Ирем белән өйләнешкәндә әллә ни зур яратышу булды дип әйтә алмыйм. Әмма мин аны хөрмәт иткәнемне хәтерлим. Ул чакта чын ир шундый булырга тиеш дип уйладым: әйткән сүзен үти, явызлардан саклый, бернәрсәдән дә курыкмый.
Инде бергә яши башлаганга 13 ел үтеп тә киткән. Ике улыбыз бар. Әмма бүген мин иремне чын мәгънәсендә күралмыйм. Элеккеге көчле, эшчән ир юньсез, һаман зарлана торган көчсез бер затка әверелде. Барысына да минем укырга кереп, яңа эшкә урнашуым сәбәп булды.
Урта мәктәпне бетереп кияүгә чыккан кыз буларак, миңа сыер савудан башка чара калмады. Өйдә – каенана-каената, каенсеңелләр. Барысына да ярарга кирәк. Фермада эшләгәндә бизәнергә дә, матур киенергә дә кирәкми. Башны иеп эшкә китәм, башны иеп кайтып керәм. Әмма күңелнең түрендә бер кечкенә генә хыял тынгылык бирми: балалар белән эшлисем килә! Әти-әни гади кеше булгач, югары уку йортына керү турында уйлап та карамадым. Булдыра алмам дип курыктым. Мәктәптә укуым да гел “5”кә генә булмады. Шулай да бервакыт ерактагы туганым миндә өмет чаткысы уятты. Ул югары уку йортларының берсенә сәркатип булып эшкә урнашты һәм: “Әйдә мин сиңа булышам, әрәм булып ятма, укырга кер”, – диде. Ирем башта ук каршы төште. “Нәрсәгә сиңа уку?” – диде. Күз яшьләре белән булса да ризалаттым.
Туганым чыннан да булышты. Читтән торып укырга кердем. Рефератларны, курс эшләрен язышырга да ул ярдәм итте. Өченче курска җиткәч, авылдагы балалар бакчасына эшкә кердем. Менә шул көннән минем өчен мәхшәр башланды. Өскә матур кием кияргә ярамый, бизәнергә ярамый. Аз гына соңга калып кайтсам да, өйдә тавыш чыга. Җитмәсә, каенана да гел котыртып тора: “Сиңа кияүгә чыкты да кеше булды. Укып бетерсен әле, ташлап китеп тә барыр үзеңне”, – ди иремә. Җыелышка дип районга барып кайтулар бөтенләй газапка әверелә башлады. Сессиягә барыр вакыт җиткәч, янә тавыш чыга. Акча бирүне әйтмим дә инде. Анысын үземнең әни биреп җибәрә. Ирем исә мине җибәрмәс өчен мең төрле сәбәп таба иде. Казанга килгәч тә, көненә әллә ничә мәртәбә шалтыратып, пычрак сүзләр белән мыскыллый. Бернигә дә карамастан укып чыктым. Өйдә эшләрне кырып-себереп эшләп торуым да, аннан ике тапкыр күбрәк акча эшләвемне дә белергә, танырга теләми. Тәмам чыгырыннан чыкты. Хәзер инде: “Машина белән бәрелеп үлсәң ярар иде”, “Юлда көчләп калдырсалар ярар иде”, – дип каргый. Менә шул кешене ничек яратасың инде?
Бу хәлләрдән мин бары тик шуны аңладым: ир-ат үзеннән көчлерәк хатын-кызны яратмый. Баш иеп, дәшми эшләп йөргәндә, кыяфәтемә кеше карарлык булмаганда, мин аңа ярадым. Ә хәзер, сокланып, янәшәмдә шундый хатын бар, дип горурланып яшәрлек вакыт җиткәч, миннән дә бәхетсез хатын калмады.
ЗӘРИНӘ
в„–115 | 19.07.2013