Quantcast
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Әллә Президентка язып карыйкмы? #6478

18.08.2012 Җәмгыять
Алар янында булган саен өйгә күңелем нечкәреп, күзләрем яшьләнеп кайтып китәм. Үзебезнең яшәешебездән канәгать була белмибез дә инде. Дөнья куабыз, байлык туплыйбыз, бер көнне шуларның барысы да юкка чыккач, тормышта сәламәтлектән дә кыйммәтрәк нәрсә юк икәнен аңлый башлыйсың икән шул. Бигрәк тә аяклары йөрмичә, кәнәфидә кадакланып утырган ике бертуганны күргән саен йөрәк өзгәләнә. Таудан йөгереп менеп китүләре үзе бер рәхәт икән бит, дип юл буе уйланып кайттым.

Питрәч районы Шәле авылында яшәүче бертуган Гөлгенә һәм Гөлназ Гәрәеваларны күптәннән беләм инде. Гөлгенәсе белән бер сыйныфта укыдык. Беренче сыйныфка сумкасын үзе күтәреп, физкультура дәресләрендә йөгереп, чаңгы шуа торган дустыбызның кинәттән генә хәле китә башлады. Әмма үзе җәфалана-җәфалана көзге пычракта да, зәмһәрир суыкта да мәктәпкә укырга килә иде. Сыйныфташыбыз Гөлгенәнең сумкасын күтәреп, җитәкләп мәктәпкә дә алып килә иде. Без һаман да аның йөгереп китүен, тизрәк терелүен көттек. Әмма могҗиза булмады. Гөлгенәбезнең хәле авырайганнан-авырая барды. Бөтенләй аяктан егылды. Аны төрле шифаханәләргә дә юллап карадылар. Пятигорск шәһәрендә алтын энәләр, минераль сулар белән дә дәваладылар. Ләкин файдасы булмады. Дустыбыз өйдә генә белем алуга күчте. Озак та үтми, сеңлесе Гөлназ белән дә шул ук хәл кабатланды. Хәле бетә, аяклары йөрми башлады аның. Гаилә өчен фаҗига иде инде бу. Әле тәпи йөри башлаган уллары өчен курыктылар. Шөкер, бу авыру анда кабатланмады.

Гәрәеваларда миопатия авыруы – бик сирәк очрый торган диагноз. "Табиблар миңа аның 18 төре бар дип аңлаттылар, – ди Гөлгенә һәм Гөлназның әнисе Тәслимә апа. – Авырулары 9 яшьләрдә генә беленә башлады. Шул вакытта Питрәч хастаханәсенә йөри башлагач, мондый авыру сездә генә дип кайтардылар".

Миопатияне геннан килә дисәләр дә, Гәрәевлар нәселендә андый авыру берәүдә дә очрамаган. Гадәттә, тумыштан шулай булып туалар икән. Миопатиянең кан тамырлары, нерв җепселләренә бәйле төрләре бар. Ә Гәрәеваларда мускулларның зәгыйфьләнүе (прогрессивная мышечная дистрофия) күзәтелә. Еллар үткән саен мускуллар көчсезләнгәннән-көчсезләнә бара. Аяклар йөрми башлый, куллар күтәрелми. Шунысы аянычлы: галимнәрнең бу авыруны туктатучы дару уйлап таба алганнары юк.

Хәер, язмышлары белән күнгән Гөлгенә һәм Гөлназ ике дистә еллар утырып, Ходайның бирмеш көненә канәгать, шөкрана кыла торганнардан. Биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Әлбәттә, әнисе Тәслимә апа ярдәме белән инде. Хәлләрен белешкән саен: "Урын өстендә ятучылар да бар бит. Безнең хәл алар белән чагыштырганда ярыйсы әле", – дип әйтә киләләр иде. Әмма соңгы елларда Гөлгенәнең хәле авыраеп китте. Еллар үткән саен әлеге авыру умыртка баганасына зыян китерә, кәкрәйтә, үпкәне, йөрәкне кыса башлый икән. Умыртка баганасын тотып тору өчен операция кирәк дигәннәр. Әлбәттә, бу аякларны да, кулларны да хәрәкәткә китерә алмый. Фәкать утырып тору өчен генә. Әмма бу операцияне Россиядә ясамыйлар. Германия, Израиль, Финляндиядә генә ясатып кайткан кешеләр бар.

