Минзәләдә байтак еллар инде картлар һәм инвалидлар йорты эшләп килә. Мондый урыннарда элек тә булган бар иде. Илдә ятимнәр өчен балалар йортлары кирәк булган кебек, картларныкына да ихтыяҗ зур. Соңгысына ул тагын да артмады микән әле?
Балалар ак кәгазь кебек гомер юлын башлаган гына, матур киләчәкне уйлый. Олыларның исә гамәл дәфтәре тулу алдында, ахыр көннәрен көтә, аларны киләчәк әллә ни кызыксындырмый да төсле, үткәндәге хатирәләр тынгы бирми. Боларның инде үкенечләре дә күбрәк. Тагын шунысы бар: һәр ике як та көчсез, язмышны үзгәртерлек хәлдә түгел, бүтәннәр ярдәменә бик тә мохтаҗ. Бу ике йортта яшәүчеләрне бер үк нәрсә берләштерә кебек: кемнедер көтеп яшәү. Сабыйлар әти-әнисенең киләсенә чын күңелдән ышанса, әби-бабайлар, үлгәнче бер мәртәбә булса да, баламны, оныкларымны, туганнарымны күрермен, дип өметләнә.
Ак мендәрләр тарихы
Ул очрашуга байтак еллар узды, ләкин истәлек әледән-әле күңелдә яңара. Республиканың бер районындагы картлар йортында татар әбие белән танышкан идем. Әби бирегә килгәнче, Казандагы Яңа бистәдә әнисе белән генә яшәгән. Анасын җирләгәч, картайган көнендә сукырайган. Иске дип йортын җимергәннәр, караучысы юк дип үзен бирегә китергәннәр. “Йортым тар-мар килде, ясаган мендәрләремә кадәр таралып бетте. Ап-ак мамыклы мендәрләр сандык өстендә өем-өем тора иде”, – дип ярсыган иде әби.
Ул чагында, яшьлегем белән, аның сүзләрен йөрәк аша үткәрмәгәнмен. Мендәр – байлык түгел, дип уйлаганмындыр, мөгаен. Хәзер аңлыйм: адәм баласына өендә үз куллары белән җитештергән һәрнәрсә кадерле, берсен дә югалтасы килми. Казанга кайткач, тормыш мәшәкатьләре картлар йортындагы әби-бабайларны оныттырды. Күпмедер вакыттан соң тагын шул йортка барып чыктым. Исемә төшереп, Яңа бистә әбисе янына да кердем. Исәнләшеп, бусагадан атлауга, таныды сукыр әби. “Кызым, килереңә ышанган идем, ишектән кеше кергән саен син дип көттем! Бу дөньяда бүтән көтәр кешем дә калмады бит инде”, – дип елап җибәрде ул. Кабат “югалган мендәрләр” тарихын искә алды. Әбинең өзгәләнүен карап тору бик тә авыр иде. Учына хәер итеп акча салдым. “Тагын килермен”, – дип хушлаштым. Өченче барганда күчтәнәчкә сумкама алмалар тыктым. Тик әлеге шыксыз йортта ак яулыклы әбине таба алмадым. Ак мендәрләрен, туган нигезен, сөекле әнисен юксынган әби үлгән иде...
Җәяүләп качтым
Минзәләдәге картлар һәм инвалидлар йортына килеп кергәч тә, шул әби каршыга чыгар кебек иде. Хәер, монда да кемнәр генә юк, нинди генә язмышлы кешеләргә юлыкмыйсың. Мөслимә әби (өлкәннәрнең исемнәре үзгәртелде) әйтмешли, һәркайсының күргәннәрен аерым китап итеп язарлык.
– Мин бу дөньяда озак яшәдем инде, быел туксанны тутырам. Төрле җирләрдә яшәлде. Атлый торгач, сукмагым интернатка китерде. Шулай килеп чыгар дип бер дә уйламаган идем, кызым. Тормыш борылмалы, без дигәнчә генә бармый икән, – дип сүз башлады әби.
