Безнең гөрләп торган Гали авылында тагын бер зур чара - Бөтенроссия ат чабышлары үткәрелде бит әле. Бу турыда газеталарда да тәфсилләп яздылар, зәңгәр экраннардан да күрсәттеләр. Ә мин бу чарада күңел хисләремне кузгаткан, уйланырга мәҗбүр иткән башка нәрсә турында язарга булдым.
...Болын уртасында урнаштырылган сәхнәдә Казаннан килгән артистлар матур җырларын, биюләрен башкара. Без дә аларга кушылып биибез дә җырлыйбыз. Ә авылыбызга инде берничә мәртәбә килгән танылган җырчы Фердинанд Сәлахов үзенең җырларын сузып җибәргәч, түзмәдем, аңа үзем чиккән кулъяулыкны бүләк иттем.
Аның “Яшисем килә” җыры бигрәк тә күңел түремә үтеп керде. Шул мизгелләрдә күзем ерак түгел урнашкан зиратка төште. Сагыштан башларын иеп утырган каеннар арасыннан каберлекләр күренеп тора. Мәңгелек йорт... Гали авылының күпме кешесе шунда ята. Әби-бабаларым, кадерле инәкәем, әтием, туып егерме көн генә яшәгән кызым Гөлназ, яраткан ирем, якын туганнарым – барысы да шунда җирләнгән.
Яшисе килә дип күпме генә җырланса да, беребез дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән шул. Көн үткән саен сәгать телләре гомерне санап кыскартып бара. Фердинанд Сәлаховның “Яшисе килә” җыры мине шушы уйларга чумарга мәҗбүр итте. Ятим үскәнгәдер инде, минем күңелем бигрәк тә нечкә, юкка гына да елап җибәрүем бар. Әйе, язмыш безне ничек кенә сынамасын, барыбер яшисе килә шул.
Ә атлар чабышы кызганнан-кыза барды. Халык әле концерт карый, әле атлар чабышканын күзәтә. Көне дә матур булды, шөкер. Иртән яңгыр явып узды да, көне буе җиләс иде. Аллаһы Тәгалә мескен хайваннарны жәлләгәндер инде.
Чара бик тә матур узды. Кунаклар да, авыл халкы да бик канәгать булып таралыштылар. Авылыбызның уңган-булган эшмәкәрләренә - чараның иганәчеләренә, аеруча Расих Латыйповка, рәхмәт. Шушы кешеләр ярдәмендә Гали авылы яши, аның киләчәге өметле, яңадан-яңа үрләр яулыйбыз.
Минем күршедә үскән, бүген Казанда яшәүче авылдашыбыз Дания Тулова да шундый мәрхәмәтле кешеләрдән санала. Ул Галине үстерүгә бик күп матди ярдәм күрсәтеп тора. Әле менә күптән түгел генә мәчетебезнең берсен яңартырга акчалата өлеш чыгарган. Алар Расих Латыйпов белән бергә авылыбызны күтәрәләр. Аллаһы Тәгалә үзләрен дә шулай зурласын иде.
Саимә МОРЗАХАНОВА. Гали авылы, Похвистнево районы
№--- | 30.07.2012