Равил Фәйзуллин исеме шигърият сөючеләргә генә түгел, һәр татарга таныштыр, мөгаен. Халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил аганың төрле телләрдә басылган 50дән артык китабы дөнья күргән. Аларның гомумтиражы миллионга якын! Ил агасы, татар әдәбиятының аксакалы бүген нинди хис-кичерешләр белән гомер итә икән?..
– Равил абый, дөрес яшәдем дип уйлыйсызмы?
– Дөрес яшәмәдем дисәм, үзе үк дөрес булмас. Җәмгыятьтә азмы-күпме абруйлы урыным, дәрәҗәм бар икән, димәк, гомер заяга узмаган. Кыек-мыек яшәп кешеләрнең ихтирамын яулап булмый. Әлбәттә, ялгышлар бөтенебездә дә бар, миндә дә җитәрлек. Үкенечкә калган, эшләнеп бетмәгән әйберләр калды. Шулай да глобаль ялгышлар булды дип әйтә алмыйм.
– Сез сугыш чоры баласы...
– Әйе, мин 1943 елда туганмын. Минем елгылар аз. Нишләп сугышның иң кызган чагында туа алган соң әле ул, дип кинаяләп сораучылар да булмады түгел... Әтине сугыш башлангач та фронтка алалар, Сталинград чолганышына эләгә, 1942 елда каты яралана. Немец пулясы аның йомшак урынына кереп, икенче яктан чыгып киткән, нечкә җиренә тимәгән. Кайчакта әйтеп тә куйгалыйм: рәхмәт ул акыллы немец пулясына! Әгәр дә әти шунда үлеп калса, мин тумаган булыр идем бит.
Әти алты ай госпитальдә ятканнан соң авылга кайткан һәм мин дөньяга килгәнмен. Яраланып кайткач ул бүтән сугышка бармады. Колхоз рәисе булып эшләде.
– Сез күп нәрсәгә бик иртә иреш¬кәнсез. Студент чакта ук ике китабыгыз чыккан һәм... белүемчә, 5 курста университеттан куылгансыз. Мондый ЧП каян килеп чыкты соң? Сәбәп нидә?
– Мин яхшы укучы студентлар исәбендә идем. Югары стипендия алдым, аерым, индивидуаль план белән укыдым. Мондый план белән укучылар кайбер гомуми лекцияләргә йөрмәү хокукына ия иде. Мин мондый хокукны киңрәк мәгънәдә аңлаганмын күрәсең, берзаман лекцияләргә бөтенләй йөрми башлаганмын. Стипендиямне дә дус егетләр алып кайтып бирә иде. “Тегеләр” жаргонында әйтсәк, “почти пахан!” Иҗат бара. Китаплар, шигырьләр чыга. Исем халык теленә керде. Өстәвенә, өйләнеп тә җибәрдем. Деканаттан университетка чакырып миңа хатлар җибәрәләр икән. Үч иткәндәй, адресны ялгыш язганмын. Тихомирная дигәнмен. Ә мин Тихогорскаяда торам. Хатларны алмадым...
Сабырлыклары төкәнгәндер инде, “за игнорирование преподавателей” дигән нигезләмә белән университеттан чыгардылар... Шулай да мәрхәмәтле кешеләр табылды – читтән торып укучылар белән бергә дәүләт имтиханнарын тапшырырга рөхсәт иттеләр.
– Сез бик популяр шагыйрь булгансыз, хәзер ник андый шагыйрьләр юк?
– Заманасы үзгәрде. Ул вакытта әдәбиятның роле бик зур иде, мин тиккә генә язучы булырга теләмәдем бит инде. Язучылар съездына бөтен Политбюро кереп утыра иде. Элек әдәбият, язучы партиянең булышчысы, идеологияне алып баручысы санала иде. Хәзер тотрыклы идеология юк. Акчамания төп идеологиягә әверелеп бара. Без яшь чакта актив яза идек, әмма басылыр мәйдан юк, дөресрәге, мәйдан бик тар иде. Хәзер исә басылыр җир – журналлар, газеталар күп, укучы аз. Язучы хезмәте белән тиешле санлашу юк.
– Сезнең “Горурлык” дип исемләнгән өчъюллык шигырегез бар:
“...Таз эчендә – орчык малай.
Пар эчендә – ата елмаюы:
“Арка ышкырга кешем бар!”
