Казанда быел 100 тукталышка электрон таблолар урнаштырырга җыеналар. Алар кеше иң күп була торган тукталышларга куелачак. Транспорт чарасының ничәдә киләсе язылган мондый таблолар әлегә 5нче трамвайның барлык тукталышларында, автобус тукталышларының 10ысында гына бар.
Казан мэриясеннән хәбәр итүләренчә, узган ел шәһәрдә җәмәгать транспортының 77 проценты вакыт графигын төгәл үтәп хәрәкәт иткән. Таблолар барлыкка килүгә Богота шәһәренең (Колумбия) элекке мэры Энрике Пеньялоса да йогынты ясамый калмагандыр. Ул узган ел башкалада транспорт хәрәкәтен көйләүгә кагылышлы лекция укып киткән иде. Пеньялоса автомобиль юллары салуны киметү хисабына җәяүлеләр, велосипед юллары, парк, скверлар санын арттырган кеше. Шулай итеп Богота шәһәрендә дөньядагы иң яхшы җәмәгать транспорты системасы барлыкка килгән, “бөке”ләр 40 процентка кимегән. Сезгә Казанда җәмәгать транспортында йөрү уңайлымы? Нинди очракта машинадан автобусларга күчеп утырыр идегез?
Ринат ТАҖЕТДИНОВ, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты:
– Күбрәк җәяү йөрим. Фатирым – шәһәрнең үзәгендә, өйдән – театрга, театрдан өйгә транспортка утырмыйча кайтырга тырышам. Әмма шунысы бар: җәяү йөрергә Казанның үзәгендә генә уңайлы. Арырак китсәң, җәяүле юлы булмаган урыннар шактый күп. Моңа, мөгаен, игътибар итәрләр. Болар – төзәтергә мөмкин булган әйберләр. Гомумән алганда, хәзер Казанда җәмәгать транспортында элеккегә караганда йөрү уңайлырак. Олыларга да йөрергә була. Бигрәк тә метро җайлы. Бакчага кайвакыт метрога утырып барам.
Юлдаш ЯГЪФӘРОВ, “Казметрострой” оешмасы хезмәткәре:
– Ике ел элек машинаны сатып, җәмәгать транспортында йөри башладым. Калькулятор алып, автомобильгә киткән барлык чыгымнарны санадым. “Бөке”гә киткән вакытны да акчага күчереп исәпләдем. Җәмәгать транспортыннан файдалану, кирәк чакта такси чакырту арзангарак төшә икән. Автобусларның да җитешсезлекләре бар, әлбәттә. Алар тукталышларда бик озак тора. Таблоларга килгәндә, әлегә анда барлык автобусларның да ничәдә киләсе күрсәтелми. Телефонга “Дорога ТВ” дигән программа күчереп алдым. Өйдән аның аша автобусларның ничә минуттан киләсен чамалап чыгам, кирәк җиргә һәрвакыт вакытында барып җитәм. Автобуслар өчен махсус полоса булуы уңайлы. Әмма, кызганыч, алар гел буш булмый. Бу юллар төп юлдан киртә белән аерылган булырга тиеш. Европа илләрендә, Америкада шулай. Тротуарлар мәсьәләсе бар: җәяү, коляска белән йөрергә уңайлы түгел. Казанда әлегә велосипедта йөрү дә шактый хәтәр. Үзем йөрим, әмма балаларга йөрергә рөхсәт итмим. Велосипед юллары һәр җирдә булырга тиеш.
Алсу МӨБАРӘКШИНА, туристик агентлык җитәкчесе:
– Җәмәгать транспортына күчеп утыра алмас идем. Машина мобиль булырга ярдәм итә. Шәһәрнең бер урыныннан икенче урынына санаулы минутта барып җитә алам, бернинди “бөке”ләр дә очратканым юк. Әгәр машина алу мөмкинлеге булмаса гына җәмәгать транспортында йөрер идем. Машина ул синең өең кебек. Анда ашыйм да, йоклап та алам. Эшкә барганда берничә минутка соңрак чыгарга, өйгә тизрәк кайтып җитәргә була. Ә автобус озак йөри. Автомобильләр саны арту ул гадәти хәл. Без шундый заманда яшибез. Әмма аны сак йөртергә кирәк. Йөртүче һәм җәяүле бер-берсенә уңай мөнәсәбәттә булырга тиеш.
Алия ХӘЛИМОВА, укытучы:
– Минем машинам юк. Якын дустым 20 яшендә һәлакәткә очрап үлгәннән соң машина алудан баш тарттым. Җәмәгать транспортыннан файдаланам. Аларның хәрәкәте соңгы елларда шактый уңай якка үзгәрде. Озак көтәсе юк, 15 минуттан артык көткән очраклар бик сирәк була. Таблолар булу уңайлы, әмма автобусларның барысы да анда күрсәтелгән вакытта килми әле. Казанда җәяүлеләр өчен уңайлыклар бик аз. Алар юк диярлек. Шәһәрне көннән-көн машиналар баса бара. Йорт ишегалларына машиналар куйгач, балалар уйнарга ашъяулык кадәр генә урын кала.
в„–48 | 04.04.2014