Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Русиядә ял көннәрендә аракы сатмаска тәкъдим ителде

$
0
0
07.06.2014 Җәмгыять
"Независимая газета" язуынча, хөкүмәт каршындагы бер төркем белгечләр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә аракы сатуны чикләү тәкъдиме белән чыккан.

Исерткеч күәте 15% арткан эчемлекләрне сатуны шимбә төштән соң туктатып якшәмбе буена сатмау тәкъдим ителә. Белгечләр әлеге чара белән үлем-китемнәрне киметеп, демографияне яхшыртып булачагына өмет итә.

Белгечләр бу тәкъдимнәрне Скандинавия илләрендә булган тәҗрбәгә нигезләнеп әзерләгән. Федерация шурасында бу план хуплау тапты.

Быел Британия галимнәре, Русиядә ир-атларның иртә үлү очракларының еш булуы турыдан-туры аракы эчү белән бәйле, дип белдерде.

Русиянең элекке баш табибы Геннадий Онищенко, 2008 елда ук илдә яңа алкоголь концепциясе тәкъдим ителәчәк, дип белдергән иде, әмма, киресенчә, аракы җитештерү һәм сату артты гына.

Узган ел Чаллыда сабантуйда аракы сату тыелды.  




в„– | 06.06.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>