– Дүрт тапкыр никахлансам да, ике генә улым бар. Бу өчъюллык беренче хатыным Миңлебикәдән (шагыйрә Бикә Рәхимова) туган өлкән улым Алмаз тугач язылган иде. Ул хәзер үзе дә ир уртасы кеше. Өч баласы бар. Мәскәүдә яши. Россия Президенты аппаратында җаваплы вазыйфа башкара. Шөкер, аралашып, йөрешеп торабыз. Өч оныгым да чатнатып үз телебездә сөйләшә. Хәзерге хатыным Наиләдән Газиз исемле улым туды, 13 яшьтә, 6 класста укый.
– Аккош күлендә зур йорт салгансыз, сез бай шагыйрьме?
– Беркайчан да ярлы, шул ук вакытта беркайчан да бай булмадым. Өйне хәләл көчем белән салдым. Бүрәнәдән салынган җыйнак кына авыл йорты ул, гадәти, агач йорт.
– Рәсми булмаган зур мәхәббәтегез Гөлсем Исәнгулованы юбилее белән котладыгызмы?
– Әйе, зур мәхәббәт булды, соңыннан бик дустанә хәлдә калдык. Юбилеена бардым, сәхнәдән котладым.
– Хисләр калганмы?
– Хисләр-фәләннәр түгел – кешелеклелек. Гомернең бер кисәге үткән бит. Ул шигырьләр яздырды, этәргеч ясады миңа, рәхмәт аңа. Ул чорда минем мәхәббәт лирикасы начар түгел иде.
– Сез күптән түгел “Казан утлары” журналының баш мөхәррире постыннан киттегез. Үзегез теләпме?
– Әйе. “Казан утлары” – гомеремнең, яшәвемнең зур бер өлеше, мәгънәсе булып чыкты. 25 елга якын баш мөхәррир булып хезмәт куйдым. Инде бүтәннәр эшләп карасын. Бу заманда баш редактор булып эшләү җиңел түгел.
– Хәзер ниләр белән шөгыльләнәсез?
– Мин бүген “Татмедиа” генераль директоры киңәшчесе, татар телендә чыга торган журналларның кураторы.
– “Татмедиа” сәясәтенә ризасызлык белдергән бердәнбер кеше сез булдыгыз, ахыры ничек бетте аның?
– Марат Моратов заманында иде ул (М.Я.Моратов – бүген “Вамин” башлыгы). “Татмедиа”дан канәгатьсезлек белдереп М.Шәймиевка хат яздым. Ул җавапны Моратовка җибәргән. Хатны татарча язган идем, җавап татарча килгән, Моратовка исә шуны тәрҗемә итеп биргәннәр. Шуны да укый белмәгәч, ничек эшләргә кирәк инде?! Шуннан соң ул бөтен редакторларны җыйган, мин җыелышка бармадым, моңа бик аптыраган. Этнең койрыгын кем киссә, шул яхшы ди. Шуннан соң авторитетым үсте.
– Сезнең турыда интернетта: “Тормышка яраклашып талантын җиргә күмгән кеше” дип язганнар. Мондый сүзләргә ничек карыйсыз?
– Тыныч. Интернет чүп чиләгенә охшаган, теләсә нәрсә язып була. “Кәҗә – мал түгел, “Казан утлары” журнал түгел”, – дип тә язганнар иде әле. Нәрсә дип әйтим, илле елдан артык әдәбият үзәгендә торган кешемен. Төрле кешеләр белән очраштым, миңа этлек ясаучылар да, ясарга теләүчеләр дә булды. Әгәр дә мин алардан үч алып, шулар белән мәтәшә башласам, язарга вакытым калмас иде. Тормышка яраклашып талантын җиргә күмгән дигәннән, яраклашу ул әле ялагайлану дигән сүз түгел. Яраклашу – акыллылык билгесе дә.
– Үткән елның ахырында Казандагы опера һәм балет театрында, Мәскәүнең Әдәбиятчылар йортының Зур залында һәм башка шәһәрләрдә сезнең иҗатка багышланган зур тантаналар узды. Президент исеменнән яхшы машина да бүләк иттеләр...
– Әлбәттә, болар күңелне үстерә, иҗатка дәртләндерә торган гамәлләр инде. Иң мөһиме – ул минем генә бәйрәм түгел, татар әдәбияты тантанасы, язучыларыбызның уртак бәйрәме булды. Форсаттан файдаланып, бу әдәби-мәдәни чараларны оештырырга булышкан өчен Татарстан җитәкчелегенә, мине котлаган каләмдәшләремә, дусларыма, туганнарыма, күпсанлы укучыларыма олы рәхмәтемне белдерәм.
ГАБДЕРӘХИМ
в„– |