“Татмедиа” ААҖ филиалы Intertat.ru электрон газетасын өч контент төркемгә бүлделәр. Бүгеннән чыганак яңа штат расписаниесе буенча эшләячәк. Бу хакта “Татар-информ” МАна “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов сөйләде.
Беренче төркемгә “Интертат” электрон газетасының татарча версиясе һәм 1 нчче гыйнвардан мөстәкыйль басма буларак чыга торган “Атна вакыйгалары” газетасы керә. Илназ Фазуллин “Татмедиа” ААҖ филиалының директоры һәм ике татарча версиянең (электрон һәм принт) баш мөхәррире булачак.
Икенче чыганак – “События недели” газетасы. Аны Ольга Мачнева җитәкләде. Дүшәмбе ул коллективтан киткән. “События недели” рус телендәге газетаның баш мөхәррире итеп, Елена Вавилова билгеләнгән. Ул бүген коллективка тәкъдим ителде.
Өченче төркемгә “События” электрон газетасы керә. “Хәзер без техник бизәлеше, дизайн белән шөгыльләнәбез”, - дип билгеләде Фәрит Шаһиәхмәтов. Газетаны Кирилл Шлыков җитәкләячәк.
“Шуны билгеләп үтәсем килә: административ берәмлек буларак, бу бер структура булачак, ә контент өлешләре - өчәү”, - дип ассызыклады “Татмедиа” ААҖ генераль директоры.
Ф.Шаһиәхмәтов сүзләренчә, әлеге чыганакларга өстәмә бюджет йогынтылары планлаштырылмый.
Алия ҖАМАЛИЕВА
в„–--- | 02.04.2014