Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Бөтен тормыш – бер картада #6479

$
0
0
18.08.2012 Сәясәт
1 сентябрьдән Татарстанда бушлай универсаль электрон карталар (УЭК) бирә башлыйлар. Алар ярдәмендә табибка язылырга, штраф һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, загска гариза бирергә, кибеттә әйбер сатып алырга мөмкин.

Бу картада аның хуҗасы турында бөтен мәгълүмат сакланачак – паспортта язылганнарыннан башлап, авыру тарихына кадәр. Быел универсаль пластик картаны бер мең кешегә тапшырачаклар, ә калганнар 2013 елның 1 гыйнварыннан файдалана алачак.

Россиядә универсаль электрон карталарны быелның гыйнварыннан кулланышка кертергә ниятләгәннәр иде. Ләкин, гадәттәгечә, проект бер елга кичектерелде. Ә аңа кадәр Россия Хөкүмәте яңа системаны берничә ай дәвамында сынап карарга булды. Моның өчен дүрт төбәк – Татарстан, Башкортстан, Краснодар крае һәм Әстерханны сайладылар.

Татарстанда беренче карталарны кемнәр алыр, УЭК ярдәмендә нинди хезмәтләрдән файдаланып булачак? Әлеге сораулар белән Татарстан Мәгълүмати технологияләр үзәгенең электрон сәламәтлек саклау, УЭК һәм социаль карталар департаменты җитәкчесе Руслан Сөләймановка мөрәҗәгать иттек.

– 1 сентябрьдән республикабызда УЭКның «гадиләштерелгән» төре кулланышка керәчәк. Әлеге карта Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы мөмкинлекләреннән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук УЭК белән банк картасы кебек тә түләп булачак, – дип аңлата Руслан Сөләйманов. – Хәзерге вакытта безнең максат – үзара ярдәм итешүнең технологик механизмнарын эшләү, ягъни карта хуҗасы турында мәгълүмат җыю, аны бердәм базага кертү һәм башка шундый эшләрне башкаруның уңайлы ысулларын барлау. Ни өчен бер мең генә карта чыгардыгыз дип сорарсыз, әлбәттә. Биредә сүз гражданнарның шәхси мәгълүматлары турында бара, ә безнең яңа системада эшләү тәҗрибәсе юк диярлек. УЭКны алган кешеләр баштарак безнең контрольдә булачак. Ягъни, без һәрвакыт алар белән элемтәгә кереп, системаның тискәре һәм уңай яклары турында белешеп торачакбыз. Беренче пластик карталар «ИТ-парк»та эшләүче компанияләрнең һәм проектта катнашучы банклар – «Ак Барс» белән «Саклык банкы» хезмәткәрләренә биреләчәк. 2013 елның 1 гыйнварыннан республикада тиешле гариза биргән һәр кешенең УЭК алырга хакы бар. Ә 2014 елдан алдан гариза бирмәгән кешеләргә дә пластик карта тапшырачаклар. Әлбәттә, беркемне дә бу картадан файдаланырга мәҗбүр итмәячәкләр. Аңардан баш тартырга да ярый. Бер картаның бәясе 300-350 сум тәшкил итәр дип көтелә. Әмма беренче карталарны бушлай бирәчәкләр. Әгәр дә инде югалтсагыз, яки сезнең аркада ул сайтан чыкса, яңасын алыр өчен түләргә туры киләчәк.

– Бүген Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында банк картасы белән түләгән өчен 1-3 процент комиссия алына, ә УЭК белән ничек булачак?

– Әлегә моны әйтүе кыен... Комиссияне банк карта аша түләгән һәм түләү системасы өчен ала. Әгәр дә сез пластик картадан кибеттә әйбер алганда файдалансагыз, комиссия кибет хуҗасы җилкәсенә төшәчәк. Ләкин бу аңа авырлык китерми, чөнки инкассация һәм башка төрле чыгымнар булмый. 2011 елда Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында электрон түләүләр системасын керткәндә республика хөкүмәте комиссияләрне каплар өчен билгеле бер күләмдә акча бүлеп биргән иде. Ә 2012 елда моның өчен бюджетта акча каралмады. Ни өчен әле машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен штраф түләгәндә алынган комиссия башка салым түләүчеләр хисабына капланырга тиеш?.. Бәлки, УЭК буенча дәүләт хезмәтләре өчен түләгәндә процент ставкасы киметелер, ләкин бу әлеге проектта катнашучы банкларның үз ихтыярыннан торачак.

– Хәзер Татарстанның зур шәһәрләрендә җәмәгать транспортында йөргән өчен пластик карталары ярдәмендә түләргә мөмкин. Бу хезмәтне «Ак Барс Банкы»ның бүлекчәсе – «Социаль карта» ААҖ күрсәтә. Ләкин УЭК проектында башка банклар да катнаша. Транспортта йөргән өчен универсаль карта белән түләп булачакмы?

– Әлбәттә. УЭКның микрочипында «электрон кошелек» универсаль кушымтасы урнаштырыла. Шуңа күрә пластик карта кайсы банкта бирелүенә карамастан, транспортта да эшләячәк.

– Ә УЭКның куркынычсызлыгы ничек тәэмин ителер? Соңгы вакытта банк карталарын файдаланып урлашу очраклары арта бара, ә бит монда финансларга кагылышлы гына түгел, шәхси мәгълүматлар да булачак...

– Банк картасында магнитлы полоса бар. Әгәр дә явыз ниятле кешенең махсус җиһазы булса, бөтен мәгълүматны күчереп алу аңа берни дә тормый. Ә УЭКта магнит полоса юк, махсус микрочип файдаланыла һәм мәгълүмат шифрланган рәвештә саклана. Хуҗаның шәхси мәгълүматларын «уку» да, «күчереп» алу да мөмкин түгел. Картага махсус пин-код аша гына кереп була. Әгәр дә сез картаны югалтсагыз, борчылмагыз, пин-кодны белмәгән кеше аннан берничек тә файдалана алмаячак. Шулай да картаны күз карасыдай сакларга кирәк. 


Олег ПЛАТОНОВ

№ |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670