Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Самара татарлары “ГИС” каналында

$
0
0
21.07.2013 Милләт
Июнь ахырында шәһәр мэры Дмитрий Азаровның Халыклар дуслыгы йортында “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре белән очрашуы турында газетабызда хәбәр иткән идек инде.

Конструктив сөйләшү вакытында шәһәр урамнарын чисталыкта тоту, Халыклар дуслыгы йорты янында урнашкан “Родина” паркын үзгәртеп кору, шәһәребезнең торак-коммуналь хуҗалыгындагы үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәләләр арасында җирле “Самара-ГИС” телевидениесендә татар телендә тапшырулар оештыру турында сорау да яңгыраган иде. Мэр ике дә уйламыйча: “Була бу. Килегез, тапшырулар әзерләгез, рөхсәт бар”, - дип җавап биргән иде. Менә шул сүзләрдән соң ике-өч атна да үтмәгәндер, Рамазан ае башлану уңаеннан беренче телевизион тапшыру эфирга чыкты. Ул “Универсальный формат” программасы кысаларында рус телендә алып барылды, һәм анда өлкә татар “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, “Болгар мирасы” фонды җитәкчесе Гомәр Батыршин, Зубчаниновка мәчете имамы Расих Вакказов, Тарихи мәчет китапханәсе җитәкчесе Рөстәм Фәйзуллов, хаҗи Усман Илингин катнашты.

Беренче сүз Гомәр Батыршинга бирелде. Бу дөрес тә, чөнки аның җитәклегендәге фонд төзегән Зубчаниновка мәчете нәкъ шушы көннәрдә рәсми рәвештә ачылды бит. Бу тапшыруда яңа мәчет ачылу, Рамазан ае башлану уңаеннан котлаулар һәм аны ничек итеп дөрес үткәрү турында фикерләр яңгырады. Тапшыруны алып баручы кызны гына түгел, тамашачыларны да гаҗәпләндереп, Гомәр Батыршин “Муромский городок”та җир астында яткан тарихи артефактларның үзкыйммәте, шәһәрчек җирләрен хосусыйлаштырып, анда “кара казучыларны” кертмәү кирәклеге, Ширяево авылы өстендә “Очып баручы барс” сыны куелу, болгар татарларына тарихи дөреслекне кайтару турында сөйләде.

Ә Расих хәзрәт Вакказов Рамазан аенда мөселман кешесе тоткан уразалар кабул булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәклеге турында бәян итте: авыру кешеләрнең, балигъ булмаган балаларның уразага кермәүләрен соралды. “Ислам дине мөселманнарны җәфалау өчен түгел, аларның тормышын җиңеләйтү өчен бирелгән”, - диде ул.

Ильяс әфәнде “Самара-ГИС”тагы татар тапшыруларын татар телендә алып бару кирәклегенә тукталып үтте.

Бик матур, бер тында үткән бу тапшыру бик файдалы да, профессиональ яктан яхшы эшләнеп, тел-теш тидермәслек итеп башкарылуы белән шатландырды.

 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>