Гыйлметдинов Раил - дөньяның рәхәтен күрми үскән балаларның берсе. Ул дошманыңа да теләмәслек ачы язмышка дучар. 4 яшьлек сабый АУТИЗМ белән авырый. Бүгенге көндә Раилнең терәге – газиз әнисе Раушания. Раушания Минзәлә кызы,тормыш иптәше Чаллыдан. Баланы республикада берәү генә булган «Апрель» үзәгенә йөртү өчен Раушания кечкенә (гаиләдә 2 бала) улы һәм иреннән аерым яшәргә мәҗбүр.
Хәзер алар Осиново бистәсендә фатирда торалар, көн дә Казанга шөгыльләнү үзәгенә йөриләр. Сабыр, мәрхәмәтле, назлы, кайгыртучан ана могҗизага ышанып яши. Аның да башкалар кебек баласының сау-сәламәт үсүен күрәсе килә. Рушания Гыйлметдинова үзе һәркемнең шатлыкларына сөенә, кешенең кайгыларын үз күңеле аша уздыра белүче ана. Бу гаиләнең хәлен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк. Ярдәм кулын сузарга әле соң түгел. Тамчыдан күл җыела дигәндәй, һәр кешенең бу шәфкатьлелеккә керткән берничә сумыннан саллы сумма тупланачак. Үзебез сәламәт чакта башкалар тормышы хакында уйламыйбыз шул, авыру бала турында ишетсәк, бер мизгелгә генә күңелдә кызгану кылын тибрәтәбез дә, онытабыз. Тик хәзер шушы секундта бу сүзләрне укучы һәр адәм баласына мөрәҗәгать итәсе килә. Кулдан килгән кадәр булышыйк! Гыйлметдинов Раил безнең ярдәмгә мохтаҗ!
Раилга 31 майда 5 яшь тула, ул бик якты, көләч һәм шук бала. Әмма ул үз тормышында бикләнгән: ул гел сөйләшми, бала-чага белән уйный белми, кешеләрне ишетми кебек тоела, чөнки күзгә карамый, сораган әйберне күрсәтә белми. Әнисе аны гел кулыннан тотып йөрергә мәҗбүр, чөнки бала кая барганын белмичә йөгереп китә.
Раилга хәзер, ул нәни чагында ярдәм кулы сузсак, аны җәмгыятькә кертергә әле соң түгел дип ышандыралар Мәскәүдә булып кайткан ата-аналар. Раил белән шөгыльләнүче белгечләр да шуны кабатлый: соңга калырга ярамый!
“Мәскәүдәге "Кортекс" исемле медицина үзәге Раилне бу авырудан дәваларга алына, дәвалану курсының хакы 160 мең, бүгенгә җыелган сумма 5 мең, ләкин без барыбер кешеләрнең мәрхәмәтлегенә ышанабыз, Алла Боерса 22 июньгә сумма тупланып, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән Раил Мәскәүгә барачак”, - ди Раушания.
Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен реквизитлар:
Сбербанк картасы номеры 63900262 9015348948
МТС номеры +7 919 645 22 50
410011862092599- номер счета яндекс деньги
Раушаниянең мобиль номеры 89872871154
Раилгә ярдәм итү төркеменә сылтама http://vk.com/club52840719
Лениза НАЗЛЫ
в„–--- | 20.05.2013