Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев белән әңгәмә
– Марат Мансурович, бу май ае язгы һәм бик гүзәл ай булса да, күңелләрдә төрле хатирәләр кузгата. Бер яктан, май Бөек Җиңү алып килгән шатлыклы яз фасылы. Икенче яктан, май аеның 18 нче көнендә кан туганнарыбыз кырымтатарларын сөргенгә сөрәләр һәм аларга “ил дошманнары” дигән кара ярлык тагыла. Сезнең эзтабар егетләр Кырым татарлары хакында архивтан яңа документлар тапканнар икән...
– Сугыш вакытында Кырым татарлары кылган батырлыкларга кагыла бу документлар. Без моңарчы да белә идек: Икенче Бөтендөнья сугышы бу халыкка да коточкыч фаҗига алып килгән. Әлеге орышта катнашкан 60 мең Кырым татарының 36,6 проценты батырларча һәлак булган, 17 меңе партизан хәрәкәтләрендә катнашкан, 20 меңе Германиягә әсирлеккә куылган!
Немецлар сугыш вакытында 127 мең Кырым татарының йортын яндыралар.
– Тик тагын да зуррак фаҗига бар. 1944 елның 18 маенда бар халыкның сөргенгә сөрелүе хакында искәртмәкче булам. Шулардан 46,3 проценты ачлыктан, салкыннан, төрле авырулардан юлда ук һәлак булган! Ә сез әйтәсе яңалык яки вакыйга нидән гыйбарәт соң?
– Сез әйткәнчә фикер йөртсәк, моңа кадәр без белгәннәр “баласы” гына булган икән! Безнең егетләр архивлардан яңа документлар таптылар: без белгән батырларга өстәп тагын йөзләрчә Кырым татары Ватан сугышында илне саклап бик зур батырлыклар кылган икән! Бу мәгълүматларны халыкка белдермичә архивларда саклап яткырганнар! Мисал өчен, бер Бакчасарай районы буенча гына да (ә бу зур булмаган бер авыл хуҗалыгы районы) 95 Кырым татары югары орденнарга лаек булган икән! Болар арасында Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский, Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм башка тагын күп кенә сугышчан батырлыклар өчен медальләр бар! Әлеге районнан 10 кеше Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә! Җафар Осман исемле Кырым татары исә әлеге исемгә ике тапкыр тәкъдим ителә! Әлеге указ-документларда Рокоссовский, Малиновский кебек полководецларның култамгалары һәм мөһерләре тора. Араларында яшьләр – 1915-1922 елда туган солдат-офицерлар бик күп. Тагын шунысы кызык: геройларның күпчелек өлеше политхезмәткәрләр (комиссарлар) һәм хәрби очучылар булган! Әлбәттә, араларында артиллеристлар, танкистлар, снайперлар, диңгезчеләр дә байтак. Хәтта эскадрилья командирларына кадәр бар!
– Марат Мансурович, бу чынлап та зур вакыйга икән бит! Кардәшләребезнең йөзләре ак икәнлеген болай да белә идек, инде моны хәзер яңа мәгълүматлар да раслый! Ә сезгә бу документлар нинди юллар аша килеп иреште?
– Эзтабарлар отряды Татарстанда иң активлардан санала. Алар соңгы еллар эчендә бихисап геройларны барларга, хәбәрсез югалганнарны табарга ярдәм иттеләр. Узган ел Россия Президенты бу эшне тагын да активлаштыру турында күрсәтмә чыгаргач, хәрәкәт тагын да җанланып китте. Әле күптән түгел генә Кырым белән Севастополь референдум нигезендә үзләре теләп Россия составына кергәннән соң, безнең эзтабарлар сугышка Кырым АССРдан алынган кешеләрне эзләргә кереште. Әлеге эшнең башында Татарстанның әфган сугышы инвалидлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Евгений Кабыш һәм Ватан сугышы музее директоры, танылган эзтабар Михаил Черепанов торды. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да рәхмәт! Кырым татарларының язмышы фаҗигасе җиде кат йозак астында сакланып килде. Ул сугышчыларның күпчелеге яуда һәлак булганнар. Шуңа күрә безнең эзтабарлар эшне бүләкләү кәгазьләрен эзләүдән башладылар. Бүген тиешле бүләген ала алмаган 100 Кырым татарының исеме мәгълүм. Солдатларның кайда туганлыгы, армиягә кайдан чакырылганлыгын ачыклавы бик кыен. Эзне бик югалтырга тырышканнар инде үзләренчә. Шуңа күрә дә бу геройларны табу эшен икеләтә кыенлаштыра. Ләкин без аңа карап кына тукталып калырга уйламыйбыз. Бу гамәлләребезнең кардәшләребезгә, кан туганнарыбызга бик кирәклеген белеп, тоеп эшлибез.
– Марат Мансурович, референдум алдыннан Сез Кырым татарлары янына бардыгыз. Ул вакытта ничек кабул иттеләр?
– Дөресен әйтим: әүвәл сүзләр сүзгә ялгана алмады. Күпчелегенең Россиягә яңадан кушылырга каршы икәнлеге мәгълүм булды. Без депутат коллегам Илдар Гыйльметдинов белән Бакчасарай районына бардык. Әлеге районның җитәкчесе – Кырым татары. ”Моңа кадәр безне сөргенгә сөргәндә, үзгәртеп кору елларында кире үз җирләребезгә кайта башлаганда, кайда идегез соң, егетләр?!” – дип шактый ачулы каршы алды. Әлбәттә, аның сүзләрендә дә хаклык бар. Россия Хөкүмәте сөргенгә сөрде бит аларны теге елларда, аннан соң да (Советлар Союзы, әлбәттә) шул ук Мәскәү аларның кире кайтуына каршы торды. Хәзер үзләре йөгереп барып Мәскәү кочагына ташлансыннармы? Шулай да сөйләшә торгач, сүзләр ялганды, тавышы йомшара төште. Ни әйтсәң дә, без кан кардәшләр бит, төрки халыклар арасыннан Казан татарларына иң якын халык алар. Исмәгыйль Гаспралыны Казан татарлары да үзләренеке итеп саный. Аның төрки дөньяны берләштерү өчен көрәшкәнлеге безгә дә, аларга да яхшы мәгълүм! Әлбәттә, безгә, беренче чиратта, рухи яктан якынаерга кирәк. Кайчандыр бер үк ата-ананың төрле балалары булганбыз лабаса! Казан ханлыгында да Кырым татарлары утырды бит!
– Шулай да ничек итеп уртак сүзгә килә алдыгыз?
– Без аларга Казанны, Татарстанны мисал итеп китердек. Универсиада хакында да яхшы белә алар. Тәүлек буенча татарча радио-телевидение эшләп тора, матбугат басыла, китаплар нәшер ителә. Үрнәк булырлык яклар күп. Аннан соң үзенең инфраструктурасы белән Кырым Россиядән 20 елларга артта калган. Анда халык рәхәт тормышта яшәгән дип әйтә алмас идем.
Зиннур ХӨСНИЯР
в„–77 | 30.05.2014