Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Колорадо коңгызына көн бетә

$
0
0
16.05.2014 Авыл
Татарстан галимнәре колорадо коңгызы белән көрәшнең яңа ысулын уйлап тапкан. Әлеге методика бәрәңге уңышын арттырып кына калмый, ә колорадо коңгызын якынча ике елга юк итәргә дә ярдәм итә.

Колорадо коңгызы күптән инде бакчада кайнашучы халыкның баш бәласенә әверелде. Бу афәт белән җәй буе көрәшәләр, тик аның уңай нәтиҗәсе, кызганычка каршы, вакытлыча гына сиздерә. Шуңа күрә татарстанлылар колорадо коңгызын бөтенләй юк итүдән өметләрен өзде кебек...

Шулай да, Татарстандагы тар авыл хуҗалыгының фәнни-тикшеренү институты галимнәре шушы көннәрдә сөенечле яңалык таратты. Алар колорадо коңгызы белән көрәшнең яңа ысулын уйлап тапканнар икән.

- Чит илләрдә бәрәңге зур мәйданнарда үстерелсә, кагыйдә буларак, бездә ул шәхси хуҗалыклардагы кечкенә кишәрлекләрдә җитештерелә. Нәтиҗәдә, колорадо коңгызы белән көрәшнең дә бердәм ысулы юк – бу афәт белән һәр кеше үзенчә көрәшә. Кемдер бөтен буш вакытын шуңа сарыф итә, ә кемнәрдер, киресенчә, бу кортлардан котылуга әллә ни зур игътибар бирми. Колорадо коңгызыннан саклану ысуллары кулланылмаган кишәрлекләрдә әлеге бөҗәк зур тизлек белән арта һәм яңадан бакчаларга “ябырыла”, - дип сөйләде безгә фәнни-тикшеренү институтының үсемлекләрне саклау үзәге җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Фәния Җамалиева.

Белгеч сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда колорадо коңгызы аеруча күп. Әгәр дә аны махсус препаратлар ярдәмендә эшкәртмәсәң, бәрәңгенең яфраклары бик тиз юкка чыгачак.

- Хәзерге вакытта республикада колорадо коңгызы белән көрәш стратегиясе бар. Кагыйдә буларак, ул бәрәңге үсемлеген июльнең беренче, икенче декадасында агулауны күздә тота. Без махсус тәҗрибәләр уздырдык һәм әлеге ысулның колорадо коңгызын 90-95 процентка юкка чыгарырга ярдәм итүен ачыкладык. Тик шул ук вакытта әлеге эшкәртелүдән качып калучы кортлар да бар. Шуңа күрә бу стратегия ярдәмендә колорадо коңгызын бөтенләй юкка чыгарып булмаячак – әлеге ысул вакытлыча гына ярдәм итә, - дип дәвам итте сүзен Фәния ханым.

Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан галимнәре колорадо коңгызы белән көрәшнең яңа стратегиясен эшләгән дә инде. Ул утыртыр алдыннан бәрәңге бүлбеләрен махсус препаратлар ярдәмендә эшкәртүне күздә тота.

- Якынча 8 ел элек утыртыр алдыннан бәрәңге бүлбеләрен эшкәртү өчен “Престиж”, “Крузер” кебек махсус препаратлар чыкты. Без аларны кулланган очракта колорадо коңгызының бәрәңге яфрагына личинка да сала алмаячагын ачыкладык. Өстәвенә, әлеге яфракны ашаган вакытта коңгыз үзе дә һәлак була. Бу колорадо кортларын 100 процентка юкка чыгарырга ярдәм итә, - дип аңлатты безгә Фәния Җамалиева.

Белгеч сүзләренә караганда, бәрәңгене бу рәвешле эшкәртүнең кеше организмына зыяны юк. Әгәр дә агуланган бәрәңге бүлбеләрен май аенда утырталар икән, июль ахыры – август башына яшь бәрәңгедә бу препараттагы матдәләрнең берсе дә ачыкланмаячак. Җирнең уңдырышлы катламына да зыян салынмый, ди ул.

Колорадо коңгызы белән шушы рәвешле көрәшүнең тагын бер уңай ягы - бәрәңге бүлбеләрен һәр елны агуларга кирәк булмаячак. Әгәр дә халык бу эшне бөтен авыл яки район белән җыелышып башкарса, колорадо коңгызы белән ким дигәндә ике елга хушлашырга мөмкин булачак. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 15.05.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>