15.10.2019 Шоу-бизнес
Булат Җиһаншин яңа җырына клип төшерән. Аны татарча "терминатор" дип атарга да була. Булат Җиһаншин көе, Нур Амстердам сүзләренә язылган әлеге клип, кызыклы сюжет, чыннан да, татар эстрадасына яңа сулыш өрә.
---
--- | 15.10.2019

"Яңа заманча караш - ул татар эстрадасын саектырмый!.. Киресенчә, аңа яңа тармак, яңа сыйфат өсти!.. Коры сюжетлы клиплар, шул ук иске юнәлештә кабатланган җырлар хәзер татар яшьләрендә татар эстрадасына кызыксыну инде уятмый! "Уяндым" җыры нәкъ шул яшьләрне "уяту", кызыксындыру өчен язылган! Ә клипка килгәндә, шаблоннардан чыккан сюжет бу җырга өстәмә этәргеч, кызыксыну уята! Шундый җырларга, клипларга эстрадыбыз бик мохтаҗ!" дип уртаклаша "Матбугат.ру" белән Нур Амстердам.
Сценарий: Ранил Гыйльметдинов һәм Булат Җиһаншин
Рольләрдә: Булат Җиһаншин, Энҗе Сәйфетдинова, Ранил Гыйльметдинов, Салават Фәтхетдинов һәм РОБОТ Продюсер: Азат Куляев Режиссёр: Ранил Гыйльметдинов 3D графика: Айнур Дәүләтов---
--- | 15.10.2019