Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Язучылар олуг затларыбызны барлауга керешкән

$
0
0
21.04.2014 Мәдәният
Татар язучылары “ЖЗЛ”, ягъни “Кызыклы шәхесләр тормышы” циклын яңадан гамәлгә кайтарырга ниятләгән. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен Татарстан Язучылар берлеге дәүләт заказы да алды.

Якын киләчәктә татар халкының бөек шәхесләре: Кол Шәриф, Казан ханы Сафа Гәрәй, Таҗетдин Ялчогыл, Шаехзадә Бабич, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында саллы китаплар дөнья күрәчәк.

“Мәшһүр татарлар турында романнар, чәчмә әсәрләр иҗат итү буенча дәүләт заказы алдык. Быел биш шәхес турында әсәрләр яза башлыйбыз һәм шулай ел саен дәвам итәргә исәп бар. Язучыларга гонорары яхшы булачак. Әлегә кадәр китап нәшриятләренең язучыларга андый гонорар түләгәннәре юк иде”, - дип хәбәр итте Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан.

Тарихи шәхесләребез турында безгә бүгенге көн каләм әһелләре: Ркаил Зәйдулла, Солтан Шәмси, Рөстәм Галиуллин, Галимҗан Гыйльман, Айгөл Әхмәтгалиева бәян итәчәге мәгълүм булды.

Шагыйрь һәм драматург Ркаил Зәйдулла Кол Шәриф турында тарихи роман язырга җыена. “Кайбер өлешләре язылды да инде. Язучылар берлеге рәисенең инициативасы белән безнең бөек тарихи шәхесләрнең тормыш юлын, эшләгән гамәлләрен халыкка күрсәтү максатыннан оештырылды бу эш. Хөкүмәттән күпмедер микъдарда акча да бирелде. Биш шәхес турында биш роман язарга дигән вазифа йөкләнде. Бу романнар уңышлы чыккан очракта, чит телләргә тәрҗемә ителүе дә күздә тотыла. Чөнки бу шәхесләр - милләтнең йөзек кашы һәм аларны башка халыклар да белергә тиеш. Шулар үрнәгендә нинди халык икәнебезне күрсәтергә кирәк”, - дип язучы буларак әлеге башлангычны хуплый Ркаил Зәйдулла.

Казан ханы Сафа Гәрәй шәхесенә язучы Солтан Шәмси алынган. Хәзерге вакытта Солтан ага тарихи мәгълүматлар, тарихи материаллар туплау белән мәшгуль. Бүгенге көн укучысына Сафа Гәрәйне дәүләт эшлеклесе генә түгел, ә кеше буларак та ачып бирергә җыена икән. “Күренекле ханның тормышы бик катлаулы булган. Фетнәчеләр аны ике тапкыр тәхеттән дә төшергән. Өченче тапкыр Кырымнан килеп, тагын Казан тәхетенә утыра. Иң яраткан хатыны Сөенбикә белән тормышларын да бәян итәргә җыенам. Аның кешелек сыйфатлары да әсәрдә нәкъ менә Сөенбикәгә карата мөнәсәбәтендә ачылачак. Казан ханлыгындагы тотрыксызлык заманында дәүләтне саклап калырга тырышып, шуның өчен көрәшеп яшәгән шәхесебез инде ул”, - дип үз фикерләре белән уртаклашты язучы. Солтан Шәмси ышандырганча, әсәр популяр телдә язылачак. “Халык аңлап бетермәгән гарәп сүзләреннән качачакмын”, - ди ул.

Чаллы каласында яшәп иҗат итүче Айгөл Әхмәтгалиева әдәбият сөючеләргә, шулай ук, шактый таныш исем. Ул исә татарның беренче хатын-кыз артисты Сәхибҗамал Гыйззәтуллина- Волжская истәлеген мәңгеләштерергә ниятләгән. Бу табигый хәл, чөнки ул бәләкәй чагыннан ук театр сәнгатенә гашыйк. “Театрга бару, спектакль карау, артистлар белән аралашу җанны мунча кертә, чистарта. Дөньяга да матуррак карый башлыйсың. Күзең телиме-теләмиме - матурлык кына күрә, матурлык кына эзли. Ә инде Сәхибҗамал образына тукталуымның икенче сәбәбе шунда: татар театры дөньясында хатын-кызлардан беренче булып сәхнәгә аяк баскан шәхес турында бүгенге көнгә кадәр әдәби әсәрнең дөньяга чыкканы юк. Фаҗигаи язмышлы хатын-кыз, аның тормышында ачыкланып бетмәгән мизгелләр бик күп. Үзем дә ачыклап бетерә алырмынмы икән, дип уйлыйм. Ачылмаган тарих битләре бер яктан бик куркыта, икенче яктан - ымсындыра. Безнең нинди сокланырлык, үрнәк алырлык кызларыбыз булган! Мин үземнең бик җаваплы, авыр эшкә тотынганымны беләм. Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсә, ерып чыгармын дип уйлыйм”, - ди язучы.

Сүз дә юк, Айгөлне җентекле эзләнүләр, Оренбур, Уфа, Ижау, Әгерҗе, Яшел Үзән якларына, Сәхипҗамал Гыйззатуллина-Волжская эзләре буйлап иҗади сәяхәтләр көтә.

Язучылар берлегендә әлеге яңа проектны тормышка ашыру өчен никадәр акча бирелгәнен ачыклап булмады. Язучылар берлегендә әйтмәделәр, ә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге: “Бу хакта бездә бернинди мәгълүмат юк”, - дип белдерде.

Югарыда телгә алынган олуг затлар тормышын яктыркан әсәрләр язылуы - куанычлы хәбәр. Бүгенге көн укучыларын чын-чынлап җәлеп итәрлек, яратып укырлык китаплар дөнья күрәчәгенә өмет итик. 


Мөршидә КЫЯМОВА

в„– | 17.04.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>