– Бервакыт телевидениедән Алисә исемле кызның безнең кебек диагноз белән авыруын ишеттем. Финляндиядә операция ясатырга уйлый икән. Ярдәм итмәссезме икән, дигән өмет белән телевидение экраннарына чыккан, – ди Гөлгенә. – Тоттым да аңа шалтыраттым. Шунда гына безнең авыруның бик хөрти икәнен белдем. Умыртка баганасы ике сорау билгесен хәтерләтә иде. Алга таба безне дә бу кызның язмышы көтәчәген аңладым. Алисә Финляндиядә операция ясатып кайтты. Инде ике ел төз утыра. Үпкәсе дә, йөрәге дә авыртмый. Бик уңышлы чыккан.

Гөлгенә шуннан соң Финляндия белән элемтәгә керергә уйлый. Баштан сезне тикшерәбез, аннан гына операциягә килерсез, ди табиблар. Диагноз кую өчен генә Гөлгенә белән Гөлназга 80 мең сум акча кирәк була. Әле юлына, кунакханәдә яшәгәнгә түлисе бар. Апалы-сеңелле икесе генә юлга чыгып китә алмыйлар лабаса. Әниләре Тәслимә, әтиләре Илдус ярдәменнән башка да булмый. Юл чыгымнары шактый гына төшкән. Ярый әле, туганнары, классташлары, авылдашлары ярдәмгә килә. "Рәхмәт инде барысына да, – ди Тәслимә апа, күз яшьләренә буылып. – Бер туганыбыз үлемтек акчаларына кадәр бирде. Әле үлмәдем бит, җыярга өлгерермен, диде".

Финляндиягә барып төшүгә үк тел белмәү галәмәте дә юлга аркылы төшәр иде. Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, дигәндәй, анда яшәүче милләттәшебез, танылган музыкант, эшмәкәр Дәниз Бәдертдин ярдәмгә килгән. Махсус машиналар яллатып аларны хастаханәгә китерткән, табиблар белән сөйләшкән. "Юлыбызда гел яхшы кешеләр генә очрады. Дәниз булмаса, Финляндия урамында бер чокыр чәй дә эчә алмаган булыр идек", – ди Тәслимә апа. Милләттәшебез: "Операциягә килсәгез, миңа хәбәр итегез, ярдәм итәрмен", – дип озатып калган үзләрен.

Әмма тиз арада Финляндиягә генә барып булмый әле. Чөнки операция өчен 1 млн 300 мең сум акча җыясы бар. Бу бер операция өчен генә. Әмма Гөлгенәнең хәле мөшкелрәк, Гөлназның ел ярым вакыты бар әле, дигән Финляндия табиблары. "Бигрәк күп бит, кайдан алырбыз икән? Әллә Президентка язып карыйкмы? – ди Тәслимә апа. – Аңлыйм: безнең кебек мөрәҗәгать итүчеләр дә күптер инде. Бәлки Президент безнең гозерләребезне дә ишетер. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын инде".

Мин сөйләшеп утырганда гына өч авылдашыбыз фитыр сәдакасы биреп китте. Ураза аенда ярдәм кулы сузучылар күп булган. Әмма бу операция чыгымнарына диңгездәге бер тамчы су кебек кенә. Шулай да, тамчыдан күл җыяла, ди безнең халык. Бәлки ярдәм кулы сузучы игелекле бәндәләребез тагын да күбәер. Сезгә аларның реквизитларын тәкъдим итәбез. Бергәләп күтәрсәк, җиңелрәк булыр иде.

Высокогорское отделение №4655

422700 РТ ст. Высокая гора ул. Школьная 18

рас.счет 30301810462006006216 в ОСБ "Банк Татарстан" № 8610

ИНН 7707083893/161602001

кор.счет 30101810600000000603 в ГРКЦ НБ РТ

БИК 049205603

Мaster Card номер счета карты 40817810162160604341/51 


Алсу ХӘСӘНОВА

№163-164 | 17.08.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>