Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Питрәч. Мишә. Су туристлары. 18-20 апрель (ФОТО)

$
0
0
21.04.2014 Спорт
Ташулар киткәч, һәр елдагыча (менә инде 15 елга якын) спорт туризмына мөкиббән китүчеләр Питрәчкә, Мишә елгасы буена җыелалар. Монда су дистанцияләрендә спорт туризмы буенча Татарстан чемпионаты уздырыла, ә былтыр хәтта Идел буе чемпионаты узды.

Быел да 18-20 апрель көннәрендә, үткән ял көннәрдә Мишә буе гөж килде. Менә ничек ял итәргә кирәк ул! Туристлар чатырлар корып, учаклар ягып, өч көн буена су буенда яшәделәр. Мишәнең шаулап торган баскыч-баскыч агымнарында катамаран, каякларда ярыштылар. Монда Чабаксар, Йошкар-Ола, Самара, Яшел Үзән, Саратов, Тольятти, Түбән Новгород һ.б. төбәкләрдән йөзгә якын спортчы, турист җыелды. Чемпионатны оештыручы, Татарстанның спорт туризмы федерациясе рәисе Илгизәр Хәйруллин әйтүенчә, Мишәнең Питрәчтәге шушы өлеше – уникаль. Баскычлы-баскычлы, таулы яклардагы шикелле шарлавыклы, көчле агымлы, тирән – су туризмы өчен менә дигән шартлар монда. Күпер төзелеше вакытында уйламаганда-нитмәгәндә барлыкка килгән үзенчәлек Мишә буен туристлар оясы итте. Мондый уникаль урын Татарстанда гына түгел, Идел буе төбәгендә дә бүтән юк. Тиккә генә чемпионат 15 ел дәвамында Питрәчтә узмый.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25 




в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Trending Articles


Иминлек догасы