Кайбер хуҗалыклар, төрле сылтау табып, “ертык технология” куллана. Кырда – трактор гөрелтесе. Кардан ачылган мәйданнарда көзге культураларны тукландыру бара. Россия буенча бу эш инде 6 миллион гектарда башкарылган.
Татарстанның Азнакай, Сарман, Тукай, Буа һәм башка кайбер районнарында язгы кыр эшләре башланып китте. Зәй районы хуҗалыкларында 600 гектар мәйданга минераль ашлама кертелгән. Көннәр шулай кояшлы торса, бүген-иртәгә башка районнарда да көзге культураларга минераль ашламалар кертү эшенә тотынмакчылар.
Югары сыйфатлы чәчүлек орлык белән генә түгел, минераль ашлама туплау буенча да проблемалар бар. Статистика мәгълүматларына караганда, кайбер хуҗалыкларда кыш буенча тупланган ашлама күләме, кем әйтмешли, “кече телгә дә җитәрлек түгел”. Язгы кыр эшләрен аеруча актив башлап җибәргән Зәй районы хуҗалыклары гектарына 78 килограмм минераль ашлама туплый алганда, мондый байлык үзләрендә үк җитештерелгән Менделеевск районында бу күрсәткеч 7,6 килограмм гына. Кама Тамагында – 6,9 кг, Яңа Чишмәдә – 6,5 кг, Мөслимдә нибары 5,8 килограмм тәшкил итә. Мондый күрсәткечләр белән мул уңышка өмет итү кыен шул инде.
Һава шартларына килгәндә, синоптиклар никадәр генә тырышса да, озак вакытка төгәл итеп әйтеп бирә алмый әле. Шулай да чама чамага туры килгән чаклар аз түгел. Һәрхәлдә, киртәсенә керәләр.
2014 елның кышында вакыты белән куырып алырдай салкыннар булса да, чагыштырмача йомшак һава өстенлек итте. Синоптиклар, дәвамлы салкыннар артка чигенеп, яз үзенең хокукларына тулысынча керер дип ышандыра.
Апрель аенда Татарстанның барлык районнарында да көннәр җылыныр, шәт. Белгечләр дә, температура 10-15 градустан да ким булмас, ди. Шулай булса да, кичләрен салкын һава үзен сиздерәчәк әле. Хәтта апрель ае уртасында да. Шуңа белгечләр көзге культураларны ашыгып ашларга да киңәш итми.
Карлы-бозлы җиргә төшкән ашламаның тәэсире бермә-бер кими икән. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре бу көннәрдә Лаеш районы Олы Кабан авылы янындагы тәҗрибә кырыннан кайтып та керми диярлек. Көзге культураларның хәлен күз уңыннан ычкындырмаска тырышалар. Нәтиҗәләр ясарга иртәрәк булса да, уҗымнар хәтта ки тәҗрибә кырларында да галимнәр өметләнгәнчә үк яхшы сакланмаган. Быелгы язны гадәттәгедән дә катлаулырак булыр, диләр. Бигрәк тә әзерлеге җитәрлек булмаган хуҗалыкларда. Беренчедән, күп урыннардагы чәчүлек материаллары тыштан тел-теш тидерерлек булмаса да, тирәнрәк анализ ясаганда, күп төрле кимчелекләр барлыгы ачыклана. Кайбер галимнәр фикеренчә, моның сәбәбе шактый тирәндә ята. Гадирәк итеп аңлатканда, элита, суперэлита, югары сыйфатлы һәм башка төрле орлык җитештерүчеләр алдына куела торган таләпләр үтәлеп җитми. Спорттагы сыман, һәр биеклекнең үз чикләре бар, күрәсең. Олимпия резервы, югары лига, беренче, икенче лига һәм башка биеклекләр өчен резерв әзерләүчеләр, кыскасы, махсус системасы бар, ди белгечләр. Кызганыч, бүген ул чикләрне бутаучылар да шактый икән.
Язгы кыр эшләренә килгәндә, барысы да хуҗалыкның бу эшкә көз һәм кыш көннәрендә ничек итеп әзерләнүенә бәйле. Урып-җыю тәмамлану белән барлык техниканы бер кат күздән кичереп, төзәтәсен төзәтеп дигәндәй, әзерлек сызыгына куя алганнар язгы чәчү чорында запас частьлар, ягулык-майлау материаллары эзләп вакыт уздырмый. Зәй, Сарман, Әтнә, Тукай, Балтач, Азнакай, Буа һәм башка кайбер районнар быел да язгы кыр эшләренә җитди әзерлек белән килә.
Чүпрәле районы “Чынлы” хуҗалыгында да язгы чорда ерып чыга алмас проблемалар булмаслыгы алдан билгеле. Монда язгы кыр эшләренә ел саен зур тырышлык куеп әзерләнәләр. Бүген нәрсә табышлы, шуны үстерергә тырышалар. Шуңа да табыш алу елдан-ел арта.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре уйлавынча, быелгы язда һәм җәй башында һава шартларының шактый катлаулы булуы көтелә. Әмма сыныкка сылтау итеп, үзебездән торганны эшләми калдыру югалтуларны арттырырга да мөмкин. Технология чылбырының бер кисәге генә өзелсә дә, әйтик, көзге культураларны вакытында җитәрлек күләмдә ашламаганда яки дым саклау чараларын күрмәгәндә, булачак уңышка зыян килүе бар, ди белгечләр.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–47 | 02.04.2014