Метеорологлар август һәм сентябрь айлары гадәттәгедән кызу булачак, дип куркыта. Көннең кызган чагын эштә үткәрү организм өчен икеләтә авыр. Шуңа илнең баш санитар табибы Геннадий Онищенко иртән һәм кичен эшләргә, ә төшке ял вакытын озынайтырга тәкъдим итә. Роспотребнадзор башлыгы фикеренчә, бу хезмәткәрнең сәламәтлеген дә саклаячак, эш сыйфатын да арттырачак. Ә сез эсселектән ничек сакланасыз?
Алсу ХӘБИБУЛЛИНА, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе белгече:
– Эсселектән эштә кондиционер кабызып котылабыз. Башкача булмый. Өйдә кондиционер юк. Әле вентилятор да ватык. Шуңа көндез тәрәзәләрне ябык тотабыз. Өйдәге һава артык җылынырга өлгерми. Тәрәзәне кояш сүрелгәч кенә ачабыз һәм төне буе ачык тотабыз. Йокларга рәхәт була. Көн саен салкынча душ керү дә ярдәм итә. Аеруча ураза тоткан вакытта. Болай уразада булсак та, бик сизелми әле эсселек, Аллага шөкер!
Салават МИҢНЕХАНОВ, җырчы:
– Якшәмбе көнне Азнакайдан Казанга килергә ниятлим. Машинада кондиционер ярдәмгә киләчәк. Аны кабызып куйгач, урамдагы эсселек онытыла. Ел саен ураза тотам, алай да һава торышы авырлыклар китерми. Хәзер бер җырчыга клип төшерәбез. Эш барышында эчәсе килеп китә анысы – тик түзәм. Мин генә түгел, төзүчеләр, авыр эштә эшләүчеләр дә ураза тота, түзә. Әлеге температураларны коточкыч димәс идем.
Марат МӨБАРӘКШИН, “Ашыгыч ярдәм” хезмәте табибы:
– Бар икән күрәселәр. 34 градуслы эсселекне әйтәм. Ник дигәндә, һава температурасының артуы чакырулар санын кискен арттыра. Безгә эсселек шул ягы белән тәэсир итә. Кешеләрнең йөрәк авырулары кискенләшә, кан басымы арта йә кими. Ләкин урамда кыздыра башлагач, салкын тидереп мөрәҗәгать итүчеләр саны да арта. Кешеләр кондиционер кабыза, үтәли җилне сизми башлый. Әйтик, узган атна белән чагыштырганда, мондый авырулар саны бермә-бер артты. Өстәвенә кешеләр карбыз, кавын ашарга тотынды – әлеге җимешләр сусауны баса, диючеләр дә бар. Кояш астында тәүлекләр буе яткан мондый ризыкны ашау исә ашказаны инфекцияләрен йоктыру куркынычын арттыра. Узган атнада мондый мөрәҗәгатьләр саны 10 процентка артты. Шуңа без халыкка чит төбәкләрдән кертелгән җимешләр белән артык мавыкмаска, кондиционерларны бар көченә кабызмаска, балсыз, газсыз су эчәргә киңәш итәбез.
Факия САБЫРҖАНОВА, модельер:
– Үзем тегүче булгангамы, киемгә игътибар итәм. Җәй көне натураль тукымадан тегелгән иркен күлмәкләр кияргә тырышам. Тән сулагач, эссене кичерүе җиңелрәк. Уразага кадәр күбрәк су эчәргә тырыштым. Суның газландырылмаган, шикәрсезен сайлыйм. Баллы су сусауны бер дә басмый ул. Урамда һава температурасы күтәрелгән саен, ураза тоту да кыенлаша, билгеле. Ләкин бу аны калдырырга сәбәп түгел.
№155 | 04.08.2012