Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Дөнья иңли сабантуйлар

$
0
0
05.06.2014 Бәйрәм
Халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйлары килеп җитте. Республикабыз авылларында, шәһәрләрендә алар, гадәттә, июнь аенда үтә.

Сабан туе, кайберәүләр уйлаганча, елга бер килүче бәйрәм генә түгел. Әгәр төптәнрәк уйлап карасак, ул дин, тел һәм моң белән бергә халкыбызны бөтенләй бетүдән саклап калган тарихи бер чара да.

Ел саен ул безнең һәркайсыбызны, бигрәк тә авылдан чыкканнарны, Хәтер Мәйданына җыя. Элек-электән шулай булган: читтә, туган җирләреннән еракта яшәүче милләттәшләребез (ә татар яшәмәгән урын Җир шарында юктыр да!) үзләренең елга бер килә торган ялларын нәкъ шушы вакытка туры китереп, туган якларына кайткан. Биредә күпләр яшьлек дуслары, классташлары, беренче мәхәббәтләре белән күрешә, әлеге очрашудан тагын бер елга җитәрлек истәлек, рухи дәрт, күңел күтәренкелеге алып китә...
Сабан туеның кайчан килеп чыгуы хакында бернинди дә төгәл мәгълүмат юк. Мин үзем, шәхсән, аны грекларның безнең эрага кадәр барлыкка килгән Олимпия уеннары белән бергә яки аннан да алдарак барлыкка килгәндер дип фаразлаучылар төркеменә карыйм. Моңа нәкъ менә Сабан туе программасына кергән көч сынашуларның байтагының Олимпия программасы белән тәңгәл килүе, ә безнең бәйрәмдәге көч сынашуларның Олимпия уеннарындагыдан да баерак булуы җирлек бирә дә.

Сабан туеның төп бизәге саналган ат чабышы һәм көрәш элеккеге заманнарда ук булган һәм бүген дә бар. Тик менә соңгы вакытта ир-атның гомер юлдашы саналган атка игътибар кимү генә аның Сабан туе программасыннан бөтенләй төшеп калу ихтималын арттыра. Көрәш дигән спорт төре белән шөгыльләнү ир-егетләрдә иң беренче чиратта көч-куәт барлыкка китерү чыганагы булып тора. «Батыр ярасыз булмый» дигәндәй, көрәшкәндә җәрәхәт алу мөмкинлеге дә бик зур. Яуга чыгар алдыннан җәрәхәтләнүне булдырмас өчен, көрәшчеләр башта ук бер-берсеннән: «Алыштанмы, салыштанмы?» – дип сораган. «Алыштанмы?» – дию көндәшнең аякларын җирдән аерып, күтәреп кире куюны аңлаткан. Ягъни бу очракта көрәш шунда ук туктатыла һәм көндәшен күтәрүче җиңүче санала. «Салыштанмы?» – дигәнендә инде көндәшне күтәреп алып үзең аркылы чөеп җиргә егу сорала. Бу очракта һөҗүм итүченең дә, саклаучының да җәрәхәт алу мөмкинлеге бермә-бер арта. Шуңа күрә зур яу алдыннан көрәш бәйгесендә нигездә беренче вариант кулланылган.

Күпләр, бигрәк тә башка милләт вәкилләре өчен җиргә кагылган ике нәни колгага утыртылган вертикаль бүрәнә өстендә капчык белән сугышу бик тә сәер тоела. Югыйсә, бу аттракцион да сугышчы әзерләүнең бер күнегүе саналган. Чөнки Сабан туе барлыкка килгән чорда бабаларыбыз ат өстендә йөргән, ә кулларында кылыч, сөңге, чукмар булган. Ат өстендә утыру күнекмәләрен яхшырту, кул (беләзек) көчен арттыру өчен бүрәнә өстендә капчык белән сугышып күнегүдән дә әйбәтрәк уен була алмыйдыр, мөгаен. Колга башына үрмәләү дә җитезлекне арттыруның бер төре. Борынгы бабаларыбыз иксез-чиксез дала уртасында кай яктан дошман явы килгәнен җиргә тиз генә 15-20 метрлы колга (багана) утыртып, шуңа иң җитез, җиңел гәүдәле берәүне меңгереп җибәреп белгәннәрдер?!

Сабан туе программасында капчык киеп яисә ике аякны бәйләп йөгерү төре дә бар. Бу төр дә юктан гына барлыкка килмәгән. Дошманнар, качып китмәсеннәр дип, әсирлеккә эләгүчеләрнең аякларын бәйли торган булганнар. Ә инде капчык киеп йөгерү күнекмәләрен ныклап үзләштерүчеләр аяклары бәйләнмәгәннәр дәрәҗәсендә йөгергәннәр. Бу да чын сугышчы әзер­ләүнең бер ысулы булган.

Сабан туенда кулга озын таяк (колгачык) тотып күзләр бәйләнгән килеш чүлмәк ватуның да нечкәлекләре бар. Гомерендә бер тапкыр да чүлмәк ватып карамаучылар күзләре бәйләнгән килеш түгел, гадәти хәлдә дә таякларын чүлмәккә тидерә алмаска мөмкин. Хәтерләсәгез, бер елны Русия президенты Борис Ельцин Арча Сабан туенда күзләре бәйләнгән килеш озын таяк белән бәреп чүлмәкне челпәрәмә китерде. Аның күзләрен бәйләгән кара бәйләвеч аркылы күреп булгандыр, дип тә фаразлаучылар булды. Гөнаһына керә алмыйм, андыйларга күзләрен бәйләмичә генә чүлмәк ватып карарга киңәш итәм. Ә инде бу аттракционның төп асылына килсәк, ул да төнлә дошман белән сугышуга әзерлекнең бер ысулы булган дип фаразлау кыен түгел.

Бер башы җиргә беркетелгән авыш колга аша чыгу, тауга каршы йөгерү, таш күтәрү кебек төрләр белән шөгыльләнү дә сугышчыларның көчен, җитезлеген арттыргандыр. Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: Сабан туебыз программасына кергән төрләр белән шөгыльләнү чын сугышчы әзерләүнең нигезе булып торган.

Бүген Сабан туебыз программасына кер­гән кайбер төрләр бөтенләй оныты­ла бара, аларны яңалары алыштыра. Әйтик, кайбер урыннарда ат ча­бышы урынына машина яки мотоцикл узыштыралар. Моны мин уңай кү­ренеш димәс идем. Чөнки күп кенә авылларда ат бетү ул атка атланып сөлге-яулык җыю, урам әйләнү, тол хатыннарның бәйгедә иң соңгы килгән атка бүләк бирүе кебек меңәр еллык гореф-гадәтләрнең бетүенә барып тоташа. Ничә гасырлар буе формалашкан, байтак буыннарны тәрбияләгән гореф-гадәтләрнең юкка чыгуы исә киләчәк буыннарда әхлаксызлык, гаделсезлек, намуссызлык кебек сыйфатларның барлыкка килүенә этәргеч ясый. Сабан туе мәйданы исә халкыбызның күңелен чагылдырган көзге кебек — анда начар сыйфатларга урын булырга тиеш түгел.

1

2
 


Атлас ГАФИЯТОВ

в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>