2012 елның 18 маенда Татарстан язучыларының XVII корылтае булды. Әдипләр җыенына Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 260 язучы делегат булып килгән иде. Корылтайда ясалган төп чыгыш-докладларның берничәсен укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Бу өлештә Зиннур Мансуров, Ркаил Зәйдулла чыгышлары һәм корылтайның резолюциясе.
Зиннур Мансуров, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Иҗат белән шөгыльләнүче һәрбер буын заман алдына үзенчә сораулар куя. Җавап таләп иткән мәсьәләләр исә аерым чорларда әледән-әле кабатланып тора. Сораулар төрлечә яңгырый. Әйтик, классик шагыйребез Габделҗәббар Кандалыйның түбәндәге шигъри юллары килеп туган чарасызлык тәэсирендә үз-үзеңә эндәшүне хәтерләтә:
Языйм микән, җитәр микән?
Язу файда итәр микән?
(«Иляһи, бу асыл кошны...»)
Күрәбез, шагыйрь әле XIX гасыр ахырында менә шундый гаҗизлек кысаларында калган. Дөрес, аның шул рәвешле үзалдына мөрәҗәгать итүендә шәхси тормышына бәйле мотивлар да тоемлана. Ничек кенә булмасын, безгә килеп ирешкән әлеге шигырьдә кодрәтле каләмнең мөмкинлекләренә шик белдерелә. Ә бит бүгенге заман шагыйре дә бу сорауны сүзмә-сүз кабатлый алыр иде: «Языйм микән, җитәр микән? Язу файда итәр микән?».
Чыннан да, мондый икеләнүле ниятне белдерер өчен хәзер байтак сәбәпләр күренеп тора. Соңгы берничә дистә ел эчендә алар бөтен кискенлеге белән калыкты. Һәммәбез дә шаһит: сәнгать төре буларак, әдәбиятның гомум дәрәҗәсе төште, иң күп укый торган илдә китап кадерсез тауарга әйләнеп калды, язганнарны басма итеп чыгару, аларны халыкка ирештерү авырлашты... Санауны дәвам итәргә мөмкин. Яңа вакыт сынаулары шигърияткә аеруча зур зыян салды — аның элек-электән килгән гаммәвилек чикләре елдан-ел кысыла килә. Меңләгән шигырь сөючеләрне бергә җыйган Лужники спорт фанатикларының сугышу урынына әйләнеп бара. Атнаның һәрбер җомгасында сәхнәсен шагыйрьләргә биргән Габдулла Тукай клубы инде тарихка күчте, башкала халкын үзенә тартып торган «Казан язы» кичәләре сагынып сөйләргә генә калды.
Менә шундый югалтулар аша күзалланган вәзгыять язучының җәмгыять алдындагы ролен тарайтуга китерде. Рухи кыйммәтләрне аңлы рәвештә диярлек инфляциягә дучар итүнең нинди күңелсез хәлләргә алып баруы инде күпләргә мәгълүм. Күңел киштәләрендә Һади Такташ кебек шагыйрьләрнең китаплары сирәгәя барган саен, мәхкәмәләрдә «Һади Такташ» сыман оештырылган җинаятьчелек төркемнәренең «эш-томнар»ы ишәя тора.
Гыйбрәтле заманда яшибез. Кызганыч ки, тормыш пәйгамбәрләр телендә сөйләшүче шагыйрьләр билгеләгән юлдан гына бармый. Әмма гаҗәпләндергәне шул: «Язу файда итәр микән?» ише шөбһәле гамь бимазаласа да, зур әдәбиятыбызның чишмә башы саналган шигърият рухы һәрвакыттагыча исән-аман! Алай гына түгел, безнең халыкта шигырь язу омтылышы күзгә күренеп көчәя генә бара. Хәзер балалар да, урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә, картлар да үзләренең уй-кичерешләрен тырышып-тырышып тезмә калыбына салырга талпына. Татар күңеленең шулай түгелүе, мөгаен, безнең төрки традицияләрдән киләдер. Әнә, илле Кырым ханының утызы шигырь һәм көйләр иҗат иткән. Пародокска охшаган әлеге күренешкә карата бүгенге шагыйрьләребез дә мөнәсәбәтләрен белдерә. «Һәр икенең берсе шигырь яза, шигырь белән дөнья туп-тулы», — дип искәртә Фәйрүзә Мөслимова «Һәр икенең берсе» исемле әсәрендә. Ә Салават Рәхмәтулла үзенчә сагайтып куя:
Китап укучы аз булу —
Һич түгел каза!
Каза —
Китап укымаучылар
Үзләре... китап яза?!.
(«Китап укучы аз булу...»)
Кайвакыт шикләнеп куясың, киң колач алган әлеге шаукым ахыр заман билгесе түгелдер бит?! Әлбәттә, табигый рәвештә туган ошбу «шигырь бумы»нда ниндидер сыйфат күтәрелешенә исәп тотып булмый. Кирәк тә түгел. Гомумән алганда, гаммәви төстә иҗатка тартылу югары зәвыклылыкка зыян салса да, күңелдәгесен ак кәгазьгә күчерергә омтылучыларның кулына үчләнеп сугарга ярамый. Хәтерлим, нәкъ менә шундый охшаш хәлләр җәһәтеннән язучы Ованес Туманян мактанып алуны кулай күргән: «Һәрбер грузин — шагыйрь, — дигән ул. — Ә шагыйрь-грузин — икеләтә шагыйрь». Безнең татар шигырь белән күбрәк җенләнәдер. Әйе, күпләр каләмгә тартыла. Әгәр олы шигърияттә сәнгатьлелек дәрәҗәсе беркадәр төшә бара икән, моның өчен беренче чиратта профессиональ иҗат әһелләре гаепле.
Юк, безнең шигърият талчыктыргыч ыгы-зыгылы чынбарлыктан качып тору урыны түгел, ул халыкның рухи үсешендә үзен һәрдаим җаваплы итеп тоя. Кайчак җыр-биюгә авышып киткән гавамның күңелен ачып яшәү аның өчен бик тар мәгънәдәге максат булыр иде. Сентименталь җаннарда ләззәтле матурлык хисен генә уяту татар шигъриятендә элек-электән беренчел бурыч рәвешендә куелмаган. Безнең күпчелек әсәрләребез кешенең рухын формалаштыруга, җәмгыятьнең әхлак табигатен яхшыртуга турыдан-туры хезмәт итә. Ә моның өчен каләмгә тугрылык саклау, үзеңне сүз сәнгатенә тулысынча багышлау сорала.
Шапырынмыйча гына әйткәндә, шагыйрьләребез соңгы елларда да шушы олуг максатларны күзаллап, халкыбызның үткәне белән бүгенгесенә киләчәк югарылыгыннан карап иҗат итте. Барлык шигъри жанрларның әдәби барышта үзләрен үсештәге организм итеп тоюы да, гәзит-журнал битләрендә тезмә әсәрләрнең тулы яңгырашта мәйдан тотуы да, китап нәшриятларында төрледән-төрле мәҗмугаларыбызның күпләп чыгуы да шуны раслап торадыр. Әйтик, язучыларның ике корылтае арасында Татарстан китап нәшрияты гына да төрле буын шагыйрьләренең 80гә якын җыентыгын укучылар хөкеменә тапшырды. Алар арасында Габдулла Тукай, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Рәдиф Гаташ, Клара Булатованың күптомлыклары, Мәҗит Гафури, Дәрдемәнд, Сибгат Хәким, Әнвәр Давыдов, Марс Шабаев, Фәнис Яруллинның сайланма әсәрләреннән торган җыентыклары да бар. Ә «Идел-Пресс» нәшриятында Марсель Галиевнең алты, «Илһам» нәшриятында Гәрәй Рәхимнең биш томлыклары дөнья күрде. Аларның икешәр томын тезмә әсәрләр тәшкил итә.
Дөрес, әле генә санап үтелгән шагыйрьләр иҗаты төрле чорларга карый, кайберләренең язганнарын соңгы еллар казанышы итеп санап та булмыйдыр. Әмма алар китап продукциясе буларак тулаем бүгенге гамәлләребез исәбенә керә. Гомумән, көтеп алынган һәртөрле күптомлыклар әдәбият сөючеләрнең гомерендә тулы бер чорны тәшкил итә, һәм алар әле язу барлыкка килгәнче борынлаган шигъриятебезнең зурлыгын да күрсәтеп тора. Бу җәһәттән Ренат Харис, Разил Вәлиев, Лена Шагыйрьҗан, Айдар Хәлим, Мөхәммәт Мирза, Илдус Гыйләҗев, Госман Садә, Җәүдәт Сөләйман, Резеда Вәлиева, Нурия Измайлова, Нәҗибә Сафина, Әнәс Исхаков, Ирек Сабиров, Фәйрүзә Мөслимова, Таһир Шәмсуаров, Шәмсия Җиһангирова, Илсөяр Иксанова, Әнәс Хәсәнов, Мансур Сафин, Вазыйх Фатыйхов, Хәнәфи Бәдигый, Фәүзия Солтан, Әлфия Ситдыйкова, Раушания Арсланова, Сирень Якупова, Рәсимә Гарифуллина, Рөстәм Зәкуан, Сания Әхмәтҗанованың нәшриятта дөнья күргән аерым җыентыкларын да шигъриятебезнең соңгы еллардагы казанышларын үзенчә кристаллаштырган басмалар рәтенә куярга мөмкин. Шулай ук Роберт Миңнуллин, Мөхәммәт Мирза, Рашат Низами, Факил Әмәк, Илдус Гыйләҗев, Рифат Җамал, Рөстәм Зәкуан, Розалина Шаһиева, Шәүкәт Гаделша һ.б.ларның төрле нәшриятларда шигъри китаплары басылып чыкты. Тулылыкны дәгъва итмәгән әлеге исемлектә аеруча уңышлы җыентыклар байтак булды, һәм аларның һәркайсы хакында көндәлек матбугатта әтрафлы бәяләмәләр дә күренгәләп торды.