Ул ике тапкыр кияүгә чыккан. Икесендә дә димләгәннәр. Беренчесендә – хатыны, балалары үлгән, үзеннән ун яшькә олырак, тыйнак иргә, икенчесендә – бик пырдымсыз, усал кешегә... Мөслимә икесен дә якын итә алмый. Озак уйлап тормастан, аерыла да китә. Аерылу сәбәбен болай аңлата: “Сугыштан соңгы елларда сайланып утыру юк иде. Кем туры килде, шуңа чыктым. Шуңа күрә ярату, мәхәббәт тә булмады”. Ул елларда байтак хатын-кызның язмышына шулай языла һәм алар балалар ятимлектә үсмәсен дип сабыр итә. Мөслимә апа түзеп тормаган. Ирдән кайткач, борчылып утырырга бирмиләр, торф чыгару эшенә китә, колхозда төрле эшләрдә йөри, май заводына да урнашып ала. Шулай итеп, картлык килеп җиткәнен сизмичә дә кала. Олыгайган көндә ялгызым калмыйм, дип туганының улы гаиләсе белән яшәргә ниятли. “Минем план буенча без бергә оешырга тиеш идек. Шуңа күрә бөтен әйберне аларга тапшырдым. Тик яшәп булмады. Энемнең хатыны китте, бөтен мал-мөлкәт таралды”, – ди Мөслимә апа. Әлбәттә, әбинең энесен дә, бүтәннәрне дә ямьсез сүзләр белән искә алып пычратасы килми. Без дә артык сораулар биреп, йөрәгенә таш атмадык. “Өйгә кайтасы килгән чаклар буламы?” – дип сорагач, Мөслимә апаның җавабы аптырашта калдырды. “Юк, кайтмыйм, кайтаммы соң? Миңа монда рәхәт, мин ул йорттан туеп, җәяүләп качтым”, – диде, авыр сулап. Чыннан да, шулай булган икән, туксанга якынлашкан әби нужалы йорттан – авылдан җәяү чыгып киткән. Картлар йортында документларын соңыннан соратып алганнар. “Бу йортта гына тынычлык таптым, рәхәткә чыктым. Менә күземә операция ясаттылар. Өйдә кем минем арттан йөрер иде. Якын туганнарым үлде, сагыныр кешем юк. Әнә балалылар сагынадыр...” Ләкин сагынмыйм дисә дә, аның күзләрендә тирән сагыш иде.
Бездә 3 ай яшәсә, инде китми
– Картлар һәм инвалидлар йорты дигән исемне үзгәртеп, “Шәфкатьлелек йорты” дип атар идем, – ди әлеге йортның директоры Илсөя Хәбибуллина.
Кем белән генә сөйләшсәң дә: “Коллектив бик әйбәт. Илсөя тырыша, Илсөя барысын да көйли”, – диләр. Үз өендә дә әти-әнисен, иренең олы яшьтәге туганнарын, күрше әбисен озак еллар кадерләп караган Илсөя ханым мондагы өлкәннәр өчен иң якын кешегә әйләнгән. Картлар йортына Минзәләдән тыш, Әгерҗе, Менделеевск һәм башка районнардан гыйбрәтле язмышлы өлкәннәр җыйналган. Гомер буе сыңар канат булып яшәп, ахыр көннәрен дә ялгыз үткәрүчеләр бар. Йортлары җимерек, мичләре ягылмый, авырып хастаханәгә эләккәннәр. Аннан документ әзерләп, турыдан-туры бирегә китергәннәр. Директор әйтүенчә, икенче төркемдәгеләрнең балалары бар, тик имансызлар. Ул балаларның үзләрен тәрбияләргә кирәк. Ә кайберсенең баласы еракта – яшьләр кайта, олылар китә алмый. Ә кемнәрдер бала үстерүдә бөтенләй катнашмаган, чөнки яшьли ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Көтмәгәндә генә япа-ялгыз калучылар да очрый. Җайлы гына барган тормыш көннәрдән бер көнне челпәрәмә килә: хатыны яки ире кинәт үлеп китә, исән калганын көчле авыру аяктан ега. Карар кеше табылмагач, шушы адрес буенча шалтырата башлыйлар.
