Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Камал театрынында Достоевский повесте буенча премьера

$
0
0
22.02.2014 Мәдәният
22 мартта 19 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә Федор Достоевский повесте буенча “Тыйнак кыз” спектакленең премьерасы. Режиссеры – Лилия Әхмәтова. Тәрҗемә авторы – Илгиз Зәйниев. Рәссамы – Булат Ибраһимов.

Әлеге әсәргә алыну яшь режиссер өчен зур тәвәкәллек. Беренчедән, Камал театры Федор Достоевский иҗатына тәүге мәртәбә мөрәҗәгать итсә, икенчедән, «Тыйнак кыз» повестенең үз театраль тарихы бар. Сүз, иң беренче чиратта, Лев Абрамович Додинның спектакле хакында бара. Әлеге куелыш үткән гасыр ахырының иң яхшы спектакльләренең берсе. Төп рольне гениаль артист - Олег Борисов башкарды. Додинның “Тыйнак кыз”ы, бернинди арттыруларсыз, рус театр тарихында үрнәк итеп куярлык спектакль. Танылган режиссерлар аннан соң Достоевскийның әлеге әсәренә алынырга батырчылык итмәделәр. Бу сәбәп әсәрнең дәрәҗәсен бер-бер күтәрә һәм яшь режиссерның кызыксынуын тагын да арттыра.

«Тыйнак кыз» - Федор Достоевскийның соңгы әсәрләреннән берсе. Автор үзе кереш сүзендә аны “фантастик” дип тә атый, чөнки төп геройның уйлар ташкыны, бер стенограф тарафыннан тыңланылып, язылып барган сыман.

Төп рольне – Рибачыны - Рамил Вәҗиев башкара.

“Тыйнак кыз” повесте буенча куелган спектакльләр, гадәттә, моноспектакльләр булып чыга. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки әсәрнең буеннан-буена тол ирнең, үз-үзенә кул салган, гәүдәсе күрше бүлмәдә ятучы яшь хатыны хакындагы монологы дәвам итә. Шунысы кызык, Лилия Әхмәтова спектакле Рамиль Вәҗиевның иҗат карьерасында икенче моноспектакль булачак. Исегезгә төшерәбез, актер Николай Гогольнең “Акылдан язган кеше язмалары” спектаклендә Поприщин ролен башкарды. Спектакль, шулай ук, Камал театрының Кече сәхнәсе өчен куелды. 

Тыйнак кыз – Рибачының хатыны ролен Гөлназ Минкина башкара. Камал театрында бу аның тәүге зур роле булачак - Г.Минкина театр труппасына быелгы сезонда кабул ителде.

Спектакльдә, шулай ук, Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова һәм тамашачыларга Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” спектакле (режиссеры - Лилия Әхмәтова) аша билгеле булган артист Алмаз Сабирҗанов катнаша. 

Исегезгә төшерәбез, «Тыйнак кыз» спектакленең премьерасы 22 мартта 19 сәгатьтә Камал театрында. Спектакль Камал театрының эксперименталь куелышлары мәйданына әверелеп килүче Кече сәхнә өчен махсус әзерләнә.

Белешмә:

Рамил Вәҗиев – артист. 1973 елның 27 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә туа. 1995 елны Казан культура һәм сәнгать университетын тәмамлап, Татар академия театры труппасына кабул ителә. 2013 елны актер “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Башкарган рольләре: Медведенко - «Акчарлак» А.Чехов, Илдар - «Бит» З.Хәким, Косинский - «Юлбасарлар» Ф.Шиллер, Таһир - «Әле кичә генә яз иде» Аманулла, Кабеш — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу” Н.Исәнбәт, Альфред — «Казан егетләре” М.Гыйләҗев, Әмир — «Баскетболист» М.Гыйләҗев, Камалетдин –«Банкрот» Г. Камал, Мишка –«Зәңгәр шәл» К. Тинчурин, Лояль –«Тартюф» Ж.-Б. Мольер, Поприщин –«Акылдан язган кеше язмалары» Н. Гоголь, Җәгъфәр –«Курчак туе» Г.Исхакый, Шүрәле -«Җанкисәккәем» Т.Миңнуллин, II Салих –«Казан сөлгесе» К.Тинчурин, Йосыф бәк Җәгъфәров-Алтайский –«Гөлҗамал» Н.Исәнбәт, Прозоров Андрей Сергеевич –«Өч сеңел» А. Чехов, Яхно Сергей –«Телсез күке» З. Хәким. 

Лилия Әхмәтова – режиссер. 2009 елны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура бүлеген тәмамлый (курс җитәкчесе - Ф.Бикчәнтәев). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры режиссеры.

Спектакльләре: “Дуслар җыелган җирдә” Т.Миңнуллин (2009), “Йөзек кашы” Ф.Хөсни (2011), “Искән җилләр көенә” З.Хәким (2012), “Авыл эте Акбай” Т.Миңнуллин (2013, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры); “Туган тумача” И.Зәйниев (2010, Әлмәт Татар дәүләт драма театры). 




в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>