Һәммәбез дә яхшы белә, хәзерге «прозаик заман»да шигырь арты шигырь язып, купшы метафора тапканга куанып кына яшәргә ярамый. Лирик дөньяны беркадәр артка чигендергән чор аңлы рәвештә реалист булуны таләп итә. Мондый шартларда халык тормышы белән яшәүче каләм иясенең көндәлек мәшәкатьләр ягына авыша төшүе, аеруча шагыйрьләрнең җәмгыятьтәге теге яки бу мәсьәлә уңаеннан үз мөнәсәбәтен белдереп баруы бик табигый. Ә безнең әдипләргә шулкадәр вазифа йөкләнгән ки, аларны борчыган мәсьәләләрне санап та бетереп булмыйдыр. Күреп торабыз, күпне колачлаган рухи экология киләчәккә атлаган саен кискенрәк төс ала. Милли яшәешнең отыры тармакланып торган катлаулы проблемаларын ничекләр итеп «тар шигырьләр үлчәве»нә сыйдырмак кирәк!
Таный белик, мондый мөһим юнәлештәге эшчәнлектә дә шагыйрьләребез зур активлык күрсәтте, көндәлек матбугатта публицист буларак чыгыш ясап, көнүзәк мәсьәләләргә багышланган мәкаләләрен җыентык итеп чыгарырга да өлгерде. Ошбу раславымда мин иң беренче чиратта Равил Фәйзуллинның «Илбагар уйлар», Разил Вәлиевнең «Дөнья гаме», «Җанга уелган уйлар», Марсель Галиевнең «Талисман», Әхмәт Рәшитнең «Һәркемнең... үз хакыйкате», Ркаил Зәйдулланың «Ташка ордым башны» исемле чын мәгънәсендә саллы китапларын күз алдында тотам. Безнең шагыйрьләребез китапка бәйле башка игелекле гамәлләр, әйтик, аерым махсус басмалар төзеп чыгаруда да катнаша. Шуларның берсен генә искә төшереп узыйм. «Наҗар Нәҗми. Милли җаным» дигән әлеге уникаль китап Роберт Миңнуллинның шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә укучы кулына тапшырылды. Үзебезнең мәшһүр шагыйрьләребез мирасын шулай ташта теркәп калдыру исә татар шигърияте тарихы елъязмасын киләчәккә карап дәвам итүебезне күрсәтә.
Татар шигъриятенең дәрәҗәсе шигъри китапларда гына түгел, башка төрле басмаларда да шактый ачык чагыла. Бу җәһәттән шуларның икесенә генә аерым игътибар юнәлтеп үтәсем килә. Болар — Тәлгат Галиуллинның «Яктылык» һәм Нурмөхәммәт Хисамовның «Татар шагыйрьләре» китаплары. Гадәти булмаган әлеге басмалар Татарстан китап нәшриятында 2011 һәм 2012 елларда дөнья күрде. Безнең шигъриятне классик нигездә өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәрнең бу китаплары үзләре дә әдәби тәнкыйтьнең соңгы елларда ирешкән казанышлары рәвешендә бәяләнергә лаек.
Көн кебек ачык, сүз сәнгате казанышларын чагыштырмача кыска вакыт эчендә киң җәмәгатьчелеккә җиткереп баруда, теге яки бу жанрны үстерүдә, яңа әсәрләрне сайланыш иләге аша үткәрүдә көндәлек матбугат зур роль уйный. Әле кайчан гына каләм уйнатыр мәйданның киңлегенә шөкер кыла идек. Гаҗәпләндерә, соңгы елларда шигъриятне читкә тибәрүче басмалар да күренгәли башлады. Иң яхшы иҗат үрнәкләрен укучыларга тәкъдим итүдә, әлбәттә, «Казан утлары» төп профессиональ журнал булып кала. Тезмә әсәрләрне сайлап бастыруда «Мәйдан», «Идел» журналлары, «Мәдәни җомга» гәзите дә зур таләпчәнлек күрсәтә. Бирелеш формалары да төрлеләнеп бара. Бу уңайдан «Мәйдан» журналының эзләнүләрен билгеләп үтәргә кирәк. Кем ничек кабул итәдер, журналның аерым шагыйрьләр иҗатына багышлап чыгарылган саннары миңа тулы бер энциклопедик басмалар кебек тоела. Мәсәлән, һәртөрле мәгълүматка тартылучы укучылар «Мәйдан»ның ике корылтай арасында чыккан саннарыннан Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Айдар Хәлим, Резеда Вәлиева, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Рәшит Бәшәр, Рашат Низами, Җәүдәт Дәрзаман, Нәҗибә Сафина, Мөхәммәт Мирза, Факил Сафин, Флера Тарханова, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Шәмсия Җиһангирова, Фәйрүзә Мөслимова, Фирүзә Җамалетдинова һ.б. шагыйрьләребезнең өстәмә мәгълүматлар белән бирелгән үзенчәлекле «сайланма әсәрләр»ен яратып кабул иткәндер. Соңгы елларда шагыйрьләребез Мәскәүдә чыга торган гәзит-журналларда да һәм хәтта Интернетта да чагыштырмача ешрак күренә башлады. Кыскасы, безнең әдәби хәрәкәттә катнашуыбыз шундыйрак гамәлләребез аша күзаллана.
Күргәнебезчә, шигъриятнең хәле алай ук зарланырлык түгел — безнең күңелләрдәге шигырь уты элеккечә исән-сау. Ул чынбарлыкка карата мөстәкыйль рәвештә үтемле сүзен әйтә ала һәм үзенең укучыларына да шундый ук мөстәкыйльлекне тәрбия кыла. Әлбәттә, һәрвакыт яхшы исәптә торган шигърият күбрәккә дә өмет итә аладыр. Һәр җитешсезлек артында объектив сәбәпләр ята. Аларның иң җитдиләреннән берсе «кадрлар мәсьәләсе»нә, ачыграк әйткәндә, чын-затлы шагыйрьләребезнең чагыштырмача азаеп калуына бәйледер. Һәрбер әдәбиятның биеклеген барыбер шәхесләр билгели.
«Безнең белән ул-бу була калса...» Әдәби алмаш мәсьәләләренә багышланган бер мәкаләсендә Сибгат ага Хәким шулай язган иде. Безнең белән ул-бу була калса... Шактый шомландыргыч сүзләр. Шигърияттә көчләрнең кимиячәген, әйтерсең, аксакал алдан сиземләгән. Менә шундый тәкъдири фаразлаудан соң никадәр алтын баганабыз киселде. Соңгы дистә ел дәвамында гына да без күпме асыл шагыйрьләребезне мәңгелеккә озаттык: Илдар Юзеев, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗан, Харрас Әюп, Шәүкәт Галиев... Яшәү белән үлем арасында иҗат итәргә дучар ителгән Фәнис Яруллинның китүе дә күктән бирелгән кабатланмас талантлар сафына китереп суккан зур югалтуга бәрабәр иде. Миллионнарның уй-гамьнәрен күкрәгендә йөрткән шушы гаҗиз зат, гәрчә сәламәтлеккә туймаса да, үз әсәрләре аша күпләргә яшәү дәрте өләште. Алай гына да түгел, ул безгә яшәүнең мәгънәсен һәм бәһасен аңларга ярдәм итте. «Сары тап»ны кояшка әверелдерә алучы оптимист иҗатчы мораль укымады, үзенең идея-фикерләрен укучыга үҗәтләрчә көчләп такмады, җәмгыятьтә туып торган социаль күренешләргә коры кимәлдә анализ ясамады — ул образлы телдә сурәтләде генә. Юк, аның әсәрләрендә авторның үкенечле тәкъдир сынаулары бүлтәеп чыкмады, киресенчә, күңел яктысы белән өртелгән халык язмышы үзәккә алынды. Нәкъ менә шушы асыл сыйфатлар шагыйрь иҗатының әһәмиятен дә билгели. Гомерлек урын хастасы булган Фәнис Яруллинның күптомлыгын күздән кичергәндә Габдулла Тукайның җан авазыдай яңгыраган мондый сүзләре хәтергә килә: «Милләт хәлен тетрәгән куллар белән язып бирү бу...» Ул да шулай әйтә алыр иде. Аның тау кадәр хезмәте калды. Шунысы да сокландыра, Фәнис Яруллин Шигърият әнкәбез белән дә чын шагыйрьләрчә хушлашып китәргә көч тапты. «Мәдәни җомга» гәзитендә чыккан соңгы шәлкеме хәзер инде бәхилләшү буларак кабул ителә.
Сау бул, шигырь, күпме мөмкин инде
Туктамыйча алга барырга?
(«Сау бул, шигырь»)
Каләм очындагы ут сүнгәнче
Яши алсам — калмас үкенеч.
Болай да мин артык күп яшәдем,
Дөньяга юк үпкәм, юк бер үч.
