Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Казан халкы яңа бәдрәфләрдән риза түгел

$
0
0
17.06.2013 Җәмгыять
Башкалада җәмәгать бәдрәфләре булмау зур проблемага әверелгән иде инде. Ниһаять, Татарстан башкаласында шундый 23 җиңелчә корылма урнаштырылды. Тик халык арасында күптән көтелгән әлеге «бүләк»тән ризасызлар да юк түгел.

Бер модульнең якынча бәясе - 1 миллион сум. Әлеге зур сумманың нәрсәгә тотылганын аңлау өчен аның эченә бер кереп чыгу да җитә. Халык уңайлылыгы өчен анда бөтен шартлар да тудырылган: керамик сантехника, бәдрәф кәгазе һәм, хәтта ки, тәмле ис чыгаручы сыекча да бар икән. Бәдрәф чиста-пөхтә, чөнки махсус билгеләнгән хезмәткәр аны һәрвакыт карап, тикшереп тора. Аның эш урыны исә ике “төп бүлмә” арасында урнашкан.

Корылма автоном рәвештә эшли. Аны чистарту белән, кагыйдә буларак, иртәләрен - кеше аз вакытта шөгыльләнәләр. Ә иң мөһиме, туалетка керү бушлай. Кесәдән вак акча эзләп яки эресен ваклап интегәсе юк. Универсиада алдыннан башка җәмәгать бәдрәфләре бәя күтәргәндә, югары дәрәҗәдә җиһазланган бушлайлары барлыкка килү үзе бер бәхет бит, югыйсә.

Зәңгәр туалетлар шәһәрнең кыяфәтен боза?


Аның каравы, халык арасында әлеге «бушлай бәхет»тән ризасызлар да бихисап, ди. Аларда яңа корылмаларның тышкы кыяфәте каршылыклы фикерләр уяткан. Күпләр бу ачык зәңгәр, соры төстәге будкаларның әллә кайдан күзгә бәрелеп торуын һәм шәһәр рәвешенә бөтенләй туры килмәвен ассызыклый. Интернет челтәрендә: «Туалетларның дизайнын алдан уйлап эшләп булмады микән?», «Яңа җәмәгать туалетлары башкаланы ямьсезли генә», «Зәңгәр төс бөтенләй туры килми» кебек фикерләрне күп күрергә мөмкин. Икенче берәүләр исә, киресенчә, бәдрәфләр әллә кайдан күренеп торырга тиеш, дип саный.

Европа тәҗрибәсе бәдрәфләрне халыкка якынрак куярга куша


Туалетларның күбесе тротуарларда, машина юлы яннарында урнашкан. Автобус көтеп бәдрәф янында басып тору, беренче карашка, әлбәттә, сәер кебек. Тик менә түрәләр фикеренчә, аларның күзгә бәрелеп торуында бер начарлык та юк, чөнки корылмаларны урнаштырганда, алар Европа тәҗрибәсенә таянып эш йөрткән. «Хәтта Эйфель манарасы янында да туалет бар», - дип белдергән иде тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев журналистларны әлеге объектлар белән таныштырган вакытта.

Яңа бәдрәфләр 1 июньдә эшли башлаячак дисәләр дә, күбесе әле дә ачылмаган. Хәзерге вакытта бары тик берничәсе генә файдалануга тапшырылган. Ни сәбәпледер, эшли торганнарының төгәл санын Казан мэриясендә дә әйтә алмадылар. Җәмәгать бәдрәфләре Универсиада алдыннан гына ачылачак, дигән сүзләр дөреслеккә туры килер, мөгаен. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 17.06.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>