Безнең элемтә бүлегендә чират гадәттә озын була, чөнки күп очракта дүрт оператор урынына берәү генә эшли. Бу юлы да кеше күп, ә чират акрын бара. Чиратта бигрәк тә посылка, бандероль, кыйммәтле хатлар җибәрүчеләр, каядыр акча салучылар булса, касса каршына барып җитүне сабыр гына көтми хәлең юк. Безнең халык вакытны бушка үткәрергә күнекмәгән, шуңа да чиратта үзеннән-үзе әллә нинди бәхәсләр кузгалып ала.
Бу юлы да бер әбинең оператор кызга шаяртып: “Кызым, кияүгә чыкмыйрак тор инде, декрет ялына китеп баруың бар бит, эшләргә кеше юк дип, элемтә бүлеген бөтенләй ябып куйсалар нишләрбез”, – дип, тегесенең: “Нәрсә, әби, баланы картаеп кына табарга кушасыңмыни?” – дип әйтүе җитә калды, чиратта бала табу проблемасы турында бәхәс купты.
– Нигә кирәк ул кияүгә чыгу, бала табу хәзерге заманда? – монысын бик тә ыспай фигуралы, яшь кыяфәтле хатын әйтте. – Мин кияүгә чыкмадым, чыкмаячакмын да. Ир көен көйләгәнче, бала карап чиләнгәнче, мин үзем теләгәнчә яшәячәкмен. Үзең теләгән нәрсәне ашап, киемне киеп, теләгән җиреңә йөреп яшәүгә җитәме соң! Мин инде өч тапкыр рәхәтләнеп чит илләрдә ял итеп кайттым, тагын җыенам. Ирем, балаларым булса, кая гына бара алган булыр идем икән?!
– Дөрес әйтәсең, – дип сүзгә кушылды икенче бер ханым. – Сайлаган ирең юньле буламы әле, юкмы. Йөргәндә алар барысы да мулла песие кебек, әйткәнеңә ярар дип кенә торалар. Ә инде өйләнеп алгач сүзләреңне тыңлап та тормыйлар. Җитмәсә күзләре башкаларга да төшә башлый.
– И-и, кызлар, алай димәгез әле, бала да сөясе килә бит, үзең өчен генә, берне генә булса да табарга кирәктер инде ул, картайгач ялгыз калмас өчен. – Урта яшьләрдәге ханым никтер уфтангандай сузып куйды әлеге җөмләләрен.
– Һе, бер бала, имеш. Ә синең хисаплап караганың бармы шул бер баланы үстереп кеше итәр өчен генә дә кирәк булачак акчаны? Сау-сәламәт туса бер хәл әле, әгәр дә кечкенәдән үк дәваларга туры килсә? Балалар бакчасы да, мәктәбе дә, уку йортлары да акчаны суырып кына тора. Ярый ла үстергән балаң игелекле үсеп, картайган көнеңдә таяныч булса. Әнә, безнең күрше фатирда үскән ике малай эчүдән башканы белмиләр, һаман да әти-әниләре җилкәсендә яшиләр.
– Сез берне генә түгел, икене, өчне табыгыз. Хөкүмәт хәзер бала тапкан өчен ана капиталын да бирә, җир дә бүләк итә ич, – дип, үртәбрәк җибәрде бер бабай. – Менә безнең хатыннарга ана капиталы түгел, тиешле ялы да тәтемәде, шулай булса да бишәр, алтышар бала үстерделәр.
– Социализм чоры кешесе шул син, бабай, – диде илле яшьләр чамасындагы хатын. – Сез балаларыгызны вакытында табып, үстереп бетердегез. Балаларыгыз хөкүмәттән бушлай фатирлар алырга да өлгергәннәрдер. Менә безнең буын балаларны социализмда тапты табуын, ә үсүен алар капитализмда үсеп җиттеләр. Кызып китеп өч бала алып кайткан идек шул, CCCР таралгач шуларны чиләнеп укыттык, бурычка кереп башлы-күзле иттек, инде фатирлы итәбез дип җәфаланабыз. Үзләре кредитка батты, без инде ирем белән үзебез эшләп тапканны ничек итеп үзебезгә дә җиткерергә, балаларга да өлеш чыгарырга дип баш ватабыз.
– И-и, сез барыгыз да болай гына сөйләшәсез бит, – дип, сүзгә кушылып китте ак яулыклы әби. – Яшь чагында ата-ана булырга теләмәгән кеше бик сирәк ул. Бала үстерүдән курыккан, үз-үзенә ышанмаган кешеләр генә гаилә дә, балалар да кирәкми дияргә мөмкиннәр. Аннан болай: баланы яратып, көтеп алып табарга кирәк. Яратып тапкан бала тәүфыйклы, инсафлы, игелекле булып үсә. Ялгыш яралган, кирәксез саналып табылган балалар гомерләре буе җаннарына тынычлык таба алмаячаклар. Аларда игелек тә, мәрхәмәтлек тә чамалырак була. Яшьлек үтә дә китә ул, картайган көнебездә күбебез шул үзебез табып үстергән балалар, алардан туган оныклар кулына калабыз ич. Гомеребезнең соңгы минутларында авызыбызга су тигезүче дә, гәүдәбезне кешеләрчә гүргә иңдерүче дә шулар. Без, хатын-кызлар, Ходай тарафыннан җир йөзенә бала табу өчен яралганбыз, безнең бурычыбыз ул.
Ак яулыклы әбидән соң да фикерләрен әйтүчеләр булды. Әмма аның сүзләре белән язмамны төгәллим. Әйе, заманабыз авыр, психологик яктан да, матди яктан да диюем. Балалар үстерү, чыннан да, җиңел түгел. Шуңа да өч бала табучылар да сирәк хәзер. Ә бит гаиләдә бер яисә ике генә бала тәрбияләнгән илнең демографик киләчәге юк. Бала аз туган илнең халкы әкренләп кимеячәк, тора-бара бөтенләй юкка чыгу ихтималы да юк түгел. Шуңа күрә дә иленең киләчәген кайгырткан хөкүмәт һәр гаиләдә кимендә өч бала туып үссен өчен тиешле шартлар тудыру турында да уйланырга бурычлы. Ил сәясәте дә шул юнәлештә алып барылырга тиеш. Югыйсә берзаман халык буларак юкка чыгуыбыз, исемебезнең тарихта гына калуы да ихтимал.
Җәүдәт ХАРИСОВ
в„– |