(«Каләм очындагы шигъри утым...)
Әле ярый, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим, Рәдиф Гаташлар буыны зур шигъриятебез казанышларын баетуда төпкә җигелеп тартучы шагыйрьләр булып кала бирә. Тәҗрибәле өлкәннәр хаклы: һәр югары зәвыклы талант көчле фикер-хис юнәлешенә кертелсә, гадәттә, андыйлар үзләренең эзләнүчән иҗатында бик күп нәтиҗәләргә ирешә.
Ак кәгазьнең эчке чиксезлеген
кем ишетә, ә кем күрә дә...
Әллә кая барып юк эзлисе —
кәгазь эчендә ул, тирәндә.
(«Ак кәгазь сонеты»)
Ак кәгазьгә могҗиза чыганагы итеп карый белгән Ренат Харис әлеге юлларны үзенең һәрбер буындашы исеменнән белдерә кебек тоела. Чыннан да, милли әдәбиятыбыз тарихына атаклы «алтмышынчы елгылар» буларак кергән әлеге плеяда вәкилләре татар шигъриятенең иксез-чиксез тирәнлегеннән талант көче белән нинди генә җәүһәрләр чыгармады икән?! Әйткәнемчә, алар әлегәчә иярдә. Соңгы елларда Ренат Харис үзе драматургия өлкәсендә бик нәтиҗәле эшләп алды, шулай ук шигырьләр, сонетлар, поэмалар һәм кызыклы мәкаләләр язарга да өлгерде. Шулай ук Равил Фәйзуллин да әдәбиятыбызга армый-талмый хезмәт итте: шагыйрь буларак та, мөхәррир вазифасында да, җәмәгать эшендә дә... Ә Гәрәй Рәхим үзенең күптомлыгын нәшриятка әзерләү белән бергә, байтак кына затлы басмалар төзеп чыгаруга зур көч салды. Каләмдәшләре иҗатына һәрвакыт игътибарлылык күрсәткән Рәдиф Гаташның да татар шигърияте турында мәкаләләр язуда активлашуы сокландыра. Көтмәгәндә язмыш сынавына дучар булган шагыйребез Рөстәм Мингалимнең дә яхшы мәгънәдәге иҗади үҗәтлеген күрмичә мөмкин түгел. Югарыда телгә алынган буын хакында уйланганда күңелдә йөргән мәгълүм хакыйкать калкынып куя: сүз сәнгатендә милләт хадиме дәрәҗәсенә күтәрелү өчен, әлбәттә, әүвәл үзең яшәгән чорның мәдәни биеклеген яулау, бүгенгенең торышына бәйле үткәннәр тарихын тирәнтен белү, шул рәвешле милли рух культурасына ирешү зарур. Ә аларның өзлексез җимешләнеп торган иҗаты әлеге олуг таләпкә тулысынча җавап бирә.
Әгәр мондый мәртәбәле җыенда «Шигъри иҗаттагы нәтиҗәлелек» номинациясе буенча бәяләү җитди санала икән, мин хисап чорында аеруча активлык күрсәткән берничә каләмдәшемне атап үтәргә җөрьәт итәр идем. Аларның берсе — Илдус Гыйләҗев. Көндәлек матбугат басмаларында даими рәвештә дөнья күреп килгән саллы тупламаларында шагыйрьнең тагын да киңрәк офыкларны колачлавы, тирәнрәк катламнарга үтеп керүе, зуррак гомумиләштерүләргә ирешүе сизелеп тора. Шигъри теле тыгыз, сурәтле һәм музыкаль. Һәрбер әсәре милләт гаме белән сугарылган. Аның буш юллары бөтенләй юк диярлек. Каләме өлгер. Безнең бүгенге съездга да ул ике яңа китап белән килде. Бик артык киңәеп китмичә, шуны гына искәртәсе килә: Азнакай районында яшәп иҗат итүче Илдус Гыйләҗев язганнары белән әдәби җәмәгатьчелекнең зуррак игътибарына лаек. Бездә андый каләм ияләре күп түгел. «Көндәш тә юк ичмасам...» исемле шигырендә исә ул хәл-халәтен үзе дә аңлатып үтә кебек:
Авылларның шагыйрьләре
Шәһәргә күчеп киткән.
...Беткән саланы язарга
Мин үзем дә бик җиткән...
Күз тимәсен, шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаның әдәби хезмәт җитештерүчәнлеге күпләрдә соклану хисе тудырадыр дип уйлыйм. Соңгы дүрт ел дәвамында гына да ул «Казан утлары»нда «Ватан көзгесе» исемле шигъри дастан, «Яну дәверләрендә» дигән роман-поэмадан өзекләр, «Мәдәни җомга»да ике поэма бастырып чыгарды. Көндәлек матбугатта аның шигъри тупланмалары да, шулай ук мәкаләләре дә дөнья күрде. Кыскасы, Флера Гыйззәтуллина илһамлы иҗат аша сулыш алып яши, дөньясын онытып дигәндәй, көннәр, атналар, айлар буена өзлексез бер тында халык «яшәешен дәваларлык» әсәрләрен кәгазь битләренә төшерергә ашыга.
Иҗат өлгерлеге хакында фикер йөрткән чакта тагын бер исемне атап үтәсем килә: ул — Мөхәммәт Мирза. Шәхси тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, Язучылар берлегендә җаваплы вазифа башкарган шагыйрьгә үзенең иҗатын югарылыкта тоту гаять кыен. Барысына да җитешергә кирәк. Ә Илфак Ибраһимов оештыру эшчәнлеген дә көйле-эзлекле итеп алып барды, бүгенге катлаулы заманда язучыларыбыз һәм, гомумән, мәдәниятебез өчен дә байтак игелекле гамәлләр кылды, үз иҗатын да әдәби җәмәгатьчелек алдында калкытып куюга иреште. Гадел булыйк, аның активлыгын күпләребез таный. Шагыйрьнең «Адәм баласына» исеме астында бирелеп килгән бишьюллыклары эчтәлек һәм форма җәһәтеннән аеруча зур кызыксыну уятты. Татар рухиятенең бихисап якларын галәми киңлектә яктыртып күрсәткән әлеге проект, күп кенә әдәбият белгечләре раславынча, эзләнүләрдән туктамаган милли шигъриятебезнең соңгы чордагы казанышлары рәтеннән саналырга хаклы.
Рухи яссылыктан караганда, шагыйрьләрдә иммунитет дигән нәрсә гомумән булмыйдыр — алар милләтнең һәрбер авыру-сызлануларын, гадәттә, үзләренең җаннарына кабул итеп алучан. Менә шундый олы хис-кичерешләрнең бихисап төсмерләрен без Әхсән Баян, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Айдар Хәлим, Әхмәт Рәшит, Эльмира Шәрифуллина, Шамил Маннапов, Нур Әхмәдиев, Әхмәт Гадел, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Флера Тарханова, Рифә Рахман, Шаһинур Мостафин, Рафис Корбан, Гөлзадә Бәйрәмова, Луиза Янсуар, Гөлнур Корбанова, Рамис Аймәтнең шигъри әсәрләрендә әледән-әле күреп торабыз. Күп кенә каләм ияләренең югары шигырь культурасы биеклегендә торуы, иң әһәмиятлесе, шушы биеклектән милли тамырларыбыз тирәнлегенә төшә алуы һәркемне сөендерәдер. Башкортостанда яшәп иҗат итүче Фәрит Габдерәхим, Рим Идиятуллин, Марис Нәзиров, Халисә Мөдәррисова, Дилә Булгакованы, Ижаудан Ринат Баттал, Ибраһим Биектаулы, Гөлфия Исхакова, Гыймран Сафинны, Мәскәүдән Әхмәт Саттарны, Чиләбедән Ирек Сабировны, Ульяннан Иделбикәне, Пермьнән Һидият Әшировны, АКШтан Нурия Измайлованы, Төркиядән Чулпан Зарифны, Англиядән Рөстәм Сүлтине ничек инде милләт өчен җан аткан шагыйрьләр җөмләсенә кертмисең?!
Ишеттем күкләрдән вәхи:
— Тәкъдирең шундый, бала!
Хезмәт, Газап, Ләззәт өчен,
Шигъри юллар тезмәк өчен
Яратты сине Алла.
Тәкъдирең шундый, бала!..
Хәрәкәтле тынгысыз гомерендә төрлесен күрергә өлгергән шагыйрәбез Салисә Гәрәева хаклы — аның «Вәхи» исемле әлеге шигырендә үткәрелгән фикер белән күпләр килешер: гүзәл затлар гына түгел, шулай ук ир-егетләр дә. Ошбу юлларда безнең олуг миссиябез дә, газаплы иҗат хасияте дә ачык чагыла. Мең михнәткә бер рәхәт, дигәндәй, әҗер-мәртәбә көттереп кенә килә. Бу җәһәттән әйдәп баручы шагыйрьләребезнең берсе Лена Шагыйрьҗанга әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң югары бүләк — Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелү үз хөкемен ашыкмыйча ирештерүче Гаделлекнең «Афәрин!» дип әйтүенә бәрабәр иде.
