Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

79 яшьлек кәләш

$
0
0
23.02.2014 Ир белән хатын
Узган ел Бөгелмә шәһәре ЗАГСын­да 79 яшьлек Наилә әби белән аннан 5 яшькә кече булган Илдус бабайның никахы теркәлгән. Өлкән яшьтә ничек гаилә корырга курыкмаганнар икән дип, “яшь парлар” белән элемтәгә керергә булдык. Баксаң, алар инде 29 ел бергә икән!

Никах укытып яшәгәч, пас­порттагы мөһер аларга шул­ка­дәр мөһим булганмы? Бабайның хатынын законлы итәсе килгән! Бар хикмәт шунда гына. Ә язылышкан көн аларның хәтерендә ничек калган? “13 август иде ул. Яшьләр кебек күлмәкләр сайлап тормадык инде. Кеше арасына кия торган өс-башны кидек тә, ЗАГСка киттек. Балалар алдан сөйләшеп куйган иде. Оныклар фотога тө­шер­де”, – ди Нургалиевлар.

Алар үзләре Ютазы районы­ның Малиновка авылында яши. Авылда хуҗалык саны бик аз калган, кибетләре дә күрше авылда икән. Балта остасы Илдус абый йортны ун ел элек үк төзи башлаган, яңа нигезгә күченүләренә – 3 ел. Әмма бабайның җир җи­мертеп эшләгән чаклары артта калган инде. Соңгы елда күзләре начар кү­рә, биш тапкыр операция кичер­гән. Наилә апа астма чиреннән интегә. Шулай да тормыштан зарланмый алар, иң мөһиме – күңел­ләре көр.

Наилә апа тумышы белән Ютазы районының Алма-ата, ә Илдус абый Әлмәт районының Тайсуган авылыннан. Нургалиевларның кавышып китүләре дә очраклы гына килеп чыккан. Наилә апа беренче ире белән 6 ел яшәгән. Иренең хыя­нәтен кичерә алмаган, никахы шуның аркасында өзелгән. Ялгыз хатын өч ир бала тәрбияләгән. Аларны аякка бастыру өчен тырышкан, сәүдә белән шөгыльлән­гән. Кичләрен куян, сарык тире­ләрен иләп, бүрекләр теккән. Дөрес, аңа балаларын интернатка биреп торырга да туры килгән. Ял көннәрендә алып кайткан. Яшьле­ген­дә кияүгә чыгарга тәкъдим ясау­чылар булса да, сабыйлар хакына дип ризалашмаган. Чит ир балаларны кабул итмәс дип курыккан. 20 еллап тол хатын булып яшәгәч, уллары әниләренә ялгыз калмаска киңәш итә. Бары тик шуннан соң гына кияүгә чыгу турында уйлана башлый.

Илдус абый Бөгелмә туберкулез диспансерына слесарь, ә Наилә апа оператор булып эшкә урнаша. Ир кеше аның белән очрашырга теләк белдерсә дә, башта риза булмый әле. “Беркөнне эшкә ике сәгатькә соңга калдым. Будильникны ишетмәгәнмен. Соңга калдым бит, дип, елый-елый эшкә барам. Шунда Илдус: “Әй, кызый, нигә соңга каласың? – ди. Менә шул вакыт аңа: “Ярар, килсәң, кил инде”, – дидем. Менә шулай бабайлы булдым. Ул минем күңелне барыннан да бигрәк, ярдәмчең булырмын, дигән сүзе белән эретте”, – дип искә ала ул кавышып китү мизгелләрен.

Наилә апа – Илдус абыйның дүртенче хатыны. Алдагы хатыннары кайсы мәрхүмә, кайсы белән аерылышкан. Бердәнбер кызы күптән түгел дөнья куйган. Иренең ничә тапкыр өйләнгән булуы куркытмаган “яшь” хатынны. Холык­лары туры килгәнгәме, алар бик матур яшәгән. “Ирем башта бераз салгаласа, тәмәке тартса да, аннан туктады. Бер тапкыр да авыр сүз әйткәне, кул күтәргәне булмады. Чыннан да, ярдәмчем булды ул”, – ди Наилә әби.

Гаиләдә татулыкны ничек сак­лап була? “Сабыррак булу кирәк. Минем моңа кадәр дә кычкыра, тавыш күтәрә торган гадәтем юк иде. Берең дәшкәндә, икенчең тыңлап тору, дәшмәү кирәк, – дип киңәш бирә тормыш тәҗрибәсе туплаган хатын. – Әнисенең апасы: “Ир бе­лән ипине кешегә бирмиләр. Ир арка җылытып яту өчен булса да кирәк ул, дия торган иде. Чыннан да, картлык көнеңдә терәк бик кирәк ул. Ялгыз калмаска кирәк”.

Илдус бабай гаилә тормы­шы­ның нечкәлекләрен чишкәнне яратмый, күрәсең. “Бөтен серне сөйләп бетермә инде”, – ди, шаяртып. Башка өйләнмәм, кияүгә чыкмам инде, диючеләр үзләре дә сизмәстән менә шулай парлашып куя һәм моның өчен бер дә үкенми.  


Сәрия САДРИСЛАМОВА

в„–26 | 23.02.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>