Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Динә Гарипова “Евровидение” бәйгесендә - бишенче

$
0
0
19.05.2013 Шоу-бизнес
18 майдан 19ына каршы төндә Швециянең Мальме шәһәрендә “Евровидение-2013” бәйгесе тәмамланды. Якташыбыз Динә Гарипова бәйгенең финал өлешендә уңышлы гына чыгыш ясап, 5 урынга лаек булды.

Бу көнне Динә янында була алмасак та, күпләр күңелләре белән нәкъ менә Мальме буйлап гизгәндер. Кызның туган шәһәре Яшел Үзәндә бу зур һәм истәлекле чарага инде күптән әзерләнә башлаганнар иде. 14 май көнне үткән ярымфиналны шәһәр халкы Яшел Үзәннең Театр мәйданында урнаштырылган зур плазма экран аша күзәткән булса, “Евровидение”нең финал өлеше исә, гомумән дә, зур бәйрәмгә әверелде. “Родина” мәдәният йорты каршындагы әлеге мәйдан тагын да матуррак итеп бизәлде, кызның җанатарлары өчен Мальме һәм Мәскәү шәһәрләре белән турыдан-туры элемтә оештырылды.

“Евровидение-2013” конкурсының җиңүчесе кем булачак? Конкурс барышында әлеге сорауга җавап эзләүчеләр күп булды. Күпләр Динә Гарипованың урыны беренче бишлектә булачак, дип фаразлады. Ә “РИА-Новости” агентлыгына биргән интервьюсында билгеле музыкаль тәнкыйтьче Артур Гаспарян: “Конкурста катнашучылар арасыннан иң яхшы җырлаучы Динә булачак, тик җиңүне башка ил яулаячак", - дип белдерде. “Динә Гариповага бөтен кеше соклана. Тик “What if”  җыры Динә тавышының бөтен үзенчәлекләрен дә ачып бирми кебек”, - дип аңлатты ул үз фикерен.

Төрле илләрдән җыелган журналистлар да Динәнең мөмкинлекләренә соклануларын яшермәде. “Евровидение”дә катнашучылар исә татар кызының үзләренә көчле көндәш булачагын ассызыклады.

Финалда Динә Гарипова унынчы булып чыгыш ясады. Җырчыны зал көчле алкышлар һәм Россия флаглары белән каршы алды. Нәтиҗәдә, якташыбыз бәйгедә барлыгы 174 тавыш җыеп, 5 нче урынны яулады. Иң югары 12 баллны Россиягә Эстония һәм Латвия илләре бирде. Бөекбритания, Словения һәм Ирландия исә Динә Гарипова чыгышын 10 балл белән бәяләде.  Белоруссия белән Сербия 8 әр балл бүләк иттеләр. “Евровидение-2013”нең бәллүр микрофонына  281 балл җыйган Дания җырчысы Эммили де Форест лаек булды.


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„–--- | 19.05.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>