Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Хәрәм акча кесә тишә

$
0
0
30.05.2014 Җәмгыять
Татарстанда уртача ришвәт күләме нинди һәм кайсы идарәчелекләр эшчәнлегендә коррупция очраклары аеруча еш ачыклана? Бу сораулар гади халыкны гына түгел, ә коррупциягә каршы көрәш эшчәнлегендә актив катнашучы җитәкчеләрне дә кызыксындыра.

Хәзерге вакытта коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәле булсын өчен халыкны тиешле мәгълүмат белән тәэмин итү һәм аларның хокукый белемнәрен арттыру таләп ителә. Бу аңлашыла да, чөнки моңа кадәр коррупциягә каршы көрәш нинди генә җитди булуга карамастан, ришвәтчелек очраклары һаман артуга таба барды. Мәсәлән, 2013 елда гына да хокук саклау органнары тарафыннан барлыгы 1200дән артык коррупция очрагы теркәлгән. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан җитәкчелеге республикада гомер итүчеләргә коррупциянең икътисад өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуы турында аңлатырга булган да инде.

Төзелеш һәм җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә тәртип урнаша


Шушы максатны күздә тотып, Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарында “Коррупциягә каршы көрәш максатыннан хакимият органнары, матбугат чаралары һәм иҗтимагый институтларның үзара хезмәттәшлеге” темасына семинарлар уздырылды. Шул рәвешле, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга, Чистай, Апас, Питрәч районнарында гомер итүче халык ришвәтчелек белән көрәш юлларын эзләүдә катнашу мөмкинлеге алды. 29 май көнне исә бу чара Казан шәһәрендә дә үткәрелде.

Казан шәһәре башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Наил Галиев сүзләренә караганда, шәһәрдә бу өлкәдә шактый гына алга китеш күзәтелә башлаган. Мәсәлән, узган ел башкаланың архитектура, төзелеш, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тармакларына карата шактый гына тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килгән. Аларны эшчәнлекләрендә үтә күренмәлелек булмауда гаепләгәннәр. Хәзер исә барысы да тәртипкә салынган - әлеге идарәчелекләргә гариза биргән һәркем үзенең махсус номеры ярдәмендә мөрәҗәгатенең ни хәлдә булуын тикшерә ала.

Билгеле булганча, узган ел республикада “Ачык Татарстан” порталы эшли башлады. Әлеге сайт коррупциягә каршы көрәштә аеруча зур роль уйный, дип саный Наил әфәнде. Ул бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалык тармагын контрольдә тотарга ярдәм итә икән. Мәсәлән, “Ачык Татарстан” сайты эшли башлагач, Казан шәһәре мэриясенә килгән мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр саны кимегән...

Коррупция дәрәҗәсен сораштыру ярдәмендә ачыклыйлар


Семинарда ктанашучыларны исә Казанда ришвәт күләменең уртача күрсәткече кызыксындырды. Әлбәттә, Наил Галиев бу сорауга җавап бирә алмады. Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов исә бу сорауга үз фикерен җиткерде.

- Ришвәтчелеккә каршы көрәш эшчәнлеге икегә бүленә: коррупционерларны ачыклау һәм коррупция күренешләренә каршы көрәш. Ә менә ришвәтнең уртача күләмен белү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү белән беррәттән халык арасында махсус сораштырулар да уздырырга кирәк. Әлбәттә, коррупция белән бәйле тикшеренүләр еш үткәрелә. Ә менә ришвәтнең утача күләме белән моңа кадәр кызыксынганнары булмагандыр әле, - дип белдерде җитәкче.

Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш киңәшчесе Иван Гущин сүзләренә караганда, журналистларны һәм халыкны борчый торган аеруча актуаль сорауларның тагын берсе республиканың кайсы идарәчелекләрендә коррупция очракларының аеруча еш ачыклануы турында икән.

- Бу сорауга җавап бирүе шактый авыр. Шулай ук хокук саклау органнары һәм халык арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәләренә игътибар итү кирәк. 4600 кеше арасында корорупция турында сораштыру уздыру өчен республика бюджетыннан ел саен махсус акчалар бүлеп бирелә. Алты ел дәвамында күрсәткеч бер дә үзгәрми. Беренче өчлектә һаман да ЮХИДИ идарәсе, югары уку йорты мөгаллимнәре һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре. Халык шулай дип уйлый. Тик миңа калса, бу коррупциянең көндәлектәге күренеше генә - дип аңлатты Иван Гущин.

Россиядә Татарстанга үрнәк булырлык төбәк юк

Татарстанда коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге шактый авыр баруга да карамастан, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, республика иң алдынгы урыннарның берсен тота.

- Әлбәттә, бу проблема һәрбер төбәк өчен актуаль Тик күп очракта алар безнең тәҗрибәне кулланып эш итә. Шулай да, һәрбер төбәктә үзебез өчен файдалы инструментлар табабыз, - дип саный Иван Гущин.

Ә менә БДБ илләренә килгәндә исә, Алексей Панкратов сүзләренә караганда, республика өчен Казахстан тәҗрибәсе аеруча кызыклы икән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, киләсе елда Татарстанда 2015-2020 елларга исәпләнгән яңа “Татарстанда коррупциягә каршы сәясәт эшчәнлеген тормышка ашыру” программасы гамәлгә керәчәк. Аның бюджеты исә чагыштырмача аз – 30 миллион сум гына. Аларның 997 мең сумын ел саен халык арасында сораштырулар уздыру өчен тотарга уйлыйлар. 1,4-1,8 миллион сумы исә халыкны хокукый яктан агарту өчен биреләчәк. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 29.05.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>