Әдәбият белеме классиклары искәрткәнчә, сүз сәнгате форма-жанрлар төрлелегендә генә үзенең олуг максатларына ирешә ала. Бу уңайдан соңгы елларда яхшы мәгънәсендәге чуарлык күзгә ташлана, ягъни шагыйрьләребез иҗатында шигъри сурәтләүнең һәрбер төре гәүдәләнеш таба: поэма да, баллада да, сонет та, робагый да... Алыйк поэма жанрын гына. Исегезгә төшерәм, әгәр әдәбиятыбыз тарихына күз салсак, без анда иң элек зур күләмле шигъри әсәрләрнең — дастан, кыйсса, поэмаларның аерым биеклекләр булып торуын күрербез. Гасырдан гасырга шулай дәвам итә. Шагыйрь шәхесенең зурлык перспективасын аеруча ачык күрсәтүче поэма жанры бүгенге заманда иҗтимагый яңгыраш мөмкинлекләрен эзлекле рәвештә киңәйтә төште. Көндәлек матбугат басмаларында соңгы дүрт ел дәвамында гына да дистәдән артык зур полотнолы шигъри әсәр дөнья күрде. Болар — Рәсимә Гарифуллинаның «Кем көчлерәк?», Җәүдәт Дәрзаманның «Тормыш — сәхнә», «Ап-ак карлар ява», Рашат Низаминың «Яшәүгә гимн», Ренат Харисның «Татар «Титанигы», «Урам» поэмалары, Флера Гыйззәтуллинаның
«Ватан көзгесе» шигъри дастаны, «Яну дәверләрендә» шигъри трилогиясе, Җәүдәт Сөләйманның «Кыйбла», «Болгар җиле» дастаннары... Шулай ук Рәниф Шәриповның «Соңгы сәлам» исемле монологларын да зур күләмле шигъри әсәрләр исәбенә кертергә мөмкин дип уйлыйм. Бу җәһәттән Сания Әхмәтҗанованың «Татар кызлары» дип аталган тарихи циклы да бер мөбарәк тәсбихка тезелгән асыл геройлары белән лиро-эпик жанрга якын тора. Андый мөһим теманың барлыгын күптән белеп, шуның сәнгатьчә гәүдәләнешен көтеп яши идем. Ниһаять, күңелдә йөргән гамәлгә ашты... Санап үтелгән әлеге әсәрләрнең күпчелеге безнең игътибарны халкыбызның үткәненә юнәлтә. Табигый ки, милли үзаң уяу заманда тарихка ихтыяҗ нык арта.
Яшьләрнең эзләнүле иҗаты, куанып әйтәм, күңелдә ышаныч уята. Татар шигъриятенең үзгә бер феноменаль күренеш рәвешендә кинәт яшәреп китүенә туксанынчы еллар милли күтәрелеше балаларының үсеп җитүе дә йогынты ясагандыр. Бездә яшь талантлар тәрбияләү мәктәбе дә әлегәчә көчле булып кала бирә. Әлбәттә, озак еллар дәвамында зур тәҗрибә туплауга ирешкән әлеге мәктәпнең эшчәнлеген Татарстан Язучылар берлегенең координацион роленнән башка күз алдына китереп булмый. Дөресен әйтик, соңгы дистә елда яшьләргә кайгыртучанлык чагыштырмача күбрәк күрсәтелде. Шунысы да сөендерә: «Казан утлары», «Идел», «Мәйдан» журналлары, «Мәдәни җомга» гәзите дә яшь каләм ияләре иҗатын даими төстә хәерхаһлык үзәгендә тота. Татарстан китап нәшрияты да әдәби алмаш мәсьәләсенә игътибарлы. Безнең төп нәшрият ике съезд арасында гына да Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Рүзәл Мөхәммәтшин, Айдар Җамал, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина һ.б.ларның җыентыкларын бастырып чыгарды.
Шөкер, яшь шагыйрьләребез дә иҗтиһат итә. Аларга мактау мулдан эләгә. Әмма таләпчән мөнәсәбәт белдерү дә яшьләр өчен артык булмас кебек. Әнә, Рифә Рахман әлеге буынның сәхнәдән күмәкләшеп чыгыш ясавын да, язган шигырьләрен дә тәнкыйди күзлектән бәяләп үтәргә кирәк саный. «Кызы да, егете дә аңлаешсыз җирлектә туган образлар белән чуарланган әсәрләрен, үчле кысылган тешләреннән, күтәртеп куелган тамак төбеннән сытып, имгәтеп чыгарып, каядыр еракка, томанлы офыкларга карап, уртак бер яңгырашка китерелгән тавыш белән укый, — дип яза ул «Бөек мәгънә эзли юкса шагыйрь» исемле мәкаләсендә. — Кирәгеннән артыграк күкләргә чөелгән бер төркем яшьләребезнең уртак рухта, уртак темаларга шактый охшаш стильдә иҗат ителгән сумбур әсәрләрен игезәк интонация белән укыганнарын ишеткәндә үз яшьтәшләремне уйлыйм...» («Казан утлары», №1, 2012).
Хикмәти Хода, яшьләр кайда да бертөрле бугай. Күптән түгел Казанда «Дружба народов» журналы редакциясенең күчмә сессиясе үткәрелгән иде. Анда Россия, Әзәрбайҗан, Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан, Украина, Эстония вәкилләре беравыздан диярлек шулай кабатлады: «Яшьләр күбрәк фэнтези яки постмодернизм өслүбендә иҗат итә... Алар бүгенге катлаулы чынбарлыкны тасвирлаудан читләшүне хуп күрә... Яшь каләм ияләренең үз-үзләре белән артык хозурлануы күзгә бәрелеп тора... Лаеклы дәвамчылар булырга тиешле буын өлкән әдипләрне тиешенчә хөрмәтли белми... Язган әсәрләре аша яшь авторның милләтен ачыклау шактый кыен...»
Электән шулай булган: һәрбер яңа алмаш әдәбиятны үзенчә яулый. Кайчак яшьләрнең без ошатып бетермәгән яклары да тора-бара үзенчәлек рәвешендә кабул ителергә мөмкин ләбаса. Шигъриятебезгә алтмышынчы еллар буыны килгәндә дә әдәби җәмәгатьчелектә төрлечә канәгатьсезлек белдерүләр күзәтелде. Үз шигырьләрен «үчле кысылган тешләреннән» сытып чыгару Белла Әхмәдуллина кебек мәшһүрләргә дә хас иде. Әмма Рифә Рахман сүзләрендә дә хак бәяләү бар дип уйлыйм, шулай ук «Дружба народов» сессиясендә катнашучыларның күзәтүендә дә дөреслек чагыла. Безнең бүгенге кайбер яшьләребезгә образлы фикерләү ачыклыгы, башкалардан аерылып торган тел-өслүп җетелеге җитеп бетми. Чәчәк тузанында гына казынып ятарга ярамый. Купшы киенгән сумбурлык бушлыкка атуны хәтерләтә. Бу җәһәттән хәзерге яшьләр безгә мирас кылынган «общественный деятель»лектә дә тынгы белмәүче шагыйрьләргә төс игелекле гамәлләр башкарырга ашкынып торсын иде. Ә моның өчен сүзләрне тезмә калыпка салучы гына түгел, бер үк вакытта чын фикер иясе булу да шарт.
Бу мөһим теманы дәвам итәсе килә. Гомумән, соңгы елларда шигъриятнең профессиональ дәрәҗәсе сизелерлек төстә төшә башлады. Сәбәпнең иң зурысы каләмдәшләребезнең сәнгатьлелеккә игътибар биреп җиткермәвенә, төгәлрәк әйткәндә, поэтика кануннарын тирәнтен аңлап эш итмәвенә кайтып каладыр. Гадирәк итеп аңлатканда, безнең ташка басылган бик күп әсәрләребез сәнгатьчә оешып җитмәгән, алар төрле образлылыктагы сүзләр җыелмасыннан торган ниндидер «полуфабрикат»ны хәтерләтә. Нәтиҗәдә, ритмга игътибар чамасыз кимеде. Алама рифмаларның үрчүе тезмәнең тәмен җибәрде. Шигырьнең әүвәлге юлларын бер үлчәмдә башлап, аннары икенче төрле иҗек санына күчеп, өченче үлчәмдә төгәлләү гадәти күренешкә әйләнде. Поэма дип тәкъдим ителгән байтак әсәрләр эт эчәгесе кебек сузыла, аларда лиро-эпик жанр элементларын үзара сәнгатьчә беркеткән композиция бөтенләй сизелми. Сүз сәнгатенең иң мәһабәт формасы булган шигъриятне күрәләтә ниндидер коры карикатурага авыштыра баручылар бермә-бер ишәйде. Без иң нәзакәтле тезмә кысасына, көчли-көчли, ниләр генә кертергә маташмыйбыз икән?! Гап-гади публицист каләме белән күтәрелергә тиешле темага да лирик жанрлардан саналган ода күлмәген кидермәкче булабыз. Шигырь тукымасына хәтта мәкаләләрдә дә сирәк кулланыла торган, тәнне чымырдатып куйган әллә нинди сүз-кәлимәләр кереп китә. Тезмәдә милләт гамен калкытып күрсәтү өчен каләм иясеннән зур талант көче сорала. Әйтик, аеруча мөһим иҗтимагый-сәяси теманы шигырь калыбына керткәндә Дәрдемәнднең «Кораб»ы безгә үрнәк булып торырга тиеш. Югыйсә камиллектән ерак торган әсәрләр хәзер кемгә кирәк, аларны укыр өчен озын чиратка тезелгәннәр дип уйлыйсызмы?
