Яз айлары – терлекчелек өчен аеруча катлаулы вакыт. Җәйге лагерьларга күчү мәшәкатьләре, көтүгә чыгу белән бәйле ашату рационы үзгәрү – болар барысы да сөт җитештерү күләменә йогынты ясамый калмый. Мондый вакытларда сөт җитештерүне киметмәс өчен белгечләрдән, терлекчеләрдән зур осталык та сорала.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, соңгы айларда бернинди кыенлыкларга карамый, күп районнар мөгезле эре терлекнең баш санын гына түгел, ит һәм сөт җитештерү күләмен дә арттырырга тырыша. Бу кадәресе бигрәк тә Кукмара, Арча, Буа, Балтач, Минзәлә, Әтнә районы хуҗалыкларына хас.
Нәкъ менә шундый фидакарьләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы сөт җитештерү буенча Россиядә иң алдынгы төбәкләрдән санала. Республика хуҗалыкларында көн саен 3150 тоннадан артык сөт җитештерелә. Шунысы сөенечле: язгы чорда күп хуҗалыкларда продукция җитештерү күләме арта.
Үзе юкның – күзе юк
Мөслим районында киресенчә: сөт җитештерү күләме кимегәннән-кими. Бүген район хуҗалыклары хәтта узган ел белән чагыштырганда 2301 тонна сөт, 42 тонна итне кимрәк җитештергәннәр. Соңгы вакытларда сөтнең бәясе чагыштырмача югары икәнлеген дә исәпкә алганда, хуҗалыклар миллионнарча сум акчадан колак какканнар булып чыга.
Бүген Мөслим районы хуҗалыкларында 13708 мөгезле эре терлек калып бара. Шулай булуга да карамастан, бер ел эчендә терлекнең баш санын 3234 кә, шул исәптән савым сыерларын 902 башка киметкәннәр. Мондый адымнар белән барганда, Мөслим районының күпмедер вакыттан соң бөтенләй терлексез калуы да бар. Мондый аяныч хәлнең сәбәпләре нәрсәдә? Проблеманы урынга барып ачыклар өчен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә 17 белгечтән торган махсус комиссия Мөслим районы хуҗалыкларында булып кайтты.
Терлекчелек өлкәсендә озак еллар эшләгән белгечкә кайвакыт фермага барып бер күз йөртеп чыгу да җитә шул инде. Шунда ук нәрсәнең ни икәнлеге ачыклана. Нәҗип Нәкыйп улына да Мөслим районы хуҗалыкларында ни өчен бу кадәрле башбаштаклык хөкем сөрүен ачыклау артык кыенлык тудырмаган. Әйтик, “Исламов И.З.” крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек комплексында мул продукция алу өчен бөтен мөмкинлекләр булуга да карамастан, ферма эшчеләре, белгечләре өчен тиешле эш шартлары, матди-кызыксындыру чаралары күрелмәү нәтиҗәсендә гап-гади таләпләр дә үтәлми, ди ул. Фермада хәтта савымчылар өчен киенү-чишенү бүлмәсе булдыруны да кирәк санамыйлар. Югыйсә район бюджетына саллы гына өлеш кертүче оешма һәм КФХ җитәкчесе Илгиз Зәки улы 1139 баш эре мөгезле терлеге булган фермада гади генә катнаш азык цехы эшләтеп җибәрә алыр иде. Һәрхәлдә, савым сыерларына коры бодай, әчегән силос ашатып, мул сөт җитештереп булмый. Ул чагында, бәлки, савым күләме дә 11 килограмм белән чикләнмәс, 100 сыердан нибары 64 түгел, ә күбрәк бозау алырлар иде. Иң аянычы, хуҗалык җитәкчесенең терлекчелеккә карата мондый мөнәсәбәте белгечләр һәм ферма эшчеләренә дә күчә. Нәтиҗәдә терлекчеләр “көн ничек үтсә, шулай яхшы”дип яши бирә. Бер яктан, продукция җитештерү кимесә, икенче яктан, терлекнең баш саны азайганнан-азая. Бозаулар турында әйтәсе дә түгел. Дөньяга килгәннәренең дә 10 проценты үлеп бара, ди министр урынбасары.
Ашаган белми, тураганга кыен
Комиссия әгъзасы, министрлыкның нәселле терлек хезмәте җитәкчесе урынбасары Илдар Фәрхуллин әйтүенчә, мондый аяныч хәлләр Мөслим районының башка хуҗалыкларына да хас. Аерым алганда, “Мөслим” агрофирмасы Чакмак авылының 402 баш мөгезле эре терлеге булган фермада сыерлар турында кайгырту түгел, терлекчеләр өчен гап-гади көнкүреш шартлары да юк. Малларны нинди рацион белән ашатуларын да ачыклау кыен. Эт – баш, сыер – аяк дигәндәй, терлекчеләр малларга биреләсе терлек азыгы, концентрат яки катнаш азыкның күпме булырга тиешлеген дә белми.
Фермада бозау тудыру өчен махсус урын булмау бер хәл, яңа туган 84 бозауны нибары бер терлекче карый. Бозаулар өчен профилакторий, “салкын” ысул белән тәрбияләү хыялда гына кала. Нәтиҗәдә малкайлар бер айдан соң ук төрле авырулар белән чирли башлый. Хезмәт хакына килгәндә, берүзе 84 бозауга тәрбия күрсәтүче терлекче соңгы айда 6 мең сум алган. Мондый акчага алны-ялны белми эшләү җиңел түгелдер шул.
Фермада ясалма орлыкландыру буенча технологның айлык хезмәт хакы 3 мең сум. Әле монысы ярый кебек. Ферма мөдиренә – 1600 сум, ветсанитарга – 1300 сум, технологка – 3000 сум һәм һәр туган бозау өчен 200 сум... Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, саный китсәң, шактый җыела. Ярый әле фермада бу эшләрнең барысын бер кеше – Гөлнар Садриева башкара.
Мөслимнең “И. Хәмәдишин”, “Р.Йосыпов”, “Р.Габидуллина” крестьян-фермер, “Туган як” агрофирмасы, “Сөт иле” һәм башка хуҗалыкларында булганнан соң, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының махсус комиссиясе районның авыл хуҗалыгы активы белән дә очраша. Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, ачыктан-ачык сөйләшү шактый киеренке шартларда узса да, районда терлекчелек буенча хәлнең авыр булуын һәркем яхшы аңлый. Югыйсә Мөслим районында да Әтнә, Балтач, Арча районнарындагы кебек уңган, булдыклы кешеләр яши. Терлек асрау өчен шартлар да начар түгел. Күп вакыт фермада эшне оештыру, терлекчелекне ярату гына җитми.
Югыйсә моның уңай мисалларын эзләп, ерак йөрисе дә юк. “Туган як” агрофирмасының 350 мөгезле эре терлеге булган “Югары Табын” фермасындагы хәлләрне башкаларга үрнәк итеп куярга мөмкин икән. Биредә булган һәр мөмкинлекне файдаланырга тырышалар. Малларны ашату рационы җитәрлек күләмдә сенаж, фураж белән генә түгел, төрле катнашмалар белән баетыла. Тиешле тәрбия булгач, сыерлар да бурычлы булып калмый. Биредә терлекчеләргә игътибар бар, эш шартлары турында кайгырту сизелә. Хезмәт хаклары да аена 11-16 мең сум тәшкил итә.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–64 | 06.05.2014