Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Чаллыда тукталышта ир-ат хатын-кыз чигәсенә пистолет терәгән

$
0
0
15.10.2019 Криминал
Чаллыда автобус тукталышында хатын-кызга пистолет белән янаган ирне тоткарлаганнар. Бу хакта Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсендә хәбәр иттеләр.
Социаль челтәрләрдә ир-атның «Тимирязев юлы» тукталышында хатын-кыз чигәсенә пистолет терәгәне хакында хәбәр пәйда булды. Социаль челтәргә хокук бозучының фотосурәте дә эләккән. Шаһитлар полиция чакырткан.   «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсендә хәбәр итүләренчә, чакырганнан соң вакыйга урынына наряд чыккан.   Россия гвардия хезмәткәрләре ирне пистолеты белән тоткарлый. Аның коралын тартып алганнар, ул уенчык булып чыккан. Бу хәлне полиция тикшерә.     
---

--- | 15.10.2019

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>