Иң аянычы, шигъриятебезнең гомуми дәрәҗәсен төшерүгә китергән мондый хәлләр хәтта абруй казанган шагыйрьләр иҗатында да күзәтелгәли. Вазифам буенча байтак вакыт кулъязмалар белән эшләвемнән чыгып әйтәм, үзләренең язганнарын сәнгатьлелек ягыннан мөкәммәллек дәрәҗәсенә җиткерә алмаучылар, аерым редактор ярдәменә мохтаҗ каләм ияләре артканнан-арта бара. Күпләргә кат-кат төзәтү сабырлыгы җитми. Лампа эчендә май кимегәндәй, андыйлар гелән каядыр ашыга. Җитмәсә арабызда көнгә 5-6 шигырь язам, дип, үзләренчә мактанып алырга яратучылар да очраштыргалый. Әнә, һинд шагыйре Шри Чимной 1975 елда бер көндә 843 шигырь язган. Аңардан үрнәк алыргамы? Санның сыйфатка сугуын күргәндә, үзалдыңа көрсенеп куйгандай итәсең: мәдәни үсешкә китергән сәнгать әсәрләрен, юк, конвейер алымы белән ишәйтеп булмый.
Санап үтелгән әлеге җитешсезлекләрнең барысы да, минемчә, бер асыл башлангычка кайтып кала: бу — каләм әһеленең иң беренче чиратта телгә бәйле булуы. Телгә бәйлелек дәрәҗәсе турыдан-туры аның әдиплек дәрәҗәсен билгели. Әгәр без язучылык сәнгате стиль белән билгеләнә, дибез икән, стиль үзе барыннан да элек телгә бәйле рәвештә күзаллана. Менә шушы хакыйкатьне тирәнтен аңлап иҗат иткәндә, иманым камил, безнең әсәрләребезнең сәнгатьчә дәрәҗәсе һәрвакыт югары булачак. Әйе, татар теле — шагыйрьләр теле. Әгәр шулай икән, әдәби иҗатның үзәгендә торган тел-өслүп мәсьәләсендә дә иң беренче чиратта шагыйрьләребез үрнәк күрсәтергә тиештер. Гайре очракта без Изге Китаптагы шигъри аһәңгә хыянәт иткән булып саналырбыз, яшәү рәвешендәге мөкатдәс шигъри рух гаять куркыныч дәрәҗәдә көчсезләнә барачак, газиз Әнкәбез Туган тел безгә рәнҗү белән караячак.
Шушы урында элгәрге шагыйребез Габделҗәббар Кандалыйның мәгълүм шигъри юллары янәдән хәтергә килә:
Языйм микән, җитәр микән?
Язу файда итәр микән?
Гәрчә каләмнең яшәеше өчен шартлар җиңеләюгә бармаса да, әлеге сорауга җавап бары бер генә булырга мөмкин: «Язарга!» Шигърияткә биниһая зур бурычлар йөкләнгән. Хәтта ЮНЕСКОның 30 нчы сессиясендә дә (октябрь-ноябрь, 1999 ел) бу мәсьәләнең мөһимлеге турында ассызыклап әйтелде. «Шигърият бүгенге кешенең иң кискен һәм тирән рухи сорауларына җавап була ала, — диелә әлеге халыкара оешма кабул кылган мөрәҗәгатьтә. — Әмма моның өчен киң җәмәгатьчелекнең мөмкин кадәр күбрәк игътибарын җәлеп итәргә кирәк».
Ркаил Зәйдулла, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Күптән түгел бер район үзәгендә китапханәгә кергән идем. Әлбәттә, татар китаплары белән кызыксындым: «Яңа китаплар киләме? Ниндиләре килә?» Китапханәче ханым мине татар китаплары тулы киштә янына алып килде. «Үзегез укыйсызмы соң? Безнең китаплар укырга кызыкмы?» — дип сорадым мин китапханәчедән. Ул балкып елмайды... «Кулга кергән һәр китапны укып барам», — диде. Һәм китапларны берәм-берәм кулына алып, аларга бәя бирергә кереште: «Менә монысы яшьләр проблемасы турында, монысы хатын-кызлар проблемасын чагылдыра, монысында эчкечелек проблемасы күтәрелгән...» Безнең язучылар кагылмаган бер генә проблема да калмаган икән. «Бер генә проблема да булмаган әсәр юкмыни соң арада?» — дип сорадым мин аптыраганнан.
Миңа калса, бу бик гыйбрәтле сөйләшү булды. Әдәби әсәр турында сүз чыкса, гадәттә, «нәрсә турында?» — дип сорау бирәләр. Элегрәк тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият чиновниклары язучыдан ниндидер бер теманы яктыртуны таләп итә иде бит. Шуның нәтиҗәсендә нефтьчеләр турында күпме әсәр язылды, КамАЗ турында... Совет заманының соңгы елларында безнең әдәбиятта Татар АЭСына да игътибар зур булды. Үзгәртеп кору елларында АЭС төзүне туктаттылар, әмма аның кирәклеген раслаган роман һәм күпсанлы мәкаләләр әдәбият чүплегендә әле дә саклана.
Һәркемнең үз зәвыгы, әлбәттә, ләкин миңа бүгенге көн проблемаларына хадимлек итмәгән әсәрләр якынрак. Дөресрәге, әдәби әсәрдә, публицистикадан аермалы буларак, проблема күзгә бәрелеп тормаска тиеш. Ләкин бездә соңгы ике дистә елда жанрлар шулкадәр буталды, кайбер әсәрне укып чыккач шактый озак аптырап утырасың: ни булды бу — публицистикамы? тарихтан компиляцияме? фантастикамы? истәлекме? Тик шунысы хак, авторларның байтагы әсәрен роман итеп күрәсе килә. Нинди генә романнар пәйда булмады бездә! Роман-эпопея, роман-хатирә, роман-эссе, роман-фарс... Миңа аерата охшаганы «интеллектуаль бәян» дип билгеләүләре булды. Ә кайбер әсәрнең жанры бөтенләй билгеләнми: мәсәлән, соңгы елларда чыккан романнардан Марат Кәбировның структурасы, бербөтенлеге, сәнгатьчә югарылыгы, символик әһәмияте белән аерылып торган «Бердәнбер һәм кабатланмас» әсәре «Казан утлары»нда жанр җәһәтеннән бернинди билгеләмәсез чыкты. Хәлбуки, романның төрләрен ачыклау юлына бассак, мин аны роман-фантасмогория дип билгеләр идем.
Леонид Андреевның Горькийга язган бер хатында мондый юллар бар: «Һәр атның тумыштан килгән үзенчәлекләре була, милләтнең дә шулай ук, — дип яза ул. — Барлык юллардан да кабакка борыла торган атлар бар, — безнең ватан да үзенә якын булган ноктага борылды, һәм ул, чыгарып ташланганчы, сәрхушләнеп янә озак яшәр».
Л.Андреев шулай үз ватанына, үз милләтенә бәя бирә, аның төп үзенчәлеген билгеләргә омтыла. Ә без кем? Татар халкы нинди бүген? Безнең милли үзенчәлегебез калдымы? Чөнки үзенә генә хас сыйфатлары булмаса, милләт үзе дә юк дигән сүз. Әдәби әсәрләрдә шул сыйфатлар, үзенчәлекләр, милли гамь, әгәр алар булса, чагылырга тиеш бит. Язучы сюжет кысаларында характерлар тудыра, һәм аларда без үзебезне төсмерләми кала алмыйбыз.
Бу җәһәттән Айдар Хәлимнең «Хунвейбин» әсәренә кагылмыйча үтү килешмәс. Әсәрнең композициясе бик отышлы: Шәркый Төркестанда туган Иркен ага Казанга килеп төшә һәм татар яшәгән төбәкләрдә йөри. Әлеге алым авторга халкыбызның төрле катламнарын, төркемнәрен сурәтләргә ярдәм итә. Әсәр проблемалар белән дыңгычлап тутырылган. Казанда милли чәйханәләр булмавыннан алып татар дөньясындагы бер генә проблема да әдипнең күз уңыннан читтә калмаган. Әсәрне укыганда гел әрнисең, гел гарьләнәсең: нигә без шундый хәлгә калдык соң? Кем гаепле? Инде нишләргә? Һәркем бу сорауларга үз вөҗданы кимәлендә җавап эзләр, әлбәттә. Шунысын да әйтергә кирәк, романны сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе язуы күренеп тора, кайчакта нәфисе сәнаигъка хилафлык китереп публицистика алга төртеп чыга. Хәер, бу безнең күп әсәрләргә хас сыйфат. Мондый күләмле, колачлы әсәрләрдә башкача булмый да торгандыр. Ләкин бу сүзләрем белән мин Айдар Хәлимнең художниклык куәсен һич тә кимсетергә теләмим. Сурәтләү чараларының байлыгы, персонажларның үзенчәлекле сөйләме авторның шагыйрь икәнлеген күрсәтеп тора. Кайбер урыннарда, А.Платоновның «Котлован» әсәрен укыгандагы кебек, сәер хисләр дә кичерәсең. Әйтерсең лә, Иркен ага бүтән яссылыкта, бүтән вакыт үлчәвендә яшәп ятучыларның планетасына килеп эләккән дә ниндидер сәер төш томанында тирбәлә. Гүяки иң асыл татар булып дөнья йөзләрендә бер ул гына калган. Ул һәм автор, әлбәттә.
