Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Рушан Миңнегулов: Путин сүз биргәч - машина булачак

$
0
0
07.04.2014 Спорт
Сабаның каһарман миллионерын бүген күпләр белә. Аның Сочи Паралимпиадасыннан 3 медаль белән кайтуы, республикабызны тагын бер кат дөнья аренасында таныту хакында кабатлап тору артык булыр. Шулай да Рушан белән әңгәмә вакытында кызыклы моментлар ачыкланды.

- Рушан, Сабадан башка җиргә күченеп китү теләге юкмы? Матди мөмкинлекләр дә бар инде...

-
Мин Байлар Сабасында тудым, шунда үстем, моннан беркайда да китәсем килми. Гәрчә элегрәк ярышларга әзерләнү өчен шартлар күбрәк булган җиргә китәсем килсә дә. Башка төбәк өчен чыгыш ясап була, тик миңа бу кирәкми.

- Ни өчен нәкъ менә чаңгы спортын сайладың?


- Җәрәхәтләнгәнче мин, гомумән, 4 ел буе бию түгәрәгенә йөрдем. Һәлакәт нәтиҗәсендә, белгәнегезчә, бер кулым имгәнде. Шуннан соң спорттан гына түгел, көндәлек тормыштан да читләшә башлаган идем. Дусларыма ияреп чаңгы түгәрәгенә йөри башлады. Әкренләп професионналь дәрәҗәдә шөгыльләнә башладым.

- Сочи хакында бары яхшы якларны гына ишетәбез. Таякның да башы ике була, диләр бит. Паралимпиадада ошамаган мизгелләр булдымы?


- Күңелдә бер генә төер калды: Сочиның үзен күреп булмады. Олимпиада узган урын шәһәрдән шактый ерак урнашкан, ә без исә бары тик Олимпиада авылында тордык. Безнең маршрут гостиница белән ярышлар уза торган трасса арасында гына үтте, шунлыктан Сочиның үзендә йөреп булмады.

- Ярышка киткәндә чемпион булып кайтасыңа ышана идеңме?


- Әйе, башка төрле уйлыйсы да килмәде, бары тик җиңәргә дип бардым. Хәер, барлык спортчылар да шулай уйлап баралар дип беләм. Быелгы Дөнья Кубогы этапларында да алдынгылыкны бирмәдем, көндәшләрне дә чамалап була иде. Кыскасы, үземә нык ышанып бардым. Ә 4 ел элек Ванкуверга исә башкача әзреләнгән идем, призлы урыннарга, гомумән, дәгъва кылмадым.

- Кеше акчасы санау дөрес түгел анысы, тик сорамый булдыра алмыйм: бирәчәк премияләреңне нәрсә эшләтергә уйлыйсың?


- Әле уйлаганым юк, киләчәк күрсәтер.

- Рушан, безнең республикада чемпионнар барлыкка килгәч, спортны үстерүгә бирелгән игътибар, чыннан да, канәгатьләнерлекме?


- Зарланып әйтүем түгел, тик башка өлкәләрдәге шартларны күргәч, аларга ак көнләшү белән карыйм. Мәсәлән, Удмуртиядә чаңгычылар өчен барлык шартлар бар, анда спортчылар ел дәвамында әзерләнәләр. Бездә дә яхшыртсалар начар булмас иде.

- Башка өлкәләрдә паралимпиада чемпионнарына тиешле премияләргә өстәп фатирлар да биргәннәр икән...


- Әйе, Удмуртия, Мәскәү вәкилләренә җирле хакимият фатир да бүләк иткән. Безнең Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җитәкчеләре исә бушка фатир каралмаган, дигән җавап белән чикләнделәр. Шулайдыр да, тик нишләптер сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән татарстанлыларга фатиры да булды, атказанган исемнәрен дә бирделәр. Җырчыларга бар, ә спортчыларга – юк, аңлашылмый...

- Чемпионнарга бит әле машиналар да бүләк итү гадәте бар...


- Владимир Путин үзе машина бирергә сүз бирде, ул әйткәч булачак инде.

- Рушан, һәр спортчы өчен Олимпиада иң зур максат булып торадыр. Хыялга ирешкәч эчтә бушлык барлыкка килмәдеме?


- Чыннан да, зур спорт ярышында җиңү яулагач, тормышыңдагы хыялны чынга ашырган кебек буласың. Тик башкаларның бер генә түгел, күпсанлы уңышларын күреп, Олимпиада, безнең очракта Паралимпиадаларда яуланган алтыннар санын арттырасы килә. Максталар шулай итеп үзгәрә, яңалары барлыкка килә. 


Илназ ФАЗУЛЛИН

в„– | 04.04.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670