Думадагы “бердәмроссиялеләр” югары дәрәҗәле түрәләрне, шулай ук депутат һәм сенаторларны чит ил банкларындагы вкладлары һәм чит илдәге милекләре – йортлары, теплоходлары яки сатып алынган компания активлары турындагы мәгълүматны ачарга мәҗбүр итмәкче.
Дәүләт Думасының вице-спикеры Сергей Җелезняк хәбәр иткәнчә, “Бердәм Россия” фракциясе тиздән, каникуллар чоры булуга карамастан, “дәүләт вазифаларын башкарган затлар, Федерация Советы әгъзалары, депутатлар һәм губернаторларны чит ил банкларында счетлар ачу, күчемсез милек һәм компания активлары сатып алу турында хәбәр итү процедурасын кертү”не күздә тоткан закон проектын тапшырырга әзер. Бу закон проектына парламентның түбән палатасындагы оппозиция фракцияләре әгъзалары да үз имзаларын куяр дип көтелә, чөнки алар мондый фикер белән бер генә тапкыр чыгыш ясамаган.
Халык инде күптәннән депутатларның матди хәле белән кызыксына. Әлегә бу кызыксыну өлешчә генә канәгатьләндерелгән. Ел саен яз көне дәүләт хезмәткәрләре һәм парламентарийлар үзләренең һәм якын туганнарының табышы турында декларация бирә. Тик аларның ни дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килүен быел гына тикшерә башладылар. Моның өчен төрле структураларда махсус комиссияләр оештырылган, алар декларацияләрдә шикләнер өчен сәбәп күргән халыктан килгән сигналларга җавап бирергә тиеш. Тиздән әлеге тикшерү эшен хокукый нигездә ныгыту – дәүләт хезмәткәрләре һәм халык ышанычлыларының чыгымнарының декларацияләнгән керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турындагы закон пәйда булачак. Әлеге закон проекты Дәүләт Думасына узган сессиядә тапшырылды.
“Бердәмроссиялеләрнең” яңа башлангычы россиялеләрнең байлыкларын үзләре теләгән җирдә, шул исәптән чит ил счетларында саклау мөмкинлеген чикләми. Әмма дәүләт хезмәткәрләренең һәм депутатларның мондый мәгълүматны яшергәне өчен җинаять җаваплылыгы кертүне күздә тота. Сергей Железняк сүзләренчә, закон проектында башкарма һәм закон чыгару хакимияте вәкилләренең чит ил банкларындагы счетлары, чит илдә милекләре һәм чит ил компанияләренең кыйммәтле кәгазьләре булу-булмавы турында җәмгыятькә хәбәр итү тәртибе билгеләнәчәк.
- Кешеләр бу хакта белергә һәм ниндидер сәбәпләр белән тупланган байлыгын Ватаннан читтә саклауны өстен күргән закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре эшчәнлегенең мотивларын объектив рәвештә бәяләргә тиеш, - дип белдерде Железняк.
“Бердәмроссиялеләр” оппозициядә торучы партияләрдәге хезмәттәшләрен дә закон проекты автордашлары сыйфатында чакырырга ышандыра.
№ | 04.08.2012