Никадәр пессимистик рухта һәм кара тоннарда язылса да, әдәби әсәр укучыда киләчәккә өмет калдырырга тиеш, минемчә. Милли яшәеш җәһәтеннән мондый өмет һәм көрәш дәрте уяту бүген безгә аерата кирәк. Бүтән әсәрләр янында Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» дип аталган хикәясе бу яктан аерылып тора. Аның нон-фикшн шәкелендә, ягъни булган хәл дип язылуы да ышандыру көчен арттыра. Автор бер урыс шагыйре белән Яңа Зеландиягә барып чыга. Аннан аларны нәни генә бер утрауга алып китәләр. Баксаң, әлеге утрауда туган илебездәге бандитлардан, алардан да бигрәк алйот чиновниклардан качкан Айрат исемле татар егете үзе бер нәни Татарстан булып яшәп ята икән. Татар кешесенең һичкайда югалып калмавына, гомумиләштереп әйткәндә, милләтнең үлемсезлегенә бер шәһадәтнамә түгелмени бу әсәр?
Югары сәнгать әсәренең төп үзенчәлеге — кеше ышанмастай нәрсәләр турында язып та укучыны сискәндерә, тетрәндерә алуда. Бу яктан хәзерге татар әдәбиятында Марат Кәбировка тиңнәр юк, минемчә. «Бердәнбер һәм кабатланмас» романында ул халкыбызның бүгенге аянычлы хәлен аллегория алымнары белән җелеккә үтәрлек итеп тасвирлап бирә алган. Кыскача гына эчтәлеге болай: Фатыйма әби ире белән авылда дүрт ир бала үстерә. Хәлил югары уку йортына керәм дип чыгып китә дә Америкага барып төпләнә. Хәмит марҗага өйләнә, марҗасы үлгәч, яңа хатынының авылына — Башкортостанга барып урнаша. Малик, Сургутка эшкә китә, анда нахакка кеше үтерүдә гаепләнеп төрмәгә эләгә, биредә исә килеп йөргән поптан христиан динен кабул итеп, азат ителгәч, үзе дә поп була. Исемен Михаил дип үзгәртә, Анна исемле марҗа белән гаилә кора. Өчесе дә әти-әниләренә бер кәлимә хәбәр җибәрми, алардан ваз кичә. Ул арада әтиләре вафат була. Шәһәргә киткән төпчек Радик алкашка әверелә. Фатыйма әби аның янына килеп тулай торакка урнаша, хәер теләнеп шунда җан асрый башлый. Менә шул вәзгыятьтә дөньякүләм танылган бай язучы Искәндәр әлеге дүрт ирне төрле юллар белән Балтыйк диңгезендәге бер серле утрауга җыя. Ул аларны ата-анадан, туган туфрактан ваз кичкәннәре өчен җәзаларга, сабак бирергә ниятли. Ягъни үзенә Аллаһы Тәгалә вазифасын ала. «Үзе хакында халык югары фикердә булырга тиеш. Ә безнекеләр үзенең мескенлегенә җуелмас ышаныч белән рәхәтләнеп яши бирә», — ди кодрәтле язучы. «Бу нәфрәтме?» — дип сорый әңгәмәдәше. «Юк. Әрнү, — дип җавап бирә ул. — Фатыйма карчык турында белгәч, шушы әрнү кабат кузгалды. Татарның да бит бер өлеше чит илләрдә, бер өлеше Башкортостанда, бер өлеше чит диннәрдә. Ә ата йортын сакларга тиешлесе — исерек. Юк, хәмердән генә түгел. Белмим нәрсәдән икәнен дә. Тик ул — исерек. Ул, айнык кеше кебек, алдын-артын карап, иртәгәсен уйлап гамәл итми».
Искәндәрнең, биредә Марат Кәбировның дисәң дә ярыйдыр, эксперименты аянычлы тәмамлана. Утраудагы дүрт бертуган ир эзсез юкка чыга, авторның кинаясенә ышансаң, алар, мөгаен, бер-берсен татарча ашап бетергән булса кирәк. Аларга ярдәмгә ашыккан Фатыйма юл һәлакәтенә очрап, үзенең ниндидер яман энергиясен — улларын ул соңгы сулышында да кичерми! — уйнашчы хатын Ләйләгә калдырып дөньядан китә. Соңыннан язучыны да әлеге юкка чыккан ирләрнең варислары үтерә.
Әйтерсең лә, милләтебезне суырып яткан упкынга күз салган Марат Кәбиров. Ләкин әйтем бар: упкынга озак карап торсаң, упкын үзе сине күзәтә башлый. Бер генә дә өмет юкмыни икән соң? Юк! Менә бу өзекне сезгә кабатламый булдыра алмыйм: «Фатыйманың җыры, тулай торак бүлмәсенең түшәмнәре аша узып, югарыга күтәрелде һәм, далаларга киткән балаларны эзләп табарга теләгәндәй, җир шары буйлап таралды. Биек-биек йортлар, кара урманнар, очсыз-кырыйсыз далалар, шаулы диңгезләр аша урап кайтты да, хәле бетеп тынган давыл сыман, кабат тулай торак бүлмәсенә ауды. Далаларга киткән балаларны ана моңы гына таба алмый икән. Монда инде тыелгысыз дәрт тә, өмет тә, киләчәктән көткән яктылык чаткылары да юк иде, монда тик ятимлек ачысы гына сулкылдады.»
Әсәр ризасызлык хисе уята, ниндидер кысаларны җимереп атасы, татар тормышын үзгәртеп корасы килә башлый. Романның көче шундадыр да, бәлки. Ләкин ничек? Ни рәвешле? Әйткәнемчә, үзе кузгаткан сорауларга җавап бирү авторның вазифасына керми.
Шунысы гыйбрәтле: авторлары шагыйрь булган проза әсәрләрендә сурәтләнгән баш каһарман, гадәттә, фани дөньяга сыя алмый, гел каршылыкларга очрый, каршылыклар булмаса, аларны үзе уйлап таба. Шәхес һәм җәмгыять, шәхес һәм дәүләт каршылыгы. Бу җәһәттән Нур Әхмәдиевнең «Мөнирстан» әсәре кызыклы. Теле камил, сурәтләү чараларына бай әсәр, озынрак булса да, җыйнак: сюжет сызыгыннан чыгып арткан, бүселгән өлешләр юк диярлек. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, дигәндәй, әсәр каһарманы гел сынаулар аша уза, ул бу җәмгыятьнең торышыннан риза түгел, әмма аны үзгәртергә дә чарасыз. Н.Әхмәдиев хәзерге татар әдәбиятында үзенчәлекле «артык» кеше образын тудыра алган. Мөнирнең бәхетсезлекләренә җәмгыять гаеплеме? Әллә үзенең дә гаебе бармы? Яраклаша белмәү гаеп була аламы?
Бүгенгең аянычлы, киләчәгең томанлы икән, яктылыкны үткәннәрдән эзләү табигый хәл. Ә нигә әле бүгенге хәлебез аянычлы, дип кистереп әйтәсең, диярсез. Равил Фәйзуллинның яңа шигырьләреннән берсе белән җавап бирәм:
Чагыштырам. Тик кызганыч:
Күп нәрсә истән чыккан.
Бүгене кызык булса да,
Үткәне өскә чыга.
Толерантлык, дия-дия
Күп нәрсә эштән чыккан.
Ил-тел хәлен уйлыйсың да,
Үткәне өскә чыга.
Марат Әмирханов соңгы дүрт елда өч тарихи әсәр язып дөньяга чыгарды: «Урбәт ханәкә гыйшкы», «Гәүһәршад», «Әлвидаг». Боларга төрлечә бәя бирергә мөмкин. Кайбер терминнарны дөрес кулланмауда, тарихи төгәлсезлекләрдә гаепләргә дә була. Ләкин тарихыбызда һәмишә сай йөзгән яки бөтенләй хәбәрсез укучыда данлы да, кызганыч та үткәнебезгә карата кызыксыну уяту җәһәтеннән мондый әсәрләрнең әһәмияте бәхәссез. Шушы кыйммәтле сыйфатын икърар иткән хәлдә, «Әлвидаг» әсәренә бераз тукталып үтсәм, зыян булмастыр. Әсәрдә тарихка кагылышлы бүлекләр белән бүгенге заманны тасвирлаган өлешләр аралаштырып язылган. Бу, әлбәттә, яңалык түгел. Хәзерге заман белән үткәндәгесен чагыштырып нәтиҗәләр ясар өчен әлеге алымның үз өстенлекләре бар. Әсәр сәер генә башланып китә. Йоклап яткан Сөембикәне юрганына төреп урларга маташалар. Һәм урлаган да булырлар иде, тик ире Сафагәрәй ханның тавышы ишетелә: «Ханбикәне азат итегез!» Баксаң, бу чынлап урлау түгел, хан тарафыннан хатынының иминлеген сынар өчен үткәрелгән бер «учение» икән. Әлбәттә, керештә үк мондый көлке нәрсәләрне язу укучыда әсәргә ышанмау хисе тудыра. Шунысы да бераздан ачыклана: тарихка кагылышлы бүлекләр безгә билгеле чыганакларның компиляциясе генә икән. Шулай да аларда фәкать безнең көннәргә генә хас булган сүзләрне, төшенчәләрне кулланудан тыелырга иде. Бүгенге көнгә багышланган бүлекләрнең күбесе исә газетадагы репортажлар өслүбендә язылган. Мәсәлән, Париждан килеп Сөембикә эзләреннән йөрүче Татли дигән француз хатыны (үзе кайсыдыр татар морзасының токымы да икән әле) мондагы безләргә болай акыл өйрәтә: «Глобализация күп халыкларга, күп телләргә яный. Ассимиляция инде бүген үк бугаздан алды. Тик өметсез шайтан гына, ди. Татар зур тарихлы халык. Милләт агачының үзәге таза, тамырлары тирәндә. Шуңа күрә яфраклары саргаеп, ботаклары зәгыйфьләнеп киткән очракта да шытым бирергә сәләтле. Әлбәттә, табигатьтәгечә тәрбияләнү, ашлау, сугару зарур. Монысы инде субъектив фактор: һәр буын өстенә бердәй дәрәҗәдә төшә торган гомум бурыч кына түгел, көндәлек вазифа. Татар кебек дәүләтчелеген
югалткан этнос өчен субъектив фактор аеруча мөһим». Мин инде моңа берни өсти алмыйм.
