Менә сезгә табышмак. Аның зәңгәр экраннарга чыга башлавына 3 ел. Анда нибары 3 кеше генә катнаша. Моңарчы нибары 3 катнашучы гына аны җиңеп төп приз - машинага лаек булды. Сүз нәрсә турында барганын әле һаман да белмисезме? Алайса дәвам итәбез:
Өстән-аска да, сулдан-уңга
Сыный уенчыларны Җәвит ага.
“ТНВ”дагы тапшыру - шартлаткыч
Ә исеме аның – БАШВАТКЫЧ
Әлеге тапшыруны болай мактавыбызның сәбәбе нидә? Чөнки майның соңгы шимбәсендә "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында "Башваткыч"ның 100нче, юбилей чыгарылышы күрсәтеләчәк. Шул уңайдан бер-ике кызыклы мәгълүмат. Үткән вакыт эчендә тапшыру музеена 7,5 килограмм чәк-чәк, 28 гөбәдия, күршенең данлыклы сыерыннан 2 бидон сөт, түбән өч әфәнденең ишегалдыннан тотып алынган 3 каклаган каз, Әгерҗе каеннарыннан җыелган бер мунча себеркесе бүләк ителде.
Алып баручы сорауларына 297 катнашучы җавап бирде. Залда барлыгы 785 җанатар утырды. Меңләгән тамашачы зәңгәр экраннар аша әлеге уеннар белән ләззәтләнде.
Җәвит Шакиров өстендә төп-төгәл 99 күлмәк алышынды. Аның белән берлектә 48 бию, 32 җыр җырланды. Тапшырулар барышында 3 машина отылды. Җиңүчеләр рәтендә гади студент, атаклы язучы һәм талантлы җырчы.
Язның соңгы көне, 31 май, 19:00. "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында "Башваткыч" тапшыруының 100нче чыгарылышы. Катнашучылар Татарстанның иң көчле, акыллы, зирәк китапханәчеләре. Һәм алар көрәшкә баса. Арча, Казан, Түбән Кама - кайсы җиңәр? Карамый калмагыз. Кызык булачак!
в„– |