Россия Президентының Урал федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Холманских Хезмәт Герое исемен кире кайтарырга тәкъдим итә. Ул статусы буенча хәзер гамәлдә булган Россия Герое исеменә тиң булачак. Бу фикерне илнең 58 процент халкы хуплаган. Алар фикеренчә, хәзерге Россиядә гадел хезмәтнең дәрәҗәсе үсүгә йогынты ясарлык бүләк юк. Ә сезнеңчә совет заманыннан тагын нәрсәне кире кайтарырга мөмкин?
Владимир БАТРАКОВ, “Татаркино” дәүләт оешмасы директоры:
– Хезмәт Герое исемен кире кайтару турында төгәл генә җавап бирә алмыйм. Нинди исем белән аталса да, бүләкне лаеклы кеше алсын иде. Әмма кайвакыт, кызганычка каршы, киресенчә килеп чыга. Ә Совет заманына килгәндә, мин бу чорны, гомумән, кире кайтарыр идем. Чөнки киң масса өчен социализм кыргый капитализмга караганда күпкә уңайрак дип саныйм.
Дания НУРУЛЛИНА, Г.Камал театры артисты:
– Мин аны кайтаруга каршы түгел. Әмма исем нинди булу мөһим түгел. Һәр кешенең хезмәте бәяләнсен иде. Тырышып эшен башкарган һәркемнең хезмәте лаеклы бәяләнсен. Совет заманында тәртип булды. Ул вакытта яшьләр оешмалары актив эшли, һәр яшь кешенең шөгыле булды. Алар кичен драмтүгәрәкләрдә, башка түгәрәкләрдә шөгыльләнә иде. Мин үзем дә шактый түгәрәкләргә йөрдем. Хәзер шул биналар буш тора, яшьләр вакытларын төнге клубларда үткәрә. Һәр чорның үз кагыйдәләре инде, әлбәттә. Әмма тәртип ягы хәзер таркаурак.
Фәйзи ГАЛИЕВ, 1944-1993 елларда Арча районы “Искра” колхозы рәисе:
– Мин аны кирәк дип саныйм, әмма аны кайтару гына түгел, чын хезмәт геройларын таба торган система булдырырга кирәк. Элек биш елдан биш елга һәр өлкәдәге үсешне исәпләп торалар, үсеш 25 проценттан артса, бу исем бирелә иде. Әмма авыл хуҗалыгы тармагында аны лаек булмаган кешеләрнең алу очраклары да булды. Начар эшләгәннәргә дә бирү бу исемнең дәрәҗәсен төшерә. Аны чын геройлар гына алырга тиеш. Алар тапшырган хисапларны, ирешкән нәтиҗәләрнең дөреслеген тикшерергә кирәк. Бу исемне авыл җитәкчеләренә биргәндә, беренче чиратта, аларның авыл халкына тудырган уңайлыклары, аның белән ничек җитәкчелек итүе исәпкә алынырга тиеш. Совет заманыннан хезмәткә лаеклы түләү системасын кире кайтарыр идем. Элек колхозчылар үзе җитештергән һәр нәрсәдән өлеш ала иде. Балны стаканлап бүлгән чаклар булды. Һәр колхозга ял итәргә берничә юллама бүлеп бирелде. Бу чордагы түләүсез дәвалануны, түләүсез уку, түләүсез дәреслекләрне кире кайтару бары тик файдага гына булыр иде.
Юрий ПРОХОРОВ, мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе:
– Мин бу тәкъдимне хуплыйм. Минемчә, бездә бу исемгә лаек булырдай чын геройлар бар. Аны кире кайтару дөрес дип саныйм. Ул чордагы башка исем-бүләкләрне дә, тәртипләрне дә торгызу кирәкми. Россия СССРның варисы булганга, бездәге күп тәртипләр шул заманнан калган. Без бу системадан барысын да алдык бит инде.
Юлия ҖАМАЛИЕВА, студент:
– Минемчә, бу исемне кире кайтару фикерен совет заманын сагынып яшәгән кешеләр тәкъдим итә һәм шулар хуплый. Бу аларның шул чорны сагыну, үзләре яшь булган, үзләре өчен уңай булган чорга кайтырга теләвеннән дип саныйм. Хикмәт бүләкнең исемендә түгел, җисемендә, әлбәттә. Әгәр ул лаеклы кешегә бирелсә, аның ияләренә дәүләт сизелерлек ташламалар ясаса, бүләкнең дәрәҗәсе болай да югары булачак. Хезмәт Герое исемен кире кайтару гына гадел хезмәтнең дәрәҗәсен үстерүдә зур роль уйнар дип уйламыйм.
№169 | 25.08.2012