннәтче бабай» спектакле дә уйналачак.
«Бер картлыкта, бер яшьлектә» спектакле Минзәлә театрында 80нче елларда барды һәм иң күп тамашачы җыйган спектакльләрнең берсе иде. Яңа куелыш – яшь режиссер Дамир Сәмерхановның узган заманга яңача карашы дияргә дә була. Спектакльгә нечкә ирония, халыкчанлык һәм музыкальлек хас. «Мулла» спектакле Минзәләдә моннан дүрт ел элек -2009 елда куелган иде. Куелган көннән алып спектакльдә өч Әсфәндияр мулла алышынды. Шунысы кызык, МИнзәлә театрында Әсфәндияр ролен иң беренче булып уйнаган артист Нур Хөсәенов үзе мәчеткә мулла булып китте.
Казанга җитди, көчле репертуар белән килүче Минзәлә театры артистларын күрергә ашыгыгыз! Сезне тамашаларда көтәбез.
1
2
3
4
5
6
7
8
в„– 3 |