Ә Камил Кәримовның «Игезәкләр йолдызлыгы» әсәрен укыганда үзебезнең, ягъни хәзерге заман татарларының тарихка күчә баруын тоясың. Әсәргә җентекләп тукталырга мөмкинлегем юк, киләсе елга Тукай премиясенә тәкъдим ителгәч, аның турында әле күп язарлар. Мин Дияр картның кызыл сандык ясатып (һәлакәткә дучар булган очкычларның «кара тартма» дигәннәре кызыл төстә икән), аңа икешәр данә «Әлифба», «Туган тел» китаплары, Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева пластинкалары, чүпләмле сөлгеләр, чигелгән яулыклар салып җиргә күмүенә генә игътибарны җәлеп итәсем килә. Дияр карт кыямәттән соң да Татарның яңадан тернәкләнеп күтәрелүенә ышана. Бу коры ышанычтыр, баксаң, ләкин ул бүген барыбызга да кирәк. Кыямәткә өметләнеп тормыйча, бүген татар булып яшәү өчен кирәк.
Бүгенге дөньяда милләтнең урынын билгеләгәндә, иң беренче нәүбәттә, аның асыл шәхесләрен барлау зарур. Инде тарихта калганнарын да, бүгенгеләрен дә... Үз арабызда булып татар дәүләтчелегенә, татар мәдәниятенә хезмәт иткәнме ул, әллә татар исемен югары күтәреп дөнья сәхнәсенә менгәнме — алар барысы да безнең өчен кадерле булырга тиеш. Равил Вәлиевнең Рудольф Нуриев тормышына һәм иҗат эшчәнлегенә багышланган «Канатлы татар» әсәре шул юнәлештә бер адым булды. Күптән түгел Батулланың да әлеге атаклы шәхес турында романы дөнья күрде. Зәки Зәйнуллинның «Кави Нәҗми дигән язучы» әсәре исә әлеге каршылыклы шәхеснең биографиясенә яңа штрихлар өсти.
Былтыр Татарстан китап нәшриятында Роза Туфитуллованың «Бәйлисе бар йөрәкне» дигән китабы дөнья күрде. Ул Хәсән Туфан тормышындагы гүзәл мизгелләрне үз эченә алган. Һәм бер үк вакытта бөек шагыйрьгә җан җылысы биргән, кайчакта үлем куркынычын да җиңәргә ярдәм иткән ханымнар, туташлар турында да әлеге китап. Анда әдәби эшләнгән кисәкләр белән шәхси хатирәләр, кичерешләр, документаль чыганаклар, әсәр каһарманнарының истәлекләре нәүбәтләшеп, бер-берсен баетып килә. Нәтиҗәдә үзенчәлекле форматка ия булган бербөтен әсәр дөньяга туган.
Мондый әсәрләр рәтенә мин Тәлгат Галиуллинның «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» дигән роман-эссесын да кертер идем. Дөрес, аның жанрын «истәлекләр» дип кенә дә билгеләп була. Ләкин автор белән бу җәһәттән бәхәскә керәсем килми. Гоголь «Үле җаннар» әсәрен поэма дип атаган бит әле, һәм аңа беркем дә дәгъва белдерми. Иң мөһиме, Тәлгат ага М.Мәһдиевне һәйкәлгә әверелдерми, төрле гамьнәр, вак борчулар, нәни сөенечләр һәм олы әрнү белән яшәүче гап-гади кеше итеп сурәтли. Һәм безнең күз алдында мәшһүр язучының олпатлылыгы, зурлыгы арта гына төшә. Олы язмышлы шәхесләр турындагы әсәр үзе үк бу авыш-тәвеш заманда һәрберебезгә терәк була ала.
Ләкин милләт язмышында булсын, аерым кешенең шәхси тормышында булсын — иң төп терәк, әлбәттә, Аллаһ Тәгалә. Аңарга ышану, ягъни Иман. Нәбирә Гыйматдинованың «Эзләмәгез җирдән» бәянен укыгач, әлеге хакыйкатьне хәтердә яңартмый мөмкин түгел. Кайчандыр күренекле рәссам булган Зөлфия Солтанова алга таба юл таба алмаудан гаҗиз булып, тәмам кешелектән чыга, эчкечелеккә бирелә. Әмма Аллаһ Тәгалә ташламаса, кеше барыбер кыйбласын таба. Автор, психологик төсмерләрдән саран гына файдаланып, шушы мәңгелек фәлсәфәне алга сөрә.
Тарих чоңгылларыннан исән-имин үтеп, милләт буларак үз йөзеңне җуймау һәр көн туктаусыз көрәш, көчәнеш таләп итә. Шул көчнең чыганагы нидә? Хатын-кызда! Нәбирәнең һәр әсәрендә хатын-кызның алгы планга чыгуы, минемчә, шуның белән бәйле. Монысы да безнең борынгы риваятьләрдән, әкиятләрдән килә. Тарих төпкелендә чакта ук безне Ашина коткарып калган! Хатын-кыз йорттагы учакны саклап, аңа утын өстәүче генә түгел, яугирләре йә кырылып, йә хатыншага әйләнеп беткәндә, көрәш кылычын үз кулына алып юлбашчыга әверелүче дә...
Бүген хатын-кыз язучыларның алгы сафка чыга баруын шушы хәл белән дә аңлатып була. Бу уңайдан иң беренче итеп Фәүзия Бәйрәмова исемен атарга кирәк, әлбәттә. Аның романнары, хәтта юлъязмалары (мин аларны документаль проза буларак кабул итәм) бүгенге әдәбиятыбызның офыкларын киңәйтеп җибәрде. Аларны укыганда мәңгелек әрнү, рәнҗү тойгылары белән бергә йөрәктә горурлык хисе дә уяна, җилкәләр язылып китә.
Биредә өлкән язучыларыбыздан Мәдинә Маликованың «Юкә чәчәк аткан чак иде» романын, Гөлчәчәк Галиеваның «Газзәбану»ын, яшьрәкләрдән Рәмзия Габделхакованың «Тау артында кояш бар», Фирүзә Җамалетдинованың «Исемнәре Искәндәр», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Өзелгән гөл» әсәрләрен билгеләп үтәр идем. Халисә Мөдәррисованың «Соңгы сер» бәяне исә миңа аерата тәэсир итте. Җыйнак кына әсәр җиңүчеләргә дә, җиңелүчеләргә дә бәхетсезлекләр китергән сугышка ләгънәт булып яңгырый. Хәер, авторның үзеннән дә үтемлерәк әйтеп булмас: «Тарихта булып үткән яки булачак бөтен сугышларга каһәр укып, аталыдан атасыз булган баласын күкрәгенә кысып, чәчләрен җилгә чәчеп, эшелон артыннан бер хатын йөгерә.
Милләте кем аның, сәясәткә мөнәсәбәте бармы, нинди телдә сөйләшә ул, дине нинди аның? Кем генә булса да, ул сугышка каршы, ул бары тик имин илдә, тыныч, тулы гаиләдә, ир хатыны булып яшәп, дөнья киләчәген дәвам иттерергә теләүче гади хатын гына.
Сугышка ләгънәт укып, перроннан, сугыш эшелоны артыннан Мәңгелек хатын йөгерә».
Сүземнең ахырында шуны әйтәсем килә: без күп вакытта татар прозасының торышына канәгатьсезлек белдерәбез, укымаган килеш бәя бирергә ашыгабыз. Хәлбуки, бездә игътибарны җәлеп итәрлек әсәрләр бар. Кайберләре татар игътибарын гына түгел, бүтән халыкларның да игътибарын яуларлык. Шуңа күрә аларны, аерып алып, бүтән телләргә, аерата урыс һәм төрек телләренә тәрҗемә итү эшен гамәлгә куясы иде. Чөнки киң дөньяга чыккан һәр яхшы әсәр татар халкының да, Республикабызның да дәрәҗәсен күтәрәчәк. Урыс теленә күпмедер әсәр тәрҗемә ителә, ләкин бу авторларның энтузиазмына һәм кесәсенә генә бәйле. Татар әдәбиятын дөньяга чыгару мәсьәләсендә Мәдәният министрлыгы белән Язучылар берлегенең аерым программасы булырга тиештер. Шунысын гына әйтәсем килә, Төркия нәшриятлары, каләм хакы түләмәү шарты белән, татарчадан тәрҗемә китапларын нәшер итәргә әзер. Шундый мөмкинлекләр булса да, без беркемнән дә әсәрләрне бушлай тәрҗемә иттерә алмыйбыз. Тәрҗемә бик күп көч һәм, әлбәттә, сәләт сорый торган гамәл. Гомумән, мөстәкыйль дәүләтләрд
ә үз әдәбиятларын чит илләрдә пропагандалау белән тышкы эшләр министрлыгы, илчелекләр шөгыльләнә. Без өмет тулы карашыбызны бары тик Мәдәният министрлыгына гына төби алабыз.
