Балаларны яклау көне уңаеннанмы, башка сәбәплеме, югары даирәдә 1 июнь алдыннан балалар турында сүзне күбрәк куерталар. Россиядә балалар һәм яшүсмерләр мәнфәгатен яклаучы аерым яңа закон барлыкка килергә мөмкин, диләр. Бу хакта балаларның сәламәтлегенә багышланган утырышта Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
Балаларга кагылышлы законнар юк түгел, алар бар. Бу хактагы маддәләр төрле җирдә язылган. Ә яңа канун аларга кагылышлы барлык проблемаларны да (сәламәтлек, белем бирү, балалар хокукы, уллыкка алу һ.б.) колачлар, аларга кагылышлы мәсьәләләрне тизрәк хәл итәр дип уйлыйлар. Сез ничек уйлыйсыз, балаларга бүген ни җитми?
Гөлчәчәк МӘСӘЛИМОВА, ике бала әнисе:
– Республикада балаларга, яшүсмерләргә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү начар куелган димәс идем. Күп балалы гаиләләргә фатирлар бирелә, ятимнәргә кагылышлы барлык программалар үтәлә. Әмма балалар бакчаларына – чират, урнаштыру авыр. Өстәмә белем алу, ниндидер түгәрәккә йөртү, берәр спорт төре белән шөгыльләнергә теләк туса, беренче чиратта, кесәне капшыйсың. Ни генә димәсеннәр, яңа төзелгән спорт сарайларына йөрү бушка түгел. Россия кораллануга акчаны кызганмый, ә менә балалар өчен акча табылмаганга үртәләм.
Рафия АКСАКОВА, Арча районы, Яңа Кенәр участок хастаханәсе педиаторы:
– 25 ел дәвамында медицина өлкәсендә эшлим, үземнең 4 балам бар. Белгеч буларак, мине балаларның ел саен диспансеризациянең ничек узуы борчый. Закон рәвешендә ул бар, ләкин ничек башкарылуы сорау тудыра. Ул таләп ителми, катгый рәвештә баланы китерегездисәләр, йөгертеп килерләр иде. Әмма күп җирдә бу юк. Беренчедән, авылларда белгечләр юк, икенчедән, оешып бетмәү аркасында бу эш икенче планга куела. Бездә бит ничек, бала авырый башласа гына табибка йөгерәбез. Бала елына кимендә бер тапкыр төрле белгечләргә күрсәтелеп тикшерелсә, күп чирләрне алдан белергә мөмкин, чарасын алдан күрсәң, хәерлерәк. Авылны табиблар белән тәэмин итмичә, яңа законнар чыгарып утыру килешми. Ә бүгенге балаларга игътибар, ата-ана белән аралашу җитми. Матди байлык артыннан куу күбрәк.
Алсу ШӘРИПОВА, мал табибы:
– Балаларның көннәре бушка уза, авылда да хәзер элеккеге кебек артык эш юк. Менә мин җәен балалар бәйдән ычкынмасмы дип куркам. Уку елы дәвамында алар мәктәп хозурында, безгә тыныч, әмма каникулда аларны контрольдә тоту авыр. Җәйге лагерьларга эләгү авыр, районнарда алар бар, әмма бер сменада 100гә якын бала гына ял итә ала. Безнең авыл Советына кергән авылларда балалар күп, районда шактый, аларның кайсыларына гына бәхет елмаячак соң?
Мубай, җырчы, өч бала әтисе:
– Әниләрнең кечкенә балалары белән чын михнәт кичергәнен аңладым. Бу гап-гади хастаханәгә барганда ачыклана. Кардиологка күренер өчен 6 ай чират көттек. Казанның 9 нчы хастаханәсенә бардык. Җир астындагы шыксыз, салкын, пычрак бинада аналар балалары белән су буе чиратта торырга мәҗбүр. Башкаланың үзендә шундый коточкыч хәлдәге хастаханәләр булганына исем-акылым китте. Балалар бакчасына ай саен 5 мең түлисе. Ярый без урта хәлле кешеләр, ә матди ягы авыррак булган кеше нишләргә тиеш? Дәүләт бала табыгыз ди, ә үзе шартлар тудырамы? Өлкән улларым белән проблемалар чыкмады, зурысы югары уку йортына үз көче белән керде, кечесе дә әзерләнә. Алай начар гадәтләр белән көрәшергә туры килмәде, Аллага шөкер, моннан соң да шулай булсын.
в„–77 | 30.05.2014