Акча нәрсә өчен кирәк? Тормыш алып бару өчен, дип җавап бирер күпчелек. Әмма, чынлыкта, заман кешесенең яшәү рәвеше, нәкъ киресенчә, акча эшләүгә һәм әйбер җыюга кайтып кала түгелме? Адәм баласы акча колына әверелеп, мескен хәлгә төшмәсен өчен, тормышыннан ямь качмасын, күңел тынычлыгын югалтмасын өчен, аны көн дә сагалап торган кайбер тозакларны алдан күреп, аларны урап узу кирәк. Бөтен яшәешең акча эзләүдән генә тормасын өчен, нәрсәләрдән сак булырга соң?
1. Кредитлар
"Минем хәчтерүш хезмәт хакы белән зур әйбер алып буламыни?" Шушы сылтау белән күп кеше кредит тозагына эләгә. Андыйлар ахыр чиктә аз хезмәт хакы алып та, аягын юрганына карап суза белгән хезмәттәшләреннән дә мескенрәк хәлгә төшә. Әйе, яхшы телевизорга акча туплау өчен, каешны буып, бер ел буе акча җыеп барырга була. Хәзерге заманда исә күпләрне икенче юл кызыктыра: бүген үк телевизорлы булырга, ә акчаны шуннан соң гына ай саен хезмәт хакының саллы өлешен банкка күчереп түләргә. Әмма кредит буенча барлыгы күпме түләнгәнен белгәч, банкка илтеп бирәчәк акчаларына ике телевизор алып буласын күрә. Ә бурычлы кеше авырып китсә, эшне югалтса, банк аның хәленә керә дип уйлыйсызмы?
2. Машина
Бүген машина, автомобиль "бөкеләре" заманы. Дүрт көпчәкле дусты булмаган кеше бәхетсез, җебегән булып санала. Шуңа күрә эте дә, бете дә кредитлар ала-ала, бурычлар җыя-җыя, ничек тә булса машина сатып алырга яисә аны яңасына алмаштырырга тырыша. Машина белән исә бергә үз башына күп төрле проблемалар да ала: бензин, иминият полисы, шәһәрдә парковка, штрафлар, расходниклар, шиннар алыштыру, аварияләрдән соң ремонт – барысы да акча сорый. Алай гына да түгел, "алган алган – яхшы булсын инде" дип безнең халык очсызрак машиналардан йөз чөереп, кеше сүзенә ияреп, кәттә иномаркалар карый, зур джипларга кызыга. Күршене шаккатыру, иптәшләрне кызыктыру, кызларны карату кебек түбән хисләр аек акылны җиңеп, бурычларга батыра. Гомумән алганда, машиналы тормышның үз "плюслары" булса да, җәяүле тормыш күпкә очсызрак һәм хәвефсезрәк. Автомобильнең бөтен чыгымнарын утырып исәпләсәң, шушы ук акчага берничә ел буе таксида йөреп булуы ачыклана. Эшең машинага бәйле түгел, ерак араларга сәяхәт итмисең икән – автомобиль үз-үзен акламаска да мөмкин.
3. Артык кыйммәтле әйберләр алу
"Очсыз әйбер алырга мин бай түгел", "Комсыз ике мәртәбә түли" – бу мәкальләр дә үзенә күрә бер тозак. Әйе, аларда дөреслек бар, ләкин бер чиктән икенче чиккә ташлану да харап итәргә мөмкин. Әлеге тозакка эләккән кеше базарда әйбер алудан чиркана, супермаркетларга гына йөри, киемне дә купшы бутиклардан ала. Шул сәбәпле аш пешерергә ит кисәге алырга да акчасы калмый һәм ул хезмәт хакы көнен зарыгып көтә-көтә, бурычка бата. Югыйсә кечкенәрәк кибеткә кереп юньрәк бәядән сыйфатлы һәм зәвыклы кием алырга мөмкинлеге бар иде. Моның өчен бераз гына вакыт һәм аек акыл гына кирәк. Ләкин бу тозакка эләккән кеше һаман да: "Мин Кытай чүбенә калмаган!" – дип, Кытайда эшләнгән Италия сумкасын кибеттән өч мәртәбә кыйммәтрәк бәягә ала.
