Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Ваһапов фестивале Казахстанга юл алды

$
0
0
02.04.2014 Мәдәният
31 мартта Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале вәкилләре Астанага юл алды.

Генераль продюсер Рифат Фәттахов җитәкләгән төркемдә фестиваль лауреатлары Ришат Төхвәтуллин, Гөлсирин Абдуллина, Руслан Сәйфетдинов, музыкантлар Алиса Лабзина, Рөстәм Рәхматуллин бар.

2 апрельдә Казахстан башкаласында Ваһапов фестиваленең 10 еллыгына багышланган бәйрәм концерты үтә. Билетлар инде күптән сатылып беткән.

Бәйрәмдә, фестиваль лауреатлары белән беррәттән, дөньякүләм танылган җырчы, СССРның халык артисткасы Бибигөл Түләгәнова чыгыш ясар дип көтелә.

Сәфәрне Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстанның Казахстандагы вәкаләтле вәкиллеге һәм Рәшит Ваһапов фонды оештыра.

Быел 10 еллык юбилеен билгеләп үтүче Ваһапов фестивале моңарчы Россиянең бик күп төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә чыгыш ясады. Алар арасында – Финляндия, Швеция, Германия, Польша, Америка Кушма Штатлары һәм башкалар.
 

 




в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>