Мәктәпләрдә булган хәлләр түрәләрне уку йортларын, укучыларны ничек якларга дип җитди уйланырга мәҗбүр итте. Россия Мәгариф министрлыгы бу уңайдан “Белем бирүче оешмаларда террорчылыкка каршы торуга таләпләр” дип исемләнгән закон проектын эшли.
Яңа документ нигезендә балалар бакчалары, мәктәп, вузлар җитәкчелеге үз тирәсендәге җинаять кылырга мөмкин булучылар турында мәгълүмат тупларга тиеш. Директорлар үз мөгаллимнәре, укучыларының да нишләгәннәрен, ниләр сөйләгәннәрен күзәтәчәк, кагыйдәләргә буйсынырга теләмәүчеләргә аерым “досье” алып бару да каралган. Моннан тыш уку йортларына бәреп керүне чикли торган механизмнар урнаштырырга, торбалар бар икән, аларны да чәнечкеле тимерчыбык белән уратырга, килгән һәр кешене тимер детектор аша тикшереп уздырырга тәкъдим ителә. Ә сез ничек уйлыйсыз: мондый чаралар белән уку йортларын саклап булачакмы?
Разил ВӘЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
– Балаларның куркынычсызлыгы – мөһим мәсьәлә. Чит илдәге мәктәпләрне күргәнем бар: үзләре аерым бер дәүләт, министр да, күрше йортта яшәүче әби дә анда үтеп керә алмый. Бездә дә саклык турында уйларга кирәк, ләкин, минемчә, бу очракта эшне арттан башлаганнар. Террорчылык, экстремистлыкны юкка чыгару проблемасын юк итү, сәбәпнең төбенә төшәр урынына укытучы, укучылардан Павлик Морозовлар тәрбияләргә телиләр. Югыйсә әхлакка игътибарны арттырасы бит!
Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА, Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры:
– Укытучы болай да авыр холыклы балалар начар юлга басмасын дип аның күңелен чистартуны максат итеп куя, бу – аның табигый эшчәнлеге. Барысы да аның күз алдында бит, ләкин аларның исемлеген аерым органнарга тапшыруны таләп итсәләр, бу укытучының табигатен астын өскә китерәчәк. Укытучының эше иҗади, ул бер статист, җансыз күзәтүче түгел бит. Әгәр дә бу кануни нигездә кертелә икән, мондый гамәл җәмгыятьне артка этәрәчәк. Мәктәпне саклыйбыз дип, аны тимерчыбык белән уратып алуга да, кешеләрне аерым электрон җайланмалар белән кертүгә дә каршымын. Бу бит аерым бер зона түгел.
Фәнис ҖИҺАНША, Камал театры артисты, дүрт бала атасы:
– Балаларның куркынычсызлыгы өчен барысы да эшләнергә тиеш. Аэропортта оекбашка кадәр тикшереп, очкычка озаталар. Менә мондый җентекле тикшерү уку йортларында да булырга тиеш. Ләкин сорау: бу бездә эшләячәкме? Нинди генә чаралар каралмасын, җинаятьчеләр барыбер юлын таба.
Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА, эшмәкәр, ике бала анасы:
– Төгәл җавабым юк, киләчәкне белмибез. Әмма мин үзем балаларны саклауда барлык чараларны күрергә кирәк дип уйлыйм. Террорчылыкка гына каршы түгел, ә, гомумән, тәртипсезлеккә, җинаятьчелеккә каршы чаралар уйлансын. Террорчылыктан бигрәк педофилиядән куркам, чөнки анысы реаль куркыныч, көн-аралаш хәбәрләрне ишетеп торабыз.
Альберт ИБӘТУЛЛИН, физкультура укытучысы:
– Әлегә һәр мәктәп бу мәсьәләне үзе хәл итә, ата-аналар акча җыешып, сак өчен түли. Минемчә, сакта әби-бабайлар түгел, ә полиция хезмәткәре торырга тиеш. Бу документ каршылыклы фикер тудыра. Директор, укытучыларга полиция, махсус көчләрнең вазыйфаларын йөклиләр булып чыга. Ә кем укыту белән шөгыльләнәчәк? Гап-гади тел белән әйткәндә, укытучыларны шымчылык белән шөгыльләнергә мәҗбүр итмәкчеләр. Бу түрәләр тарафыннан чираттагы зурдан кубып эшчәнлек күрсәтүгә охшап тора. Кайчан реаль чаралар күрелер икән?
в„–57 | 19.04.2014