Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Мансур Мортазин "Шәһри Казан"нан китә

$
0
0
05.06.2014 Мәдәният
"Шәһри Казан" газеты мөхәррире Мансур Мортазин моннан ике атна элек эштән китүе турында гариза язган. Бу хакта ул Азатлыкка әйтте. "Мин беркайчан да бер урында озак эшләмәдем, кайда ике ел, кайда өч ел.
"Шәһри Казан"да җиде ел эшләдем. Җитәкчеләр алышынып торырга тиеш. Хәзер басма мәгълүмат чараларының хәлләре көннән-көн авырая бара. Язылу бәяләре үсә, алдыручылар кимүгә таба бара. Мин килгән яшь кеше оешкан коллективыбызны таркатмыйча, газетны үстерер дип өметләнәм", диде Мортазин.    Аның сүзләренчә, ул радио-телевидениегә китәргә тели. Кайда икәнен тәгаенләмәгән әле.   Мортазин урнына кем куелачагын "Татмедиа" әлегә белдермәде. "Коллектив ир кеше килсен иде дип тели", ди Мортазин.
---

в„–--- | 05.06.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>