Соңгы елларда тагын бер төркем барлыкка килгән. Балалары яки туганнары карт-карчыкларны иртән әлеге йортка китерә, кичтән эштән кайтканда алып китә. Әби-бабай иртүк торып балалар бакчасына йөргән кебек була инде бу. Эшләре күп булу яки командировкага еш йөрү сәбәпле, ялгыз ата-ананы монда урнаштырып торучылар да булгалый. Әлеге гамәлләрен, өлкәннәр белештермичә өйдән чыгып китеп адашырга мөмкин, дип аңлаталар. Шуңа күрә картлар йортында акча түләп караталар. “Кеше, 3 ай бездә яшәсә, китми инде, ияләшә”, – ди директор.
22 ел элек ачылган йортта 15-16 ел, озаграк яшәүчеләрне дә очратасың. Бер бабай йөз дә беренче яшендә үлгән. Туган көнен зурлап уздыргач китеп барган. “Олы кешегә борчылырга ярамаган кебек, сөенергә дә ярамый. Күп кенә сугыш ветераннары май аенда үлеп китә. Чөнки хәтердә сугыш истәлекләре яңара, дулкынланалар, салып та җибәрсәләр...” – ди Илсөя Илдус кызы. Бу йортка күбесе бөтен дөньяга ачулы булып, кемнедер каргап, кемгәдер рәнҗеп килеп керә икән. Йөзләре таушалган, киемнәре пычранган, карашлары усал, кешегә шикләнеп карыйлар. Ә соңрак ияләнәләр: кәефләре күтәрелә, яулыкны да, күлмәкне дә ешрак алмаштыра башлыйлар, йөзләренә елмаю куна.
“Килмәгән булсак, күптән аяк сузар идек: ялгызлыктан, куркудан. Олы кешегә күп кирәкмени?” – дип әйтүчеләр дә була. “Шатланып яшәсеннәр, кемгә эләккән әле мондый рәхәт тормыш. Атна саен мунча кертәбез, 4 тапкыр ашатабыз, урыннары җыештырылган, керләре юылган”, – ди җитәкче. Район хакимияте, депутатлар да онытып бетерми үзләрен. Быел хатын-кызлар көне уңаеннан Минзәлә районы башлыгы Рәсим Садыйков шалтыратып: “Ничә кызыгыз бар?” – дип кызыксынган. Күп тә үтми чәчәк бәйләмнәре, тәм-томнар күтәреп килеп, бәйрәм белән котлап киткәннәр.
...Әйе, барысы да әйбәт, тик күңел дигәнең якын кешене тансыклый. Әнә Илсөяр ханым да, ник берсе баласы турында начар сүз әйтсен, игътибарым җитмәгәндер, кырысрак идем шул, дип бөтен гаепне үз өсләренә алалар, ди. Кайберсе, балама бирермен дип, үзеннән кысып, акча җыя икән. Тик исән көе тапшырырга гына өлгерми, көтә торгач, әкрен генә сызып җан тәслим кыла...Нинди генә шартларда яшәсә дә, адәм баласы мәңгелек түгел шул.
Йомгак өчен
Картлар йортындагылар сагышланып гомер кичерсә, үз йортында үзен ялгыз хис итүче өлкәннәр дә җитәрлек. Кайберсе: “Мин мескенгә ярдәм итегез?” – дип редакциягә дә шалтырата. Кемнедер хастаханәгә салмаганнар, фатир кирәк, тик артыннан юллап йөрергә кеше юк. Күптән түгел бер районда яшәүчедән: “Ялгызлыктан туйдым, үземә кул салам”, – дигән хат килеп төште. Бу хәлләрне ачыклый торгач, байтагының ялгыз түгеллеге, баласы булуы ачыклана. Үзенә кул салырга теләгән бабай да: “Балалар үстердек. Минем арттан йөрергә вакытлары юк, эшлиләр бит алар, пенсиягә чыгасылары бар”, – дип аңлатырга тырышты. Шөкер, сөйләшә, аңлаша торгач, бабай начар ниятеннән баш тартты... Без бүген эшем кешеләренә әйләндек. Уңны-сулны карап тормыйча чабабыз. Балалар кечкенәдән өйдә ялгыз үсә, әти-әни читтә ялгыз яши. Шулай итеп, үзебезгә дә ялгызак тормыш әзерләмибез микән?..
Фәния АРСЛАНОВА
в„–63 | 19.04.2013