Бу көннәрдә бар халык милли бәйрәмебез Сабантуйга әзерләнә. Республиканың авыл һәм районнарында ул 7-8 июнь көннәрендә узса, Чаллыда – 12 июньдә, башкалабыз Казанда 21 июнь көнне гөрләячәк. Халык бу бәйрәмне көтеп ала. Ләкин арабызда: “Сабантуй үз йөзен үзгәртте инде, аның кызыгы калмады”, – дип, бәйрәмгә барудан баш тартучылар да җитәрлек.
Ничек уйлыйсыз, Сабантуйда бүген миллилек сакланамы? Әллә ул, бергә җыелышып, ашап-эчеп ял итү өчен бирелгән чираттагы ял көненә генә әверелдеме?
Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
– Сабантуйның исеме үк җисеменә туры килергә тиеш. Аның рус теленнән “сука бәйрәме” дип тәрҗемә ителүе белән беркайчан да килешмәдем. Сабантуй ул иң элек – яз бәйрәме. Миллилеккә килгәндә, ул елдан-ел үз төсмерен югалта бара. Район, шәһәр Сабантуйлары башкарылган эшләр турында халык алдында хисап тотуга гына кайтып кала. Катнаш районнарда исә Сабантуй, милли бәйрәм төсмерен югалтып, дуслык бәйрәменә генә әверелде. Милли рух бүген кайбер авылларда гына сакланып калды. Үзебезнең Түбән Кама районы Ташлык авылы, Арча районы авыллары шундыйлардан. Быел үзем дә туган авылыма кайтырга җыенам. Безгә, Сабантуй тарихын яхшылап өйрәнеп, аларның үзенчәлекләрен тотып алып, ниндидер яңа милли төсмер бирергә кирәк. Сабантуй – халыкны бергә җыя торган бик кирәкле чара.
Ләйсәнә Садретдинова, “ТНВ” каналының “Халкым минем” тапшыруы алып баручысы:
– Миллилек, һичшиксез, саклана. Хәзер бит Сабантуйны дөнья күләмендә дә үткәрәләр. Кайсы гына район, авыл, төбәкнең Сабантуен алсаң да, анда халкыбызның күркәм милли традицияләре чагыла. Сабантуйда – дуслар, туганнар бергә җыелыша, күрешеп аралаша. Бергә җыелган вакытта матур җырлар да җырлана, милли уеннар да яңартыла. Безгә чит төбәкләрдә еш йөрергә туры килә. Һәр Сабантуй бер-берсеннән иң элек уеннары белән аерылып тора. Кайдадыр көрәш яхшырак булса, икенчесендә, әйтик, хатын-кыз көрәше оештырыла. Шәхсән мин Сабантуйга ниндидер яңалык кертү яклы түгел. Элеккеге традицияләрне саклап калу дөресрәк.
Илдар Әхмәтов, җырчы:
– Хәзерге Сабантуйда миллилек, тәрбия, аз гына булса да, бар, дип саныйм. Аны туганнар, дуслар, якташлар, гомумән, очрашулар көне дип тә атар идем. Сабантуйда ел саен катнашам. Быел Мамадыш, Саба районы Миңгәр авылы, Мәскәү Сабантуйларында чыгыш ясаячакмын. Сергач якларына да чакырдылар. Гадәттә, район үзәкләрендә узган Сабантуй кызык булмый. Ә менә республиканың кайбер авылларында бу бәйрәм, киресенчә, бик күңелле уза. Минзәлә районының Дәвек авылы, туган авылым – Тукай районының Боерган авылы әнә шундыйлардан. Монда узган Сабантуйларда элеккеге уеннарны кире кайтаралар. Сабантуй оештырылмый башласа, авыл үлә.
Вәсимә Галимова, пенсионер:
– Хәзерге Сабантуйда милли киемнәребезне киеп, матур итеп бииләр, җырлыйлар. Бер уйлаганда, гел миллилек белән генә дә барып булмый бит. Безнең арада төрле милләт кешеләре яши. Аларның да күңелен күрергә кирәк. Ә менә яшьләрдә миллилек хисе юк. Алар өчен бу гадәти ял көне генә булып кала. Балачакта Сабантуйга ел саен бара идем. Соңгы елларда сирәк барыла. Түбән Кама Сабан туена да сирәк эләгәм. Җае чыккан саен туган ягым – Аксубай районының Шәрбән авылына кайтырга тырышам. Сабантуйда балаларның чыгышын аеруча кызыксынып карыйм.
Сәйдәш Мусин, Буа районы, Яңа Чәчкап авылы фермеры:
– Сабантуйда миллилек төшенчәсе сүздә генә кала шул. Бу бәйрәм элек-электән җир эшләре беткәч, кыр батырларына мәдхия укып, зурлап, туй рәвешендә үткәрелгән. Аның көнен дә халык үзе билгеләгән. Ә хәзер барлык Сабантуйларны билгеле бер көндә үткәреп бетерергә дигән боерык була да, халык әле кыр эшләре бетмәгән булса да, Сабантуен бәйрәм итәргә мәҗбүр. Бүген бәйрәмгә хәмер үтеп керү дә миллилекне юкка чыгара. Берничә фермер, җыелышып, өченче ел рәттән авылыбызда Сабантуй уздырабыз. Быел ул 14 июньдә үтәчәк. Ахырданрак үткәрелгәч, бәйрәмгә кайтып, рәхәтләнеп ял итүчеләр күп була. Без үткәргән Сабантуйның иң төп үзенчәлеге дә шунда.
в„–81 | 06.06.2014