Казанның кино сөючеләре түземсезлек белән зур экраннарга “Сокровища О.К.” - “Кабан күле хәзинәләре” дигән нәфис фильм чыгуын көтә. Меңъеллык тарихлы башкалабызның үткәне, серле вакыйгалары һәм яшерелгән байлык хакында бәян ителәчәк проект чыннан да Татарстанның мәдәни тормышында олы вакыйга булачак, дип фаразлана.
Тулы метражлы “Кабан күле хәзинәләре” картинасының тәмамланмаган версиясен Мәскәүдә тамаша кылырга өлгергән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киноның уңышлы килеп чыкканын расларга өлгерде дә инде. “Зур кинода беренче тапкыр Казанны бөтен матурлыгы белән күрдем. Бик матур, мавыктыргыч һәм кызыклы, күләмле фильм. Үзебезнең яшь актерларыбыз Эльвира Ибраһимова, Байбулат Батуллинның искиткеч уенына гаҗәпләнеп куйдым. Алар шундый йолдызлы компаниядә дә югалып калмаганнар”, - диде Президент.
“Интертат.ру” газетасының бүгенге кунагы - Байбулат Батуллин белән әңгәмәбезне дә нәкъ шуннан башладык.
- Байбулат, Рөстәм Нургалиевич әйткәнчә, чыннан да Россиянең кино йолдызлары янында үзеңне ничегрәк хис иттең?
- Проектның беренче көненнән алып диярлек үземне төштәге кебек хис иттем. Шундый зур кинода төшкәнемә ышанмыйча озак йөрдем. Уң ягыма карасам - Сергей Шәкүров басып тора, сул ягыма карасам - Мария Кожевникова күлмәген төймәли. Ә инде алга таба карасам: зур-зур павильоннар, Сөембикә манарасы, Кабан күленең астында без белмәгән, ә мәскәүлеләр белгән күптәннән эзләнә торган алтын -хәзинәләребез ята. Мондый очракта нинди хисләр булсын инде, тылсымлы дөньяга эләккән шикелле булды. Төштәге сыман хис кичерү шул данлыклы артистлар янында азрак каушап калу халәтеннәндер дә инде ул. Бүгенге көнгә кадәр әле кинода төшкәнемә ышанып бетә алмыйм. Киноның зур экраннарга чыгачагына да ничектер ышанып бетеп булмый, чөнки моңарчы да Мәскәүлеләр белән кино төшерергә туры килгәләгәне булды. Берсе дә дөньяга чыкмады.
- Сине татар фильмнарында күргәнебез бар. Чын профессионаллардан тагын нәрсәләргә өйрәндең?
- Беренче чиратта, техник әсбапларга шаккаттым. Анда операторларның төрле эш кораллары искитмәле, гомумән, эшкә бик профессиональ карыйлар. Операторлар гына түгел, ә шофердан алып генераль продюссерга хәтле үз эшен төгәл белә. Барысы да секундлап язылган. Әгәр дә ниндидер планнан тайпылу булса, шундук профессиналь рәвештә кире үз урынына бастыралар. Актерларга зур хөрмәт, һәрбер вак-төяк әйбергә аерым бер кеше җавап бирә. Костюмнар мәсьәләсенә кагылганда төгәллек. Беренче чиратта техник яктан эш процессын ошаттым.
- Фильмда Рөстәм исемле яшүсмер образын башкарасың. Героеңның үз холкыңа якын яклары да булгандыр әле...
- Минемчә, һәрбер актер башкарган персонажында үзен күрәдер. Вәли Мәхмүтне уйнаса, Мәхмүттә Вәли кисәге буладыр, ул табигый хәл. Шуңа күрә Рөстәмдә дә Байбулат өлешләре зур. Ләкин ул Байбулатка караганда беркатлырак һәм хыялыйрак, бәхетлерәктер дә. Балигъ була башлаган гына егет ул. Әле Рөстәм үзенең кем буласын да аңлап бетерә алмый. Джеймс Бонд булырга да тели, шаярта да. Байбулат та шаярырга тели, ләкин булып чыкмый. Байбулат кайгырса да, Рөстәм аңа кайгырып тормый.
- Кабан күлендә хәзинә барлыгына ышанасыңмы, бу хактагы риваятьләрдән хәбәрдар идеңме?
- Ничек инде белмәскә, Кабан күле буеннан узып йөргәндә водолаз мәетләре күренгәли иде. Тикмәгә генә водолазлар ул тирәдә кайнашмый бит инде. Димәк нидер бар. Монда ул эш белән шөгыльләнә торган белгечләр су төбендә хәзинә барлыгын исбатладылар. Һәм, ишетүем буенча, газет язганнарга ышансак, Владимир Путиннан хәзинәне тартып чыгару өчен акча да сорыйлар икән. Ләкин бу - бик четерекле мәсьәлә.
- Кино төшерү барышында иң истә калган мизгелләр...
- Мизгелләр истә калмады, кино төшерү барышы тулаем гел күңелдә. Фильмның эчтәлеген сөйлисе килми. Тамашачының 30 апрельдән кинотеатрларга барып, үз күзләре белән күрүләрен телим. Күп сүз - юк сүз дигән кебек, фильмның премьерасын көтик.
- Байбулат, кино актеры булып китәргә дигән теләк тумадымы? Россия киноларында төшәр өчен, Голливудка китәргә?..
- Голливудтта төшәргә 12 яшемнән хыялланам мин анысы. Ләкин хыял, хыял дип кенә, чынбарлык тормыштан аерылып булмый шул. Тик шулай да, хыялланырга кирәк, менә кинода төштем бит әле. Хыяллануның нәтиҗәсе бар димәк. Аннан соң табигатем белән дә мин хыялый кеше. Әгәр дә миңа тәкъдим итсәләр алга таба да нинди дә булса кинопроектта катнашырга, шатланып, көлә-көлә Мәскәүгә барырга ризамын.
- “Кабан күле серләре” фильмы Татарстанга, Казанга дөньякүләм игътибарны арттырачак дибез. Син дә шулай уйлыйсыңмы?
- Әйе, гомумән уйлана калсаң, Казаныбызда хәйран күп мөмкинлекләр бар. Әйтик, Россиянең калган шәһәрләреннән, Мәскәү, Петербургны әйтмим, мөмкинлекләребез зур. Ул мөмкинлекләр сукырларча бер өлкәгә генә карамый, бик заманча. Теләсә кайсы яктан үзеңнең теләкләреңне чынга ашырып була. Бездә яшьләр актив. Казанны еш кына Казахстан белән бутыйлар, Казанны Россиядә түгел, дип уйлыйлар. Россиядә булса да, Алтай якларында дип беләләр. Ә инде зур экраннарга чыккач, ичмасам, шәһәребезнең географик җәһәттән кайда икәнен чамалый башларлар иде. Бусы да зур плюс. Күп кенә мәскәүлеләр Казанга килгәч, әле менә төшерү төркеме арасындагылар да, шәһәребезгә гашыйк булдылар. Мәскәүдән соң Казан аерым яклары, җылы энергетикасы белән аерылып тора, диделәр. Монда тынычрак, шул ук вакытта артык сүнгән периферия дә түгел. Җаның теләгән җиргә барып та була, ял итәргә урыннар да җитәрлек.
Мөршидә КЫЯМОВА
в„– | 19.04.2013