Киләчәгебезгә ышаныйк! Үз язмышына ышанып алга барган халыкларга Тәңре мәрхәмәтле була.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ XVII КОРЫЛТАЕ РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
Татарстан Язучылар берлеге – Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында иң зур иҗат оешмаларының берсе. Аның 2008 елдан алып 2012 елга кадәр булган ике корылтае арасындагы эшчәнлеге Язучылар берлеге Уставына нигезләнеп һәм Татарстан Президенты указлары, хөкүмәтебез карарларына таянып алып барылды. Шул ук вакытта бу чорда республикабыз һәм бөтен халкыбыз тормышында булып үткән әһәмиятле вакыйгалар да язучылар иҗатына, Язучылар берлеге эшчәнлегенә җитди йогынты ясады. Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Дәрдемәнд, Муса Җәлил, Һади Такташ, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Хәсән Туфан, Сәгыйть Рәмиев, Гомәр Бәширов, Сибгать Хәким, Әмирхан Еники, Габдрахман Әпсәләмов һәм башка күренекле шәхесләребез юбилейларын бөтенхалык бәйрәме дәрәҗәсендә уздыру чараларында һәрвакыттагыча Язучылар берлеге һәм әдипләребез турыдан-туры һәм актив катнаштылар.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе И.М.Ибраһимовның отчет докладында, әдәби жанрлар буенча ясалган докладларда, язучылар чыгышларында идарәнең отчет чорындагы эшчәнлеге төрле яклап яктыртылды.
Бу чорда Татарстан каләм ияләре актив иҗат иттеләр, милли әдәбиятыбызны поэзия, проза, публицистика, драма, шулай ук балалар өчен язылган әсәрләрдә укучы таләбенә җавап бирерлек камил, югары дәрәҗәдәге сүз сәнгате әсәрләре белән баеттылар. Рус телендә иҗат итүче әдипләр дә отчет чорында нәтиҗәле эш алып барды. Аларның әдәби тәрҗемә өлкәсенә актив тартылуы игътибарга лаек. Нәтиҗәдә ике корылтай арасында Татарстан язучыларының 500гә якын әдәби китабы укучыга барып җитте. Ул китаплар Татарстаннан тыш Мәскәүдәге үзәк нәшриятларда, Уфада, Ижау, Төмәндә, Самарада, Россиянең башка төбәкләрендә, Төркия, Англия, Әзәрбайҗан һәм башка чит илләрдә дөнья күрде.
Ике корылтай арасында әдипләребезнең иҗатын стимуллаштыру максатында әһәмиятле чаралар күрелде. Г.Исхакый, Ф.Хөсни, Һ.Такташ, А.Алиш, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премияләр Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге бүләге статусында даими бирелеп барылды. «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте белән Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрен һәм яшь иҗат көчләре өчен стипендияләрен бирү дәвам иттерелде. Юмор һәм сатираны үстерү максатында Татарстан Язучылар берлегенең һәм Актаныш муниципаль районы хакимиятенең Гамил Афзал исемендәге премиясе булдырылды.
Язучыларның иҗатын пропагандалау, укучыларның каләм ияләре белән элемтәсен ныгыту максатында күпкырлы һәм нәтиҗәле эш алып барылды. Башкортостан, Чувашия, Удмуртия, Мордовия республикаларында, Пермь, Чиләбе, Ульяновск, Самара, Төмән өлкәләрендә, республикабызның дистәләрчә районында татар әдәбияты көннәре, юбилейлары уңаеннан йөзгә якын язучының иҗат һәм искә алу кичәләре үткәрелде.
Язучыларыбызның иҗат эшчәнлекләре, республиканың рухи-мәдәни тормышында актив катнашулары дәүләт органнары тарафыннан югары бәяләнде. Ике корылтай арасында Татарстан Язучылар берлеге үтенече нигезендә 126 язучы Татарстанның һәм Россиянең мактаулы исемнәренә һәм төрле бүләкләргә лаек булды.
Татарстан язучыларының XVII корылтае Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең 2008-2012 еллардагы эшчәнлеген «канәгатьләнерлек» дип бәяли.
Шул ук вакытта матбугат чараларындагы язмалардан, съезддагы докладлардан, чыгышлардан күренгәнчә, хәл итәсе мәсьәләләр дә байтак әле. Аерым авторларның шәхси уңышларына карамастан, республикабыз каләм ияләренең иҗат активлыгы бердәй югары дип әйтеп булмый. Әдәби әсәрләрдә туган телебезгә, халкыбызның рухи байлыкларына карата булган таләпчәнлекне арттырырга кирәк. Поэзиябездә югары зәвыклылык, прозада эпиклык һәм колачлылык, драматургиябездә миллилек җитенкерәми. Татар әдәбиятын рус теленә тәрҗемә итүдә профессиональлекне үстерү, сәләтле тәрҗемәчеләрне дәүләт китап нәшриятларында даими эш белән тәэмин итү зарур.
Балаларга белем бирүдә милли-төбәк компонентын юкка чыгарып, Россия Федерациясе халыкларының милли-мәдәни, шул исәптән әдәбиятының үсешен чикли торган федераль закон кабул ителү барыбызны да борчый.
Ике корылтай арасында дәүләт нәшриятларының, «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте карамагындагы әдәби басмалар редакцияләренең китап чыгару, тарату, авторларның хезмәтенә тәңгәл гонорар түләү эшендә күзгә күренерлек уңай үзгәрешләр булса да, телерадиокомпанияләрнең бу өлкәдә активлык күрсәтүләре җитенкерәми.
корылтай Язучылар берлегенең җәмгыятебезгә кирәклеген, халкыбызның мәдәни-рухи тормышында тарихи әһәмиятен тагын бер кат искәртә.
Татарстан язучыларының XVII корылтае язучылар җәмәгатьчелегенең киләчәктәге һәр гамәле, беренче чиратта, республикабыз тормышын һәрьяклап кайгыртырга, туган халкыбызның милли идеясен раслауга һәм үстерүгә хезмәт итәргә тиеш дип саный. Корылтай Язучылар берлеге киләчәктә республикабызның дәүләт, җәмәгать һәм башка төр оешмалары белән берлектә түбәндәге чараларны тормышка ашыруны максатка ярашлы дип таба:
– Татарстан Республикасы хөкүмәте белән берлектә әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерүгә юнәлдерелгән озак вакытка исәпләнгән дәүләт финанславындагы Республика Программасын төзү.
– Татарстан Язучылар берлегенең дәүләт тарафыннан төзекләндерелгән-реставрацияләнгән бинасын әдәбиятны пропагандалау, төрле чаралар үткәрү, иҗат мөмкинлекләре тудыру, үзара аралашу, ял итү максатында нәтиҗәле файдалану.
– Татарстан Республикасы хөкүмәте белән берлектә, атаклы әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең исемен мәңгеләштерү максатында, озак вакытка исәпләнгән план төзү һәм аны дәүләт чыгымнары, хәйриячелек нигезендә тормышка ашыру.
– Татар әдәбиятын пропагандалау максатында һәр шәһәрдә, район үзәгендә, зур торак пунктларында китап кибетләре ачу, китапханәләрдә китап сәүдәсе оештыру, аларның фондларын дәүләт заказы белән басылган китаплар исәбенә баету.
– Татар әдәбияты классикларының, халык язучыларының күптомлы сайланма әсәрләрен дәүләт исәбенә бастырып чыгаруны дәвам итү.
– Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә татар язучылары әсәрләрен рус һәм башка телләргә тәрҗемәдә нәшер итүнең 5 еллык планын төзү.
– Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә мәктәпләрдә, махсус урта һәм югары уку йортларында файдалану, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләргә куллану өчен татар язучылары әсәрләренең аудио-китапларын чыгаруның еллык планын төзү.
– Татар әдәбиятын үстерүдә, аның төп юнәлешләрен билгеләүдә әдәбият фәненең, әдәби тәнкыйтьнең ролен көчәйтү.
– Әдәбиятның киләчәген кайгырту, яшь каләм ияләренең активлыгын үстерү, иҗатларын стимуллаштыру максатында җирле әдәби берләшмәләр эшчәнлегенә игътибарны арттыру, республика күләмендә үткәрелә торган әдәби конкурсларны тагын да масштаблырак итү һәм аларны финанслауда дәүләт һәм иганәчеләр ярдәмен арттыруга ирешү.
– Мәктәп дәреслекләрен классик әдәбиятның һәм бүгенге заман язучылары иҗатының иң яхшы үрнәкләре белән камилләштерү.
– Татарстан язучыларының торак шартларын яхшырту максатыннан, Татарстан социаль ипотекасы программасы кысаларында, Язучылар берлеге әгъзалары өчен льготалар билгеләүне тормышка ашыру.
– «Васильево» шифаханәсендәге «Иҗат йорты»нда язучыларның ташламалы юлламалар белән ял итүен дәүләт гарантиясенә алу.
---
№--- | 03.08.2012