Агымдагы ел башында Марий Эл республикасының татар мәдәнияте үзәге региональ милли-мәдәни автономия һәм мәдәният министрлыгы белән берлектә “Чулпан” балалар иҗатының III Халыкара конкурс-фестивален оештыра, дип игълан иткән идек. Конкурста катнашу өчен 1 февральдән алып 3 мартка тикле 3-4 минуттан артмаган чыгыш программасын (җыр-бию) видеога төшереп оештыру комиссиясенә җибәрергә кирәк иде.
15 мартта Йошкар-Олада гала-концерт формасында конкурсның йомгаклау туры үткәрелде.
Әлеге фестиваль-конкурс ун елдан артык республика дәрәҗәсендә уздырыла килде. Еллар үтү белән ул киңрәк колач җәйде, ә 2010 елдан башлап төбәкара итеп уздырыла башлады. Елдан-ел конкурста катнашучылар саны арта бара. Ә инде Идел буе регионнарыннан булган катнашучыларның күбәюе аеруча күңелле.
Конкурсның төп максаты –талантлы яшь татар башкаручыларын, коллективларын ачыклау, алар арасындагы иҗади элемтәләрне үстерү, милли мәдәният белән кызыксындыру, мәхәббәт тәрбияләү, балалар иҗатына җәмгыятьне җәлеп итү.
Быел фестивальдә Марий Эл, Удмуртия, Татарстан, Чувашстан республикаларыннан, Түбән Новгород һәм Киров өлкәләреннән йөзләгән егет һәм кыз катнашкан.
Конкурс 7-10, 11-12, 13-14, 15-17 яшьлекләр арасында түбәндәге номинацияләрдә үткәрелгән:
Хореография - биредә коллективлар һәм аерым башкаручылар ике бию номеры әзерләгән: беренчесе – сюжетлы татар биюе, икенчесе – Россия халкы биюе.
Вокал. Бу номинациядә ансамбльләргә һәм аерым катнашучыларга ике төрле жанрдагы номер: татар халык җыры һәм профессиональ татар композиторы әсәрен башкарган.
Халык уен коралларында уйнау номинациясе дә ике юнәлештә үткән. Беренчесендә - катнашучылар татар халык җырларын башкарырга, икенчесендә - профессиональ татар композиторы әсәрен эшкәртергә тиеш булган.
Фестиваль-конкурс нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары һәр номинациядә җиңүчеләрне билгеләде, аларга фестиваль дипломанты һәм лауреаты исемнәре бирде, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.
Җиңүчеләр исемлеге арасында Түбән Новгород өлкәсен яклап барган Спас районы Татар Моклокасы укучыларының исемнәре булуы аеруча сөендерде.
7-10 яшь төркемендә һәм вокал номинациясендә әлеге мәктәпнең 2 класс укучысы Ильнара Хөсәинова, “Гөлкәйләрем” һәм “Эх, дусларым” җырларын башкарып, өченче урынга лаек булган. Шул ук номинациядә 15-17 яшьлекләр төркемендә Эльза Магжанова (9 класс) икенче урын яулап лауреат исеме яулаган. Ул “Рәхмәтлемен Ходаема” һәм “Умырзая” җырларын башкарган. Хореография номинациясендә дә безнекеләр сынатмаган. Составында 8 класс укучылары Динара Сиафетдинова, Алсу Алимова, Венера Идрисова, Динара Закирова булган “Дуслык” бию төркеме чыгышы күпләрнең күңеленә хуш килгән. Алар башкарган “Каз канаты” һәм “Татар биюе” өченче урынга лаек булган. Билгеле, катнашучыларны әзерләгән һәм җитәкләп барган Спас районы мәдәният бүлеге белгече Гүзәлия Зиннәтуллинаның да өлеше шактый зур.
Без бу батыр, сәләтле кызчыкларыбызны ихластан тәбрик итәбез, киләчәктә дә аларның исемнәрен еш ишетеп торырга, яңадан-яңа җиңүләрен күрергә, алар өчен куанырга язсын!
Р.ХАМЗИНА
в„– |