Авыл янә борчыла: республиканың күп районнарында корылык инде куркыныч төс ала. Туфрак катламында дым урыны белән 2-5 миллиметрдан артмый. Кырлар өстеннән искән ялкынлы җил анысын да аямый.
Барлык технология таләпләрен үтәп, көздән үк ныгып калган игеннәр әлегә бирешми бирешүен. Язын чәчелгән иртә культураларның да төрлесе бар. Корылыкка чыдам сортлар чәчелгәндә дым саклау чаралары вакытында күрелсә, игеннәрдә өмет бар. Тик яңгыр тагын да озаграк көттерсә, андый мәйданнарга да авырга туры киләчәк шул.
Бишенче елга киткән корылык ныклык запасы шактый кимегән инвестор хуҗалыкларының тез астына сукса, болай да зур кыенлыклар белән очын очка ялгап баручы фермерларны аеруча авыр хәлгә куя. Җыелып килгән бурычларны, шул исәптән соңгы өмет белән алынган кредитларны кайтарырга да кирәк бит әле. Узган елда гына да корылык һәм башка кыенлыклар нәтиҗәсендә 4 миллиард сумнан артык югалту кичергән фермерлар көн саен яңгыр көтә.
Аягына таш бәйләп...
Сиздерми генә тагын бер юбилей якынлашып килә. Авылларда башланып киткән үзгәртеп коруларга озакламый 25 ел була. Бу вакыт эчендә, кем әйтмешли, авылларның астын өскә әйләндерделәр. Изге теләкләр белән җитмеш елдан артык укмашып, кайбер урыннарда матур гына эшләп килгән колхоз-совхозларны таратып, җирне пайларга бүлделәр. Мал пайларын болганчык суда балык тотарга остарган шома куллылар кыска гына вакыт эчендә юк итәргә өлгерсә дә, пай җирләре белән килеп чыккан мәрәкә хәзергәчә дәвам итә.
Дөрес, өстәгеләрнең максаты, һәрвакыттагыча – начар түгел иде. Бер селтәнү белән игенченең гасырлар буена сузылган проблемасы хәл ителде кебек: авыл кешесе җир хуҗасына әйләнде. Озак еллар азаплаганнан соң, моны раслаучы “яшел кәгазь”не кулларына тотып карарга да насыйп булды. Тик менә аның белән ни эшләргә? Җирне ничек эшкәртергә, чәчәргә, уңышын җыярга? Бу сорауларга ачык кына җавап бирүче табылмады. Авылда яшәүчеләрнең кайберләренә җир кишәрлекләре файда урынына борчу-мәшәкатьләр генә өстәде.
20 ел чамасы элек авылларда барлыкка килгән фермерлык хәрәкәте бу сорауларга күпмедер күләмдә җавап бирә бирүен. Алда әйтелгән проблемаларны хәл итәр өчен, дәүләт тарафыннан фермерларга төрле ярдәм итү чаралары да карала. Нәтиҗәдә, шушы еллар эчендә Татарстанда 20 меңгә якын фермер хуҗалыклары барлыкка килеп, кайберләре уңышлы гына эшләп тә китә алды. Моңа тагын 315 меңнән артык шәхси хуҗалык, һәм меңгә якын гаилә фермаларын да кушсак, Татарстанда җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукцияләренең яртысыннан артыгы нигә фермер һәм шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килүе аңлашыла.
Тик ни генә дисәк тә, фермер хуҗалыклары, чит илләрдәге кебек, илне тукландыручыга әйләнә алмады. Моның сәбәпләре шактый. Әмма, иң хәлиткече әлеге дә баягы фермерларга дәүләт ярдәменең бүген дә тиешле дәрәҗәдә булмавындадыр дип беләм. Саный китсәң, андый ярдәм байтак җыела кебек. Төрле федераль һәм җирле программалар, субсидия һәм ташламалар, грант һәм башка төрле дәүләт ярдәменең исемнәрен атап үтү өчен генә дә әллә никадәр вакыт кирәк булыр иде. Тик шунысы гына: Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында күрсәтелгәнчә, фермерларга бирелә торган барлык дәүләт ярдәмен бергә кушып исәпләгәндә, безнең фермерларның матди хәле бик түбән булуы ачыклана.
Гадәттә, һәр нәрсә чагыштыру аша күбрәк аңлашыла. Америка Кушма Штатларында ел саен фермерларга 7 миллиард доллар күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелә икән. Ягъни, фермер тарафыннан нинди дә булса продукция җитештерүгә тотылган чыгымнарның 40 процентын дәүләт күтәрә. Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында без үзара ярышучы Европа берлеге илләрендә бу күрсәткеч 41-56 процент тәшкил итә икән. Белгечләр раславынча, Япония авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчегә дәүләт ярдәме чыгымнарның 80 процентын капларга җитә. Ә бездә бу күрсәткеч чыгымның нибары 5-7 процентын тәшкил итә. Күргәнебезчә, алга киткән илләр белән чагыштырганда, Россия фермеры дәүләт ярдәмен чит илләрдәге коллегаларыннан 24 тапкыр азрак ала. Шуңа, БСО шартларында үзара ярышу шактый авыр. Чит илләр белән чагыштырганда, безнекеләр аякларына таш бәйләнгән спортчыларны хәтерләтә. Күбесе батмый да, калыкмый да.
Инде ни хәл итәсе?
Авыл хуҗалыгы белгечләре чаң суга: авылда яшәүчеләрнең саны елдан-ел кими. Шул исәптән, фермерларның да. Рәсми статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2000 елда Россия авылларында 40 миллион кеше яшәсә, хәзер инде 37 миллионнан да кимрәк калып бара. Мондый темплар белән дәвам иткәндә, гасыр ахырына авылларда яшәргә кеше дә калмаячак.
Сәбәпләре бик күп инде. Иң зурысы – эшсезлек. Авылда яшәүче һәр яшь кеше үз шөгылен булдыра алмый. Моның өчен кыюлык кына җитми. Озак еллар кулына сугылып килгән авыл кешесе өстәгеләрнең сүзенә сагаеп карый. Төрле вәгъдәләрдән бер генә тапкыр авызы пешмәгән. Хәзер салкын суны да өреп каба ул.
Шул ук вакытта илдә азык-төлек кытлыгы үзен торган саен күбрәк сиздерә. 500 миллион кешене тукландыру мөмкинлеге булган ил табынындагы ризыкның шактый өлеше чит илләрдә җитештерелгән булуы да аяныч. Тикмәгә генә РФ Президенты Владимир Путин үзенең чираттагы Юлламасында, ил алдында торган төп бурычларның берсе – авылны саклап калу өчен, эшмәкәрлекне киңрәк җәелдерү мөһим димәгәндер шул. “Иң беренче чиратта эшмәкәрлекне, ягъни фермерлык хәрәкәтен ныгыту кирәк. Авылда үз эшен булдырырга омтылучыларга конкрет ярдәм итүче булмау сәбәпле, гап-гади мәсьәләләрне хәл итү дә авыр. Дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәмне алу юлларын аңлату да җитми. Шуның өчен һәр җирлектә яхшы әзерлекле, авылда эшмәкәрлек буенча ярдәм итәрлек кадрлар булдыру кирәк”, – дип ассызыклаган иде Президент. Кызганыч, кайбер җирлекләрдә әлеге бурычны тиз арада тормышка ашырырга теләк кенә әллә ни сизелми.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–75 | 28.05.2014