Түрә үзенең эшен “рәхмәт” өчен генә башкарырга тиеш. Ә аңа китерелә торган кәнфит, чәчәк бәйләме һәм хәтта торт-кәһваларны Россия Югары суды ришвәткә тиңләргә тәкъдим итә. “Аларны биргән кеше дә, алган кеше дә җинаятьчегә тиң, шуңа ул рәшәткә артында утырырга тиеш”, – диелә суд практикасы карары проектында. Белгечләр фикеренчә, эш башкарылганчы бирелгәнме, эш тәмамлангачмы – матди “рәхмәт” барыбер ришвәт булачак. Ә сезнең фикерегезчә, ришвәт белән рәхмәт арасында чик бармы?
Марс БӘДРЕТДИНОВ, Татарстан Президенты Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы:
– Гадәттә кешеләр кәнфит-чәчәк аша рәхмәтне укытучы, табибларга әйтә. Ә полиция хезмәткәрен, янгын сүндерүче, салым инспекторын, бүтән түрәне алыйк. Алар да бит “дәүләт кешеләре”. Боларның һәрберсе кәнфит ала башласа, нәрсә булачак? Полиция хезмәткәре аңа кәнфит бирмичә гаризаларны кабул итми башласа? Шуңа үзенә йөкләнгән вазыйфаларны башкарган өчен беркем дә бүләкләр алырга тиеш түгел. Совет вакытында хәтта “законсыз рәвештә бүләк алу” дигән маддә дә булган. Алда санап үтелгән кешенең һәркайсына дәүләт хезмәт хакы түли. Ә ул хезмәт хакы кешеләр түләгән салымнан формалаша. Димәк, кеше табибка инде алдан ук рәхмәт әйткән булып чыга. Кемдер өчен кәнфит тартмасын алу берни тормый, ә пенсионерлар өчен ул – шактый зур бәя, аның урынына ул үзенә дару алырга мөмкин. Өстәвенә бер-ике тапкыр кәнфит-чәчәк алган кешенең “ришвәт бәйлелеге” барлыкка килә. Бүләк бирмәгән кешеләргә ул инде салкын карый, вазыйфаларын начар үти башлый. Шуңа табибны да, бүтән һөнәр вәкилләрен дә “ришвәт энәсе”нә утыртмаска иде.
Юлия ШПАТИЛОВА, Кадастр палатасы федераль оешманың Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары:
– Миңа калса, дөрес тәкъдим. Ришвәт алу белән көрәшүдә әлеге адым нәтиҗәле булыр иде, дип уйлыйм. Дәүләт оешмаларында эшләүче табибларның үз эшләре өчен кәнфит, чәчәк алуы гадәткә кереп китте бугай инде. Безнең хезмәткәрләргә матди “рәхмәт” күтәреп килүчеләр юк анысы. Йә шалтыратып рәхмәт әйтәләр, йә хат язып җибәрәләр. Эшләнгән эш өчен анысы да җитә дип уйлыйм – кеше әллә ни эшләмәгән бит, бары тик үз вазыйфаларын гына башкарган.
Алия САДРИЕВА, Татарстан Адвокатлар палатасы әгъзасы:
– Россия Югары судының әлеге карарын үзем укымыйча фикер йөртүе авыррак анысы. Югары орган начар әйбер уйлап тапмас. Ләкин шул ук вакытта әлеге тәкъдим шактый кырыс яңгырый. Пенсионерлар түләүле табибларга йөри алмый. Ә дәүләт оешмаларында вазыйфаларына шактый салкын, формаль караучы белгечләр җитәрлек. Шуңа аларны бераз йомшартып җибәрер, диагноз куйганда игътибарлырак булсыннар өчен бүләк бирәләр инде. Йә берәр оешмада справка-фәлән алганда, эшне тизләтү өчен матди рәхмәт төртәләр. Кешенең тормышын җиңеләйтүнең бер ысулы инде ул.
Хафиз ЗӘГЫЙДУЛЛИН, шәхси эшмәкәр:
– Үз эшемне ачканда, еш кына бер банк бүлекчәсенә барып йөрергә туры килде: кертем ачу, кредит алу. Шунда кешеләрнең бер гадәте сәер булып тоелды: залда эшләүче кызларга кочак-кочак чәчәк, тортлар ташыйлар. Рәхмәт йөзеннән, янәсе. Ул кызлар шундый рәхмәт алырлык нәрсә эшли соң? Компьютерда бер төймәгә басып, әзер документларны чыгарып бирә дә: “Менә монда кул куегыз”, – дип төртеп тора. Аңа бүләк бирсәң дә, бирмәсәң дә шул ук эшне башкара инде ул. Иманым камил: үзенә алып килгән тортларны ул нечкә билле кыз барыбер ашамый. Шулай булгач, нәрсәгә дип аңа бүләк ташырга? Бала табу йортында сабыйны төреп биргән шәфкать туташына ата кеше 500 сум бирә. Ә бит ул кыз көненә ничә баланы төреп чыгара?! Халык үзе аңламый икән, бәлки штрафлар салына башлагач ришвәт бирмәскә өйрәнер.
в„–90 | 15.06.2013