4. Мәҗбүри булмаган вак чыгымнар
Сәламәтлеккә зыянлы тәм-томнар, сагыз, ялтыраган тышлыклы журналлар, "бер генә тапкыр юып карау өчен" шампунь сатып алу, кирәксә-кирәкмәсә такси тотып кайту, сыра һәм тәмәке, чипсы, көнбагыш – кирәкмәгән әйберләр сатып алуга тоткан акчаларны бер утырып санасак, чәчләребез үрә торыр иде. Мондый исрафтан ваз кичсәк, янга калдырылган акчага ел ахырында ким дигәндә шәп кенә компьютер алып булыр иде.
5. Реклама
Бер кеше дә үзе белән реклама идарә итүен танырга теләми. Чынлыкта исә һәр кеше кибеткә баргач, телевизордан күзгә чалынган атамаларны, тышлыкларны, таныш брендларны эзли. Рекламасына мөлаем бәбиләр төшкән товарга кулын суза. Футболчылар ашап күрсәткән азык-төлек ала. Экранда матур һәм зифа буйлы кешеләр кулланган әйберне үз кулыңда, үз өеңдә күргәч, тормышы җитеш булып тоела. Әмма берәүгә дә сер түгел: күп рекламаланган товарның бәясе шушы реклама чыгымнарын каплау өчен арттырыла. Шулай итеп, үзебез белән идарә иттерәбез, аның өчен әле акча да түлибез.
6. Өйрәнергә теләмәү
Вузны "кызыл диплом"га бетерсә дә, фәнни дәрәҗәгә ия булса да, дәүләт тарафыннан мактаулы исем алса да, кеше өйрәнүдән, өстәмә белем туплаудан баш тартса да, тормыш куласасыннан төшеп кала. Бүген Интернет пәрәвезендә үзеңә кирәкле әйберне табу, компьютерда әйбер бастыру, факстан хат җибәрү, электрон почтадан файдалану – белгеч эше генә түгел, аны инде һәркем үзләштерергә тиеш. Машина йөртергә, чит телдә сөйләшергә өйрәнү, уку курслары тәмамлау – боларны кирәк дип санасак та, өйрәнмәүне һаман да вакыт җитмәүгә, өйрәтергә кеше булмауга сылтыйбыз, "миннән булмый" дип сәбәп эзлибез. Чынлыкта, төп сәбәп – өйрәнергә теләмәү, иренү. Ә моның нәтиҗәсе – еллар буе һаман да бер эштә утыру, карьераның бер баскычында гына тору, "зарплатадан-зарплатага кадәр" яшәү. Шәхес буларак үсмәүне әйтеп тә торасы юк.
7. Хәлиткеч карарлар кабул итәргә курку
Эшеннән, хезмәт хакыннан, җитәкчелектән, хезмәттәшләреннән зарланмыйча, хезмәт урыныннан тулысынча риза булган кеше сирәк очрый. Ләкин ризасызлар арасыннан илле кешенең берсе генә яратмаган эшеннән китү турында карар кабул итәргә әзер. Калганнары: "Башка эш тапмасам?" – дигән сорауга йөз дә бер тапкыр: "Хәзерге заманда эш табу кыен шул", – дип үз-үзенә җавап кайтара. Нәтиҗәдә эштәге җитәкче мондый хезмәткәрнең мокытлыгын, мескенлеген күреп, аңа тагын да күбрәк эш өя, акчасын арттыру турында уйламый, кечкенә гаеп өчен әшәке сүзләр белән сүгеп ташларга да мөмкин. Мондый түбәнсетүләрдән хезмәткәр үз урынына тагын да тирәнрәк сеңә, үзен колларча тота башлый, ә эштән китү турындагы уйлар сирәгәйгәннән-сирәгәя. Мондый кешеләр бәхетсез тормышларына гаеплеләрне читтән эзли башлый. Начар тормышта яшәүгә җитәкчеләр, сәясәтчеләр, хакимият, коррупция, җәмгыятьтәге әхлаксызлык, күршеләр, урам себерүче, ягъни башкалар гына гаепле, имеш. Буш сүз сөйләгәнче, дөньяны үзләртүне үзеңнән башласан була да бит...
---
№153